01.09.2012 - Спорт

Алтын медаль якташыбызда

Лондонда Паралимпиада башланды. Русия җыелма командасындагы Башкортстан вәкиле, күп тапкырлар дөнья рекордчысы һәм Паралимпия чемпионы, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты студенткасы, йөзүче Оксана Савченко хатын-кызлар арасында 400 метр арага  ирекле стиль белән йөзүдә беренче алтын медальне яулады.

2008 елда Пекинда якташыбыз өч тапкыр дөнья рекорды куйды, шулай ук Паралимпиада чемпионы булды.

Лондондагы йөзү  ярышларында  тагын бер Русия спортчысы Анна Ефименко дүртенче булып килде.

Резеда Нуртдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»