30.08.2012 - Спорт

Уфа чемпионатка әзерме?

Хәбәр ителүенчә, агымдагы елның 26 декабреннән 2013 елның 5 гыйнварына кадәр Уфада яшьләр командалары арасында шайбалы хоккей буенча дөнья чемпионаты үтәчәк. Бу хакта карар Халыкара хоккей федерациясенең 2010 елның маенда Кёльнда үткән конгрессында кабул ителде.

Чемпионатта дөньяның иң көчле ун командасының катнашуы көтелә. Уеннар исә “Уфа-Арена” һәм Спорт сараенда узачак.

Уфа дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерме? Яшьләр командалары арасында шайбалы хоккей буенча чемпионатны әзерләү һәм үткәрү буенча оештырту комитетының узган утырышыннан соң хәл ни дәрәҗәдә үзгәргән? Гомумән, чемпионатка әзерлек кысаларында бүген нинди мәсьәләләрне хәл итәсе бар? Оештыру комитетының Президент Рөстәм Хәмитов рәислегендә үткән кичәге утырышында шушы һәм башка мәсьәләләр тикшерелде. Аның эшендә шулай ук Русиянең Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, республиканың тиешле министрлык һәм ведомстволары башлыклары, башка җитәкчеләр катнашты.

Утырышта билгеләнүенчә, чемпионатка әзерлек кысаларында узган вакыт эчендә күләмле эш башкарылган. Атап әйткәндә, чемпионатның логотибы һәм талисманы расланган. Яшь спортчыларны боз мәйданына “Аюкай” алып чыгачак.

Спорт сараен реконструкцияләү буенча эш тә ноябрь башына тулысынча тәмамланырга тиеш. Әлеге вакытта бинаның түбәсе, фасады яңага алыштырылган, янгынга каршы хәвефсезлек системасы һәм санузеллар яңартылган, заманча җиһазландырылган киенү-чишенү бүлмәләре һәм башкалар булдырылган. Реконструкциядән соң ул 3500 кеше сыйдырышлы булачак. Бу хакта республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Халит Мәхмүдов җиткерде.

Чемпионатта катнашу өчен киләчәк командаларны урнаштыру белән дә өзеклек булырга тиеш түгел. Бу җәһәттән кунакханәләр тулы әзерлек сызыгына бастырылган. Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов белдерүенчә, чит ил кунакларын тукландыру мәсьәләсе дә җитди игътибар үзәгендә. Рестораннардагы 150 хезмәткәр инглиз теле буенча әзерлек курслары үткән. Чемпионат узачак райондагы 68 туклану предприятиесе дә тәртипкә китерелгән. Командаларны һәм ярышларны тамаша кылырга килүчеләрне йөртү өчен автобуслар белән тәэмин ителештә дә өзеклек булмаячак.

Сентябрьдән чемпионатка билетлар да сатыла башлаячак. Билетларны боз сарайлары һәм Уфа, Стәрлетамак шәһәр кассаларында алырга мөмкин булачак.

Шул ук вакытта хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Чемпионатны оештыру һәм үткәрү якынча 119 миллион сумга төшә. Шул исәптән республика бюджетыннан — 39, федераль бюджеттан 16 миллион сум  бүленә. Чараны үткәрүдән 27 миллион сум керер дип фаразлана. Калган сумма исә спонсорлар акчаларыннан тупланырга тиеш. Әмма бүген спонсорлар белән фәкать 13 миллион сумга гына килешүләр төзелгән. Чемпионатның генеральный спонсоры мәсьәләсе дә әлегә ачык кала. Республика Президенты бу җәһәттән эшне җанландыру һәм тизләтү бурычы куйды.

— Чемпионат иң югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Чөнки бу — дөнья күләмендә  Башкортстанның һәм Русиянең йөзен билгели торган чара. Шуңа да чемпионатны оештыру мәсьәләләренә һәркемнең җаваплы каравын сорыйм, — диде ахырда Рөстәм Хәмитов.

Утырышта шулай ук чемпионат үтәчәк мәйданнарда корылмалар урнаштыру, матбугат үзәкләре һәм комментатор урыннары оештыру, ярышларны телевизион трансляцияләү мәсьәләләре дә тикшерелде.

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»