29.08.2012 - Спорт

Тормышта сынатмыйсыз, спортта да сынатмагыз!

Бүген Лондонда җәйге Паралимпия уеннары старт ала. Анда безнең илдән 20 спорт төренең 12се буенча 180нән артык спортчы катнаша.

Җиңел атлетика (56 спортчы), йөзү (36) пауэрлифтинг (14) буенча иң зур командалар тупланган.

Башкортстаннан Олимпиадага 16 спортчы китте. Спортчыларның күпчелеге Мәскәү өлкәсеннән.

— Башкортстаннан Паралимпия уеннарына үзебездә туып-үскән генә түгел, республикга күченеп килгән спортчылар да китте. Уфага Русиянең бик күп төбәкләреннән спортчылар килә. Шуларның берсе — Адлердан җиңел атлетчы Елена Паутова. Ул Уфадагы спорт интернатында яшәде. 2004 елда Паралимпиада чемпионы булды, Пекинда бронза медаль алды, — ди җиңел атлетика буенча  Русиянең һәм Башкортстанның паралимпия  җыелма командасының өлкән тренеры Петр Буйлов. — Тагын бер җиңел атлетчы Алексей  Лабзин Уфага  гаиләсе белән Иркутскидан күченеп килде. Ул — өч тапкыр дөнья чемпионы. Тумышы белән Чиләбедән булган Анна Сорокина бүгенге көндә Башкортстан физик культура институтында укый. Башкортстан Андрей Коптев өчен  дә туган төбәккә әверелде.  Үзебезнең осталарыбыз да бар. Ике тапкыр Паралимпиада чемпионы Илдар Помыкалов мондый бәйгеләрдә  дүртенче тапкыр катнаша.

Русия җыелма командасына  бездән җиңел атлетчылар   (начар күрүчеләр спорты)  — Елена Паутова (1500 метр), Алексей Лабзин (100, 200, 400 метр, 4х100 метрга эстафета), Алексей Коптев (100 метр, 4х100 метрга эстафета), Анна Сорокина (сөңге ыргыту), Альберт Әсәдуллин (1500 метр), Илдар  Помыкалов (5 мең метр); терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр спорты — Андрей Жирнов (100, 200 метр), Анастасия Овсянникова (100, 200, 400 метр, 4х100 метрга эстафета), Айгөл Сәхипзадәева (100, 200 метр); йөзүчеләр —  Оксана Савченко, Александр Неволин-Светов, Михаил Зимин, фехтовальщиклар Марат Йосыпов, Иван Андреев, Тимур Хәмәтшин, Тимур Фәйзуллин керде.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»