24.08.2012 - Спорт

Алга, Русия, алга, Башкортстан!

Лондонда физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларның халыкара ярышлары — Паралимпия уеннары 29 августтан 9 сентябрьгә кадәр барачак. 

Гадәттә алар төп Олимпиада тәмамланып 12 көн узгач башлана. Әлегесе дә шулай. Анда 165 илдән дүрт меңнән артык спортчы катнашачак. Шушы көннәрдә Русия Президенты Владимир Путин Паралимпия командасы белән шәхсән очрашып сөйләште. “Паралимпия хәрәкәтенең югары темпта үсүенә шаһитбыз — анда катнашучылар арта, программа да катлаулана. Пекинда узган Паралимпия уеннарында дөнья рекордлары өч йөз тапкыр яңартылуын хәтергә төшерик. Шунысы куанычлы — анда һәр икенче Русия спортчысы призлы урын яулады”.

Җәйге Паралимпия уеннарында Башкортстаннан 16 спортчы катнашачак. Спорт трансляцияләрен караганда барыбызга да аларның исемнәрен белеп тору кирәк булыр. Җиңел атлетикада Елена Паутова, Алексей Лабзин, Андрей Коптев, Анна Сорокина, Альберт Әсәдуллин, Илдар Помыкалов, Андрей Жирнов, Анастасия Овсянникова, Айгөл Сәхибзадаева, йөзүдә Оксана Савченко, Александр Неволин-Сәетов, Михаил Зимин, фехтованиедә Марат Йосыпов, Иван Андреев, Тимур Хәмәтшин, Тимур Фәйзуллин көч сынашачак. Аларның уңышлы чыгыш ясаячагына өмет зур, чөнки командада Пекин Паралимпиадасы чемпионнары да бар. Әйтик, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының бишенче курсында укучы Оксана Савченко ул уеннарда өч алтын медаль яулап, өч дөнья рекорды куйган иде.

Паралимпия уеннарында алты тапкыр катнашып, дөнья спорты тарихында исеме алтын хәрефләр белән язылган, әлеге көндә Дәүләт думасы депутаты якташыбыз Рима Баталова спортчыларны озатып болай диде:

— Физик мөмкинлекләре чикле спортчы өчен нинди ярдәм дә мөһим, бу көннәрдә якташларның рухи ярдәме бигрәк тә. Җентекле әзерлек эшләре тәмам, сез әлеге уеннарда катнашу өчен көрәштә җиңеп чыктыгыз, хәзер инде Паралимпия бүләкләре өчен көрәш башлана. Мин сезгә җыелма команданың данлы традицияләрен дәвам итеп, яңадан-яңа уңышлар телим.

Паралимпия уеннарының Русия җыелма командасында сан ягыннан башкортстанлылар мәскәүлеләрдән кала икенче урында. Шуңа да аларга “Алга, Русия, алга, Башкортстан!” диясе килә.

Резида Вәлитова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»