23.08.2012 - Спорт

Яңа сезон уңыш китерсен

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Республика йортында “Урал” һәм “Уфимочка” волейбол командалары әгъзалары белән очрашты. Командаларның яңа сезонга әзерлеге турында аларның баш тренерлары Фригони Анджиолино һәм Андрей Подкопаев җиткерде.

Мәгълүм булуынча, узган сезонда ир-егетләр командасы да, хатын-кызлар волейбол командасы да яхшы уен күрсәтте һәм икесе дә суперлигага чыкты. Алдагы сезонда “Урал” командасы беренче тапкыр Европа кубогы өчен көрәшәчәк.

Әйтергә кирәк, ике команда да июль аеннан башлап колачлы әзерлек эшләре җәелдергән. Алар “Урал” һәм “Уфимочка” клубларының әзерлек базаларында үтә. Гомумән, ике команда да алдагы сезонга зур өметләр баглый. Атап әйткәндә, “Урал” командасы Кубок өчен ярышларда иң югары нәтиҗәгә ирешеп, Русия чемпионатында беренче өч исәбенә керү максатын куя. Бу хакта “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесенә “Урал” волейбол клубының генеральный директор урынбасары Максим Никерин җиткерде.

— Константин Рева истәлегенә волейбол буенча Русия Кубогында тәүге  уенны “Урал” 6 сентябрьдә Краснодарның “Динамо”сы белән үткәрәчәк. Команданың әзерлеге җитди. Шуңа да әлеге очрашуда да, алдагы уеннарда да безнең егетләр сынатмас дип ышанам, — диде ул.

“Уфимочка” хатын-кызлар волейбол командасына килгәндә исә, алар агымдагы елда Русия чемпионатында беренчелекне яулап, суперлигага чыкты. Яңа сезонда команданың яңа югарылыкта уйнаячагына бәйле рәвештә, аның составы җитди генә үзгәрешләр дә кичергән. Атап әйткәндә, элекке составтан җиде уенчы калган, янә алты уенчы читтән җәлеп ителгән.

“Урал” клубыннан аермалы буларак, суперлигада беренче уеннарын үткәрәчәк “Уфимочка” командасы әлегә иң югары баскычларга дәгъва итми. Клуб җитәкчелеге алдагы сезонда беренче ун исәбенә керү максатын куя.

— Суперлигада гаять җитди әзерлекле командалар уйный. Әмма без дә сынатырга җыенмыйбыз. Әзерлек эшләрен ике ай элек үк башладык. Аннары, соңгы өч елда команданың  күрсәткечләрен даими рәвештә яхшырта баруы да аның алдагы сезонда уңышлы чыгыш ясаячагына ышанычны ныгыта. 2011 елда Русия чемпионатының бронза призеры булдык, быел анда җиңү яуладык. Димәк, алдагы сезонда да сынатмаска тиешбез, — диде “Уфимочка” клубының генеральный директоры Владимир Самородов.

Очрашуда волейбол үсешенә бәйле мәсьәләләр турында да эзлекле фикер алышу булды. Атап әйткәндә, клубларны тотрыклы финанслау зарурлыгы, аларның матди-техник базасын ныгыту кирәклеге сызык өстенә алынды. Шул исәптән Уфада Волейбол спорт  сарае  төзү мәсьәләсе дә күтәрелде. Рөстәм Хәмитов һәркемне игътибар белән тыңлап, спортның киң таралган төрләренең берсе буларак, республикада волейбол үсешенә алга таба да иң җитди игътибар булачагына ышандырды. “Урал” һәм “Уфимочка” клублары командаларына исә Президент алдагы сезонда зур уңышлар юлдаш булуын теләде.

— Казна мөмкинлегеннән чыгып, спортны, шул исәптән волейболны, үстерүгә дә ярдәм булачак. Шул ук вакытта, безгә спортта чын-чыннан югары нәтиҗә бирерлек өстенлекле юнәлешләрне дә билгеләргә кирәк. Олимпия спортчыларын әзерләүдә Башкортстан иң яхшы 10-15 төбәк дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Иң мөһиме — массакүләм спортны үстерү шарт, — диде Рөстәм Хәмитов.

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»