13.01.2011 - Спорт

Рөстәм Хәмитов: “Һәр тау чаңгысы курортында балалар-үсмерләр спорт мәктәбе булырга тиеш”

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов республикада тау чаңгысы буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре булдыру инициативасы белән чыкты. Бу мәктәпләрне эшләп килүче “Абзак”, “Яктыкүл”, “Кандракүл” һәм “Өязетау” (Октябрьский шәһәре) тау чаңгысы курортлары базасында ачу планлаштырыла.

— Башкортстанның барлык тау чаңгысы курортларында тау чаңгысы мәктәпләре эшләргә тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бөтен дөньяда кабул ителгәнчә, бу — чемпионнарны тәрбияләүнең нигезе. Район җитәкчеләре бу максатларга чишенү-киенү өчен тәгаенләнгән биналар бүләргә вәгъдә бирде. Ә безнең бурыч — мондый мәктәпләрне оештыру, чаңгы, кирәк-яраклар сатып алу өчен акча табу.

Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, Башкортстанның яхшы җиһазландырылган тау чаңгысы курортларына туристлар илебезнең барлык почмакларыннан килә, ә республикада яшәүче балалар анда бара алмый. Мәсәлән, “Абзак”та 150гә якын үсмер шөгыльләнә, ләкин күрше авыллардагы 250гә якын баланың мондый мөмкинлеге юк.

— Мин Башкортстан Президентының республикада тау чаңгысы мәктәпләре булдыру инициативасын хуплыйм, — ди Русиянең Тау чаңгысы һәм сноуборд федерациясе президенты Светлана Гладышева. — Спортка кечкенәдән нигез салына. Балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре — булачак чемпионнар шөгыльләнгән урын.  Без үз чиратыбызда Башкортстанда балалар һәм үсмерләр тау чаңгысы мәктәпләре булдыруда методик ярдәм күрсәтергә әзербез.

БР Президентының матбугат хезмәте.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»