08.01.2011 - Спорт

Йөрәкләрне җылытучы боз

Яңа ел бәйрәмнәренә санаулы гына көннәр калганда шайбалы хоккей стандартларына ярашлы төзелгән өр-яңа боз мәйданнары районның Мәндән, Кыпчак-Әскар, Трунтаиш, Гайниямак, Никифар авылларында тантаналы рәвештә файдалануга тапшырылды.

 — Проект хакы 30 мең сумга барып баскан әлеге спорт объектлары, башлыча, спонсорлар ярдәмендә төзелә. Бу җәһәттән районыбызның икътисади яктан уңышлы эшләгән предприятиеләренә, булдыклы малтабарларыбызга, шулай ук, районыбыздан читтә яшәүче һәм авылдашлары турында даими хәстәрлек күрүче әлшәйлеләргә чын күңелдән зур рәхмәтемне белдерәсем килә! — ди Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин.

Әйткәндәй, Дамир Радик улы үзе дә районның “Дим” хоккей командасы составында уңышлы уйный һәм шәхси үрнәгендә районда физик культура һәм спортны үстерүгә, аек тормыш рәвешен пропагандалауга зур өлеш кертә. Югарыда телгә алынган авылларда төзелгән боз тартмаларын ачуда да хакимият башлыгы үзе катнашты һәм, яңа спорт объектларын котлап, унар пар тимераяк белән бергә яшь хоккейчылар өчен терсәк һәм тезләрне имгәнүдән саклагычлар бүләк итте.

— Традицион “Алтын шайба” турнирыннан тыш, шайбалы хоккей буенча район чемпионаты үткәрәчәкбез. Анда үзләренең боз тартмалары булган авыл хоккейчылары катнашачак. Җиңүче команда кубок белән бергә өр-яңа хоккей формалары белән дә бүләкләнәчәк, — дип, зур планнары белән уртаклашты Дамир Радик улы.

— Кичләрен бозда шуар өчен гаиләләре белән хәтта күршеләребез — дәүләкәнлеләр  безгә килә. Раевкадагы ике боз тартмасында һәм Шафранда тимераякларны прокатка бирү оештырылды. Боз тартмаларыбызның барысы да яктыртыла һәм алардан халык ярты төнгә кадәр өзелми! Шулай итеп салкын боз ялкынлы йөрәкле яшьләрне таныштыра-кавыштыра, гаиләләрне татулаштыра! —  дип үз куанычлары белән уртаклаша район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләр буенча урынбасары Закуан Әхмәтов.

Закуан Зөфәр улының кичерешләрен аңлау кыен түгел. Ул вазыйфалары буенча райондагы криминоген хәл, хокук торышы өчен дә җаваплы. Балигъ булмаганнарның эшләре буенча район комиссиясен җитәкли. Соңгы ике елда Әлшәй районында җинаятьчелекнең күзгә күренеп кимүендә, һичшиксез, һәрьяклап спортны үстерүнең һәм әлеге язмада сүз алып барылган боз мәйданчыкларын булдыруның роле зур.

Миңа Кыпчак-Әскар авылы мәктәбе каршында төзелгән боз тартмасын ачу тантаналарын күрергә насыйп булды. Авыл халкы өчен бу үзе бер сабантуй — кышкы олимпиада иде! Яше дә, карты да шунда. Самавырларда чәй кайнатыла, шашлык кыздырыла. Музыка яңгырый. Кыскасы, олы бәйрәм! Яңа бозны котларга күрше Тавричанка, Красный Клин авыллары малайлары үз хоккей командаларын туплап килгән. “Озакламый үзебездә дә булачак!” — диешә, әлегә кыпчаклылардан көнләшүләрен яшерә алмаучы малайлар.

— Ел саен район бюджеты исәбенә кимендә 100 пар тимераяк сатып алабыз һәм мәктәпләргә бүлеп бирәбез, ә быел 140ны кайтарттык. Халык аны үзе дә күпләп сатып ала, һәрхәлдә, бүген район кибетләрендә бу спорт инвентаре иң дефицит товар, — ди районның спорт комитеты рәисе Шамил Сәлимов.

  Тимераякларның кинәт дефицитка әверелүе шик тудырмый, чөнки Әлшәйдәге 14 хоккей тартмасына район мәктәпләренең һәрберсендә вакытлыча ясалган боз мәйданчыклары да өстәлә. Берничә тапкыр Башкортстан чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелгән “Дим” хоккей дружинасы булган Әлшәйдә бозга шулай бик җылы карыйлар. “Ак олимпиада”ны каршыларга җыенучы илдә башкача булырга тиеш тә түгелдер.

Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Әлшәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»