19.07.2012 - Спорт

Безнекеләр беренче

Дэгу шәһәрендә (Көньяк Корея) җәйге халыкара балалар уеннарында тхэквондо буенча яшь спортчылар ярышы үтте. Спортның бу төрендә уфалыларга тиңнәр булмады.

Айдар Усманов (40 килограмм авырлыкта) һәм Эльвина Хәкимова чемпион титулына лаек булды. Икенче урынны Эвелина Мөсәбирова (50 килограмм) яулады, ә өченче урынны Иван Кортунов алды.

Яшь спортчыларны тренер Олег Ештуков әзерләде.

Уфа спортчыларының җиңүе турындагы хәбәрне алгач та, Президент Рөстәм Хәмитов аларга телефоннан шалтыратты. Әңгәмә барышында төбәк башлыгы медалистларны беренче җиңүләре белән котлады һәм аларга алдагы ярышларда зур уңышлар теләде.

Җәйге уеннар тәмамлангач эстафетаны Уфа алачак. VI Кышкы халыкара балалар уеннары Уфада 2013 елның 26 февраленнән 3 мартына кадәр дәвам итәчәк. Анда яшь спортчылар тау чаңгысы, хоккей, фигуралы шуу, шорт-трек, сноубординг, юнәлеш билгеләү ярышы, чаңгыда узышу буенча ярышачак. Бүгенге көндә башкалабызда бу уңайдан зур эшләр алып барыла. Спорт объектлары реконструкцияләнә һәм төзелә, реклама кампанияләре эшли. Ә 15 августтан VI Кышкы халыкара балалар уеннарының рәсми сайтында www.icg-ufa2013.com анда катнашучыларның рәсми теркәлүе башланачак.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»