18.07.2012 - Спорт

“Уфа” “Торпедо”ны отты

Милли футбол лигасында бәйге дәвам итә. “Уфа” үз кырында “Торпедо” (Мәскәү) командасы белән көч сынашты. Спорт белгечләре, футбол ветераннары дәрәҗәле кунакларга өстенлек бирде. Алар фикеренчә, лигага очраклы гына килеп кергән команданы дәрәҗәле “Торпедо” җиңәргә тиеш иде. Матч нәтиҗәсе күпләр өчен көтелмәгән яңалык булды.

Тәүге минутларда кырда кунаклар өстенлек итте. Уфалылар үз капкаларыннан ерак китә алмады. Безнең уенчылар тупны каршы як капка ягына тибү белән мавыкты. Матчның утыз минуты шушындый рухта үтте. Футбол дөньясында “Син гол кертмәсәң, сиңа гол кертәләр” дигән гыйбарә бар. 37нче минутта “Уфа” данын яклаучы якташыбыз Александр Васильев “Торпедо” капкачысы белән бергә-бер чыкты. Нәтиҗәдә, исәп 1:0гә әйләнде.

Тәнәфестән соң кунаклар уенны коткарырга омтылды. Тренер шелтәсе алган уфалылар да капка янында гына тормады, еш һөҗүм итте. Матч ахырына якынлашты. 77нче минутта “Уфа” уенчысы Виталий Галыш исәпне 2:0 ясады. Кунакларны мондый исәп тә сиксәндермәде. Очрашу тәмамланырга алты минут калганда безнекеләр янә каршы як капкага омтылды. “Уфа” данын яклаучы бразилияле Диего биргән төгәл пастан Галыш оста файдалангач, исәп 3:0гә әйләнде.

“Уфа” үз кырында “Торпедо”ны 3:0 исәбе белән отты. 24 июльдә “Уфа” “Волгарь” (Әстерхан) командасы белән көч сынашачак.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»