14.07.2012 - Спорт

“Уфа” “Торпедо” белән очраша

“Уфа” футбол клубының 1:0 исәбе белән “Спартак-Нальчик” футболчыларыннан җиңелүе турында хәбәр иткән идек инде. Безнекеләр лаеклы уйнап, вакыт-вакыт көндәшләре алдында өстенлекләрен күрсәтсәләр дә, икенче тайм башланганда каршы яктагы Гуджи Рахан максатына иреште. Хуҗалар икенче голны да кертмәкче булган иде дә, туп капка өстеннән очып үтте.

“Уфа” футбол командасының баш тренеры Игорь Колыванов сүзләренә караганда, безнең егетләр югары дәрәҗәдә уйнаган һәм җиңү өчен барысын да эшләгән.

16 июльдә  “Уфа” футбол командасы Мәскәүнең “Торпедо”сы белән үзебезнең “Динамо” стадионында көч сынаша. Матчка керү түләүсез. БСТ каналы матчтан туры трансляция алып барачак. Матч урындагы вакыт белән 18 сәгатьтә башлана.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»