13.07.2012 - Спорт

“Спартак”, сиңа әйтәм, “Уфа”, син тыңла!

Русиянең футбол сөючеләре тыныч холыклы, басынкы түгел. Күптән түгел Польшада һәм Украинада оештырылган футбол буенча Европа чемпионаты моның шулай икәнлеген тагын бер тапкыр күрсәтте. Ил командасын дәртләндерергә барганнар Варшавада урындагы көярмәннәр белән “көч сынашты”. “Спартак”(Нальчик) белән “Уфа” очрашкан вакытта трибунада күңелсез хәлләр теркәлгән.

Очрашуда безнекеләр хуҗалардан 0:1 исәбе белән отылды. Хуҗаларга бу җиңү өчен ярыйсы гына акча түләргә туры килде. Биредә матчның нәтиҗәсен алдан килешү турында сүз бармый. Милли футбол лигасының беренче турыннан соң контроль-тәртип комитеты утырышы үткән. Анда матчларны караган делегатларның чыгышлары тыңланган. Нәтиҗәдә, спорт сөючеләре пиротехникадан файдаланган өчен  “Спартак” һәм “Балтика” (Калининград) командаларына 20 мең сум штраф салынган.

“Улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла!” дигән халык мәкалендә хаклык бар. 16 июльдә “Уфа” үз мәйданында абруйлы “Торпедо” (Мәскәү) командасы белән очрашачак. Безнең спорт сөючеләр Башкортстан йөзенә тап төшермәсен һәм матч вакытында тәртип бозмасын иде. Югарыда күренүенчә, ямьсез кылану барыннан да бигрәк клуб бюджетында кире чагылыш табачак.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»