13.07.2012 - Спорт

Башкортстан спортчылары Лондонда сынатмасмы?

Лондон олимпиадасы старт алырга санаулы гына көннәр калды. Мәртәбәле бәйгедә Башкортстаннан ничә спортчы катнашачак? Кемнәр алар? Якташларыбыз ничә медаль яуларга өмет итә? “Комсомольская правда” гәзитенең матбугат  үзәгендә оештырылган конференциядә сүз шул хакта барды.

— Бәйгегә Җир шарының төрле почмакларыннан иң көчлеләр җыелачак, — диде Башкортстанның Югары осталыктагы спортчылар әзерләү үзәге директоры Евгений Емельянов. — Лондонда җиңү пьедесталына якташларыбызның менә алачагына өмет итәбез. Билгеле, бу максатка ирешү беркемгә дә җиңел булмаячак. Ничек кенә булса да, якташларыбыз да, ил данын яклаучы башка спортчылар да сынатмасын.

Лондон олимпиадасында Башкортстаннан барлыгы тугыз спортчы катнашачак. Атап әйткәндә, боксчы Елена Савельева, йөзүче Антон Анчин, җиңел атлетлар Лилия Шобухова, Григорий Андреев, Евгений Николаев, рапирачылар Реналь Ганиев, Артур Әхмәтхуҗин, авыр атлет Дмитрий Клоков һәм байдаркада йөзүче Илья Первухин бөтен осталыгын эшкә җигәчәк. Башкортстанда туып, олимпиадага чит төбәкләрдән баручы якташларыбыз Александр Колобнев (шосседагы велосипед спорты), Евдокия Гречишникова (пятиборье) һәм Татьяна Лебедева (җиңел атлетика) үз максатларына ирешсен. Паралимпия уеннарында Башкортстаннан уналты спортчы катнашачак. Марат Йосыпов, Тимур Фәйзуллин, Иван Андреев, Тимур Хәмәтшин (рапира), Оксана Савченко, Александр Неволин-Светов, Михаил Зимин (йөзүчеләр), Елена Паутова, Алексей Лабзин, Андрей Коптев, Анна Сорокина, Альберт Әсәдуллин, Илдар Помыкалов, Андрей Жирнов, Анастасия Овсянникова һәм Айгөл Сәхибзадәева (җиңел атлетика) уңышлы чыгыш планлаштыра.

Хәтерегездә булса, 2008 елда Пекин олимпиадасына Башкортстаннан ун спортчы барган иде. Алар исәбендә Дмитрий Клоков, Григорий Андреев һәм Лилия Шобухова, Александр Колобнев, Евдокия Гречишникова һәм Татьяна Лебедева да бар иде. Якташларыбыз дүрт ел элек  ике көмеш һәм бер бронза медаль яулады. Безнекеләр бу юлы нинди казанышларга ирешер? Пекин олимпиадасында сабак алганнан соң, бу хакта беркем дә кычкырып сөйләми. Чөнки соңыннан акланмаган вәгъдәләр өчен җавап бирергә кирәк. Алдан кычкырмау, мактанмау уңай күренеш. Шулай да, олимпиадага баручы һәр спортчы ил данын яклавын онытмасын һәм ярышта бөтен осталыгын эшкә җиксен иде. Русиягә спорт дөньясындагы абруен янә кайтарып, СССРның бу юнәлештәге күркәм традицияләрен дәвам итәргә вакыт.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»