11.07.2012 - Спорт

Сезон отылудан башланды

“Уфа” Милли футбол лигасында старт алды. Безнекеләр Нальчикта урындагы “Спартак” белән көч сынашты.

Беренче таймда футбол кырында хуҗалар өстенлек итте.  “Спартак”ның озак еллар премьер-лигада чыгыш ясаганын онытырга ярамый. Ике команданың осталык дәрәҗәсе ачык күренде. Безнекеләр башлыча үз капкаларын саклау белән шөгыльләнде. “Спартак” еш һөҗүм итте. Беренче тайм шундый рухта үтте. Капкачыбыз Кобозев сынатмады.

Футболда “Иң яхшы саклану ысулы — һөҗүм итү” дигән гыйбарә бар. Кызганычка каршы, уфалылар киресен эшләде. Безнекеләр үз капкаларына чигенде. Ә юкка. Илленче минутта “Уфа” капкасына пенальти билгеләнде. “Спартак” уенчысы Гуджи Рухаиа исәпне 1:0 ясады. Очрашу ахырында безнекеләр янә штраф мәйданчыгында кагыйдә бозды. Рухаиа исәпне арттыра алмады. Ул типкән туп читкә китте. “Уфа” 0:1 исәбе белән отылды.

16 июльдә безнекеләр Уфада  “Торпедо” (Мәскәү) командасы белән көч сынашачак. Бу юлы сынатырга ярамый. Чөнки лигада һәр көндәш дәрәҗәле, һәммәсендә оста уенчылар чыгыш ясый. Уйланырга, чигенергә вакыт юк, һөҗүм итәргә һәм очко яуларга кирәк. Мондый максатка ирешә алмаган өч команда сезон ахырында лигадан чыгарылачак.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»