10.07.2012 - Спорт

“Уфа” өчен Бразилия футболчысы уйнаячак

Кичә Башкортстан спорты тарихында мөһим вакыйга булды. “Уфа” футбол клубы Милли футбол лигасында старт алды. Безнекеләр кунакта “Спартак” (Нальчик) командасы белән көч сынашты. Очрашу нәтиҗәсе турында гәзитнең киләсе санында укырсыз. Ә бүген республика данын яклаучы командадагы соңгы үзгәрешләргә игътибар итик.

“Уфа” данын клуб тарихында беренче тапкыр чит ил легионеры яклый башлаячак. Шушы көннәрдә бразилияле Артур Вильям де Оливейра Уфага килде. Ул моңа кадәр “Реал Бразил” (Бразилия), “Срем”, “ОФК” (Сербия), “Амкар” (Пермь), “Шинник” (Ярославль) һәм “Динамо” (Брянск) командаларында уйнаган. 29 яшьлек уенчы осталыгын күрсәтә алырмы? Футбол ветераны урынына яшь Башкортстан егетен алу урынлы булмас идеме? Бу сорауларга мәртәбәле көндәшләр белән очрашулар җавап бирер.

Аның каравы, “Енисей” (Красноярск) данын яклаган якташыбыз Александр Васильевның “Уфа”га әйләнеп кайтуы куанычлы күренеш. 1992 елда Уфа районының Нижегородка бистәсендә туган Александрга футбол серләрен иң элекке тренеры Рәшит Фазлыев өйрәт-кән. Сәләтле егет 2008 елда ЦСКА (Мәскәү) өчен уйный башлаган. Төп состав белән беренче тапкыр 2010 елның 2 декабрендә “Лозанна” (Швейцария) клубына каршы матчта катнашкан. Очрашуда 5:1 исәбе белән ЦСКА откан. 20 яшьлек Александр — һөҗүм итүче ярымсакчы. Ул керткән голлар “Уфа”га хәлиткеч җиңүләр яуларга булышлык итәр дип ышанабыз.

“Уфа”ның Милли футбол лигасындагы чыгышларын, клубтагы яңалыкларны арытаба да даими хәбәр итеп барачакбыз. Башкортстан данын яклаучы командага яңа сезонда уңышлар телик!

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»