07.07.2012 - Спорт

Риминидан медаль белән

Егерме илдән 800 спортчы җыелган бәйге Әдрән диңгез ярындагы  Римини шәһәр-шифаханәсендә оештырылган иде. Мәртәбәле ярышта Русия җыелма командасы сафында якташыбыз Айвар Гафуров та көчен сынады. Ул кемнәр белән алышкан? Татар егетенә җиңү пьедесталына менү өчен нинди сынаулар үтәргә туры килгән? Чемоданнарын да бушатып өлгермәгән кикбоксинг буенча халыкара класслы спорт мастерыннан шул хакта сораштым.

— Ярыш 105нче стадионда оештырылды. Мин чыгыш ясаган авырлык категориясендә тугыз спортчы көчен сынады. Иң элек, францияле Лауджи Рауф белән алыштым. Көндәшем еш кагыйдә бозып, рөхсәт ителмәгән алымнар белән һөҗүм итте. Хәлем авырайгач, берникадәр вакытка алышны туктатырга туры килде. Ни гаҗәп, рингтагы судья мондый күренешкә игътибар итмәде: “Хәзер үк алышны дәвам итмәсәң, бәйгене туктатам. Тик бу очракта син җиңеләчәксең”, диде. Гаделсезлеккә ачу килсә дә, сынауга бирешмәдем. Франция спортчысын җиңдем. Ләкин бу уңышым өчен зур хак түләдем. Көндәшем минем бер аягымны имгәтте. Рингтан аксый-аксый төштем. Нәтиҗәдә, ярымфиналда францияле Жульен Мартин белән алышканда бөтен осталыгымны эшкә җигә алмадым. Тир һәм кан түгеп яулаган бронза медальгә дә канәгатьмен. Форсаттан файдаланып, шәһәрнең истәлекле урыннарында булдык. Амфитеатр хәрабәләрен карадык, XIV гасырда төзелгән Палаццо дель Подесто сарае каршында фотога төштек. Кавур мәйданы да ошады. Иң мөһиме, Әдрән диңгездә су коендык.

Дөнья күләмендәге ярышта җиңеп кайткан Айвар тизрәк савыгып, күнекмәләргә күчәргә ашыга. Октябрь аенда Төркиядә оештырылачак кикбоксинг буенча Европа чемпионатында катнашырга тели ул. Батыр йөрәкле егетнең максатына ирешә алуы матди мәсьәләгә дә бәйле.

— Риминига барырга ярыйсы гына акча таләп ителде. Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Илдар Тимергалин ярдәм итте. Рәхмәт аңа! Көз көне дә берәр мәрхәмәтле кеше табылыр микән? — дип, уйга чумды спортчы.

Әйткәндәй, Айвар моңа кадәр Лимассол (Кипр), Сегед (Венгрия), Анапа шәһәрләрендә һәм башка урыннарда оештырылган бәйгеләрдә җиңү яулаган. Якташыбыз Төркиягә бара алырмы? Егетне сәламәтлегеннән бигрәк, бүген шушы мәсьәлә ныграк борчый.

Айдар Зәкиев.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»