07.07.2012 - Спорт

Рима Баталова - спорт легендасы

Русия Федерациясе Президенты каршындагы Башкортстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Сергей Кораблевның “Рима Баталова — спорт легендасы” дигән китабының исем туе үтте.

Бу китап  — Русия Паралимпия комитетының вице-президенты, атказанган спорт мастеры, республиканың Шаран районында туып үскән Рима Акбирде кызы Баталовага  багышланган. Бүгенге көндә ул дөньяның иң күп титуллы спортчысы: 13 тапкыр паралимпия, 18 тапкыр дөнья, 43 тапкыр Европа чемпионкасы.

Чарага Рима Баталованың дуслары, якыннары, коллегалары  һәм китап авторы Сергей Кораблев, шулай ук  легендар спортчының казанышлары белән кызыксынган кешеләр килгән иде. Китапның тиражы 3 мең данәдән  артык.

Китапның төп героинясы — Рима Баталова соңгы вакытта  спортны сәяси карьера белән берлектә алып бара. Узган елның декабрендә ул Русия Федерациясе Федераль җыелышының алтынчы чакырылыш Дәүләт думасы депутаты булып сайланды. Депутат башлангычында һәм җитәкчелегендә  физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча Дәүләт комитеты составындагы паралимпия спортын, физик культура һәм инвалидлар спортын үстерү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр мәсьәләләре буенча комитет оештырылды.

Русиянең Паралимпия комитеты президенты, Русия Федерациясенең кеше хокуклары буенча вәкиле Владимир Лукин һәм башка рәсми кешеләр чыгыш ясады. Президент Рөстәм Хәмитовның ихлас тәбрикләвен Башкортстан Республикасы Президенты Хакимияте җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Потылицын укып ишеттерде. Коллегалары һәм дуслары Рима Баталованы чын күңелдән котлады.

Кичәнең рәсми өлеше тәмамлангач, республиканың күренекле артистлары һәм музыкантлары чыгыш ясады. Үз чиратында Рима Баталова кунакларга рәхмәт белдерде.

Дмитрий Слезин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»