06.07.2012 - Спорт

“Уфа” футболчылары Милли лигада!

“Уфа” футбол командасы 2010 ел ахырында оештырылган иде. Команданың баш тренеры итеп илнең иң билгеле футболчыларының берсе Андрей Канчельскис тәгаенләнде. Оста легионерлар җәлеп ителсә дә, “Уфа” ел нәтиҗәләре буенча Милли футбол лигасына чыга алмады. Турнир таблицасында икенче урынны яулады. Шулай да күптән түгел республиканың спорт сөючеләре өчен истәлекле вакыйга булды. Лигадагы өч команда матди мәсьәләгә бәйле, тиздән старт алачак сезонда катнаша алмаячагын хәбәр итте. Бушаган урыннарның берсендә “Уфа” чыгыш ясаячак. Команда яңа сезонда үз алдына нинди максатлар куя? Республика йортында Җәмәгать хәвефсезлеге ведомствоара советы секретаре, “Уфа” футбол клубының оештыручылар советы рәисе Марат Мәһәдиев журналистларның бер соравын да җавапсыз калдырмады.

— Башкортстан спорты тарихында истәлекле вакыйга булды, — диде Марат Шәриф улы. — Мәскәүдә Милли футбол лигасының чираттан  тыш утырышында яңа сезонда “Динамо” (Брянск) урынына “Уфа” чыгыш ясаячагы игълан ителде. Мондый яңалыкка чиксез шатбыз. Шул ук вакытта тиз арада байтак мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Лиганың таләпләре башкача. Әйтик, телевидение тапшыруы вакытында реклама баннерлары түгел, спорт сөючеләр күрсәтелергә тиеш. Шуңа күрә “Динамо” стадионында кызу темпта төзекләндерү эшләре бара. Футбол мәйданына халыкара таләпләргә җавап бирүче, Мәскәүнең “Лужники” стадионындагы сыман ясалма келәм түшәлә. Спорт сөючеләргә утырыр урыннарны арттырмыйбыз. Якын киләчәктә “Уфа” көндәшләре белән “Нефтяник” стадионында көч сынашачак. Төзекләндерү эшләре тәмамлангач, стадионга унбиш мең кеше сыячак. Әлеге вакытта безнекеләр Мәскәү янында бәйгегә әзерләнә. Команда составына беренче чиратта “Динамо” (Мәскәү), ЦСКА (Мәскәү) һәм илнең башка дәрәҗәле футбол клубларында чыгыш ясаучы якташларыбызны җәлеп итәчәкбез. Сезон ахырында унсигез команданың өчесе түбән дивизионга күчерелә. “Уфа”ның яңа сезондагы төп максаты — Милли футбол лигасында калу. Команданы дәртләндерергә килүче спорт сөючеләргә дә өметләр зур.

Әйткәндәй, “Уфа” беренче уенын кунакта үткәрәчәк: 9 июльдә “Спартак” (Нальчик) белән очрашачак. 16 июльдә безнекеләр “Динамо” стадионында “Торпедо” (Мәскәү) командасын кабул итәчәк. Гомумән, Уфага дөнья күләмендәге футбол “йолдызлары” чыгыш ясаучы “Химки” (Мәскәү өлкәсе), “Ротор” (Волгоград), “Сибирь” (Новосибирск), “Томь” (Томск) һәм башка командаларның  килүе көтелә. Безнекеләр дәрәҗәле көндәшләре каршында каушап калмасмы? Уфа футбол сөюче кунакларны кабул итәргә әзерме? Ничек кенә булса да, яхшыга өмет итик.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»