Спорт

Яшәрәсең килсә, йөгер!

30 сентября

Дүртөйле шәһәрендә “Кызыл таң” гәзите призына XXV юбилей марафоны үтте.

— Безнең спорт бәйрәменә мондый матур көнен табигать инде берничә ел биргәне юк иде. Ниһаять, быел әбиләр чуагының иң гүзәл мәлендә уза ул, — дип сөенде Дүртөйле җирендә “Кызыл таң” призына 25нче тапкыр үткәрелүче бәйгедә көч сынашырга җыелучылар. Старт бирелергә бер сәгать вакыт бар, ә шәһәрнең үзәк мәйданы халык белән тулган иде инде. Республикабызның гына түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән спорт сөючеләр дә, тугры көярмәннәр дә җитәрлек иде биредә.

Олы Кәркәледә — чемпионат!

25 сентября

Миякә районында узган турнир югары дәрәҗәдә оештырылды.

Җитезләргә – дан һәм хөрмәт, Түземнәргә – алкышлар!

20 сентября

27 сентябрьдә Дүртөйле шәһәрендә “Кызыл таң” гәзите бүләгенә XXV җиңел атлетика марафоны үтәчәк. Бәйге Башкортстан Республикасында Мәдәният елына багышлана. Күркәм традициягә әверелгән ярышта кемнәр катнаша? Ел дәвамында көтеп алынган марафон кайчан һәм кайда старт алачак? Бәйгедә көчеңне сынау өчен нинди шартларны үтәргә кирәк?

“Безнең кызлар да сынатмый!”

27 августа

Соңгы өч елда Благовар районында мәктәп укучылары арасында бокска игътибарның кискен артуы күзәтелә. Районның балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Илгиз Халиков әйтүенчә, моңа алшартлар элек тә була, чөнки сәләтле балалар түгәрәкләрдә даими рәвештә осталыгын ныгыта. Бу юнәлештә күтәрелеш исә районның мәктәп спортына танылган боксчы, утыз еллап элек үк СССР спорт мастеры дәрәҗәсен алган Марат Исхаков килүе белән бәйле. Озак еллар Үзбәкстанда яшәгән Марат Әхмәт улы нәсел тамырлары баш алган Сынны авылына күченеп кайта.

Теләк булса, беләк карышмый!

20 августа

Атна буе яңгыр яуды, көннәр салкынча торды, ә бу көн, әйтерсең, заказ буенча табигатьтән бүләккә бирелгән. Табигать тә аңлыйдыр, күрәсең, бәйрәмнең мөһимлеген. 9 август иртәсендә кояш, болытлардан арынып, җылысын юмарт өләште. Стәрлебаш авылының чаңгы базасы территориясендә Физкультурачылар көненә багышланган чара узды. Бәйрәм спортка битараф булмаучыларны берләштерде. Әлбәттә, бу исемлеккә спортчылар гына түгел, ә аларны тәрбияләүче тренерлар, укытучылар, тармак ветераннары, көярмәннәр дә керә. Ярышларда төрле яшьтәгеләр (мәктәп укучылары, пенсионерлар) катнашты — команда чыгышлары да, аерым ярышучылар да булды. Һәркем чәй табыны артында ял итә, тәмле ризыклар белән сыйлана алды. Спорт ветераннарын да чара ахырында чәй табыны көтте. Моны эшкуарлар Айрат Фархшатов, Рөстәм Бурангулов, Ринат Хөсәенов кайгырткан.

Зур футбол – мөмкинлекләр дә, җаваплылык та!

02 августа

“Уфа” клубы үз тарихында беренче тапкыр Премьер-лигада чыгыш ясый

Җиңү пьедесталында – Бакалы вәкилләре

15 июля

Югары Яркәйдә волейбол буенча Фә­рит Мәрвәров призына бәйге оештырылды. Анда хуҗалардан тыш Уфа, Октябрьский, Нефтекама, Дүртөйле, Туймазы шәһәрләреннән, Чакмагыш, Бакалы, Шаран, Кушнаренко, Татарстанның Актаныш районнарыннан командалар катнашты.

Безгә мондый хоккей кирәкме?

05 июля

“Салават Юлаев” командасының быелгы сезондагы чыгышы төрле фикерләр тудырды

Континенталь хоккей лигасының плей-офф уеннарында быел “Салават Юлаев” командасы бронза медальләр белән чикләнде. Лиганың иң бай командаларының берсе саналучы “Салават Юлаев”ның сезон йомгаклары канәгатьләнерлекме?

“Волейбол уйнау өчен озын буй мотлак түгел”

25 июня

Һәвәскәр спортчы Илһам Котләмбәтов ил данын яклый алырдай осталыкка ничек ирешкән?

Олимпия уеннарында, Европа, дөнья күләмендә үткән бәйгеләрдә югары казанышларга ирешкән спортчылар алтында “коена”. Әйе, танылган атлетлар игътибарга һәм ихтирамга лаек. Шул ук вакытта, һәвәскәр спорт та игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Спорт белән язмышын санаулылар гына бәйли. Ә менә, тиешле шартлар тудырылганда, һәвәскәр спорт белән ил халкының шактый өлеше шөгыльләнә ала. Билгеле, спорт үсешкән төбәктә эчкечелек һәм башка яман гадәтләр тамыр җәя алмый. Баксаң, бу максатка ирешү өчен түрәләр бусагасын таптау да, зур чыгымнар да таләп ителми икән. Барыннан да элек, теләк кирәк. Моны Уфа районының Шамонино авылы мисалында ачык күрергә мөмкин. Анда бер елга якын волейбол түгәрәге эшләп килә. Һәвәскәр спортчылар шушы чорда, сәламәтлеген ныгытудан тыш, район күләмендә оештырылган ярышларда җиңү яулап өлгергән. Шушы уңайдан команда капитаны, һәвәскәр волейболчылар даирәсендә киң билгеле спортчы Илһам Котләмбәтовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Безнекеләр – Русия чемпионнары!

04 июня

Балалар йортлары арасында футбол буенча узган Русия чемпионатында Бөре шәһәренең “Спартак” командасы беренчелекне яулады. 14-15 яшьлек үсмерләр 573 команда арасында иң яхшылары булып танылды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»