Замандаш

Изге җанлы Фазылҗан

04 декабря

Халыкта “Нужа печән ашата” дигән бик тирән мәгънәле әйтем бар. Әлеге язмам герое Фазылҗан Хафизов белән дә мине әлеге шул “нужа” таныштырды. Үз хәбәрченең иң зур “нужасы”, гәзит укучылар белән тыгыз бәйләнеш урнаштырып, ничек тә басманың тиражын саклауга кайтып кала. Бу уңайдан кем өметлерәк, шуңа дәшәсең. Күзен акча томаламаган, акны карадан аера белүче, мәдәниятле һәм әдәпле, һәрвакыт аң-белемгә, яңалыкка омтылучы булдыклы милләттәшләребез коткара. Бәхеткә, андыйлар һәр районда, һәр авылда бар. Миякә районының Өршәкбаш-Карамалы авылында яшәүче шәхси эшкуар Фазылҗан Хафизов — шуларның берсе. Фазылҗан Әлшәй районының Гайниямак авыл Советына караучы Бүдәньярда туып-үскән. Арадагы тайгага тиң урманнарны искә алмасаң, мин үскән Айдагол белән ул үскән Бүдәньяр — күршеләр. Шулай да сирәк-мирәк баргалап йөргән авылда үземнән дүрт кенә яшькә кечерәк Фазылҗан белән шул дөнья көткәндәге “нужа печәне” таныштырды... Ул — бик ачык йөзле егет. Ә инде “Кызыл таң” журналисты һәм Әлшәй кешесе икәнемне дә белгәч, Фазылҗан кадерле кунактай каршылады. Гадәттә, бүгенге 40-50 яшьлекләр турында без, “Кызыл таң” укып үскәннәр, дип язарга күнеккәнбез. Дөресе дә шул. Элек бит “Кызыл таң” белән район гәзитен татар авылларындагы һәр өйдә диярлек алдыралар иде. Шуңа да “Кызыл таң” аша хәреф танырга өйрәнүебез матур җөмлә өчен генә әйтелгән сүз түгел. Бүген дөнья терәге булган 30-50 яшьләрдәге милләттәшләребез: “Без “Кызыл таң” укып үстек!” — дип, авыз тутырып әйтә ала. Тик менә кайсыларының гына балалары, еллар үткәч, шулай әти-әниләре кебек күкрәк суга алыр икән? Бик сирәкләренекедер. Чөнки Фазылҗан һәм аның тормыш иптәше Флүзә кебек милли басмабызны төп гаилә гәзите иткәннәр бүген бармак белән генә санарлык калып бара.

Имән булсаң — түзәрсең

04 декабря

Ирләрне имән нәселеннән диләр. Дөрестер. Бер агачка да сыенмый имән, кара туфракка гайрәтле тамырлары белән “чат” ябышып, ботак-кулларын тирә-якка горур җәеп көн күрә ул. Кушнаренко районы Илек авылында яшәүче Рифат Хәйруллинны беренче карашка гайрәтле имәнгә түгел, ә тыйнак кына усак агачына охшаттым. Күзгә туры карамаска тырышып, оялчан гына елмая биреп сөйләшә ул. — Башкаладан, өлкә гәзитеннән киләләр, дигәч, аптырап калдым. Минем кебек гади генә кешеләр белән дә кызыксына икән “Кызыл таң”... — Шул гадилектә була да инде кайчак теге бөеклек дигәннәре, — дибез аңа. Абзыебыз, чыннан да, мәкалә герое булырга лаек кеше. 1980 елда Рифат Хәйруллинны Янгантауга эшкә җибәрәләр. Аның кебек оста тракторчылар бар җирдә дә кирәк шул. Автобуска билет алып кереп утыра егет. Юлда бара-бара йокымсырап китә. Шунда әллә өн, әллә төш күрә — имеш, ул чалт аяз җәйге иртәдә чәчәкле аланга килгән. Анда нинди генә төсләр, нинди генә хуш исләр юк! Ә бер чәчәк шулкадәр гүзәл, таҗлары хуш исле ки — һушыңны җуярлык. Күзләрен ачып җибәрсә, теге чәчәккә охшаган бер кыз аның янында урын алган да, моңсу күзләре белән юлга баккан икән. Ничек кенә ымсындырса да, өзеп алырга кулың бармас бу гөлне. Ни кылса да кылды — танышу әмәлен тапты егет. “Фәнүзә мин, Караидел районының Тегермән авылыннан”... Тегермәннән булмагае, чурттан булсаң да Илекнеке итәм сине, дип уйлый шунда Рифат.

Яшьлек эзләре сагындыра

03 декабря

Бу кичәне оештыручылар аның исемен дә, жанрын да төгәл генә билгели алмады. Чөнки мондый чара Илеш районы һәм “Игенче” колхозы тарихында беренче тапкыр үткәрелә. Дөрес, төп герой билгеле, ул — шушы колхозда биш ел рәислек иткән, бүгенге көндә “Башкортостан” фәнни-җитештерү берләшмәсенең генеральный директоры, икътисад фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илдар Шәяхмәтов. Илдар Тимергасыйм улы “Игенче”гә караган Тәҗәй авылында туып үскән, урта мәктәп тәмамлаган, бераз нефтьчеләрдә эшләгән, яше җиткәч, Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткан. Аннары Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында агроном һөнәре алган. Заманында атаклы рәис, СССР Югары Советы депутаты Үзбәк Зәйнашев җитәкләгән зур хуҗалыктан аерылып чыккан “Игенче”дә төп күрсәткечләрнең түбәнәя башлаганын районда бик тиз күреп калалар һәм бирегә җитәкче итеп шул җирдә тернәкләнгән Илдар Шәяхмәтовны җибәрергә карар ителә. Шәяхмәтов эшләгән чорда “Игенче” колхозы район хуҗалыклары арасында йөзек кашына әверелә. Бик күп биналар, каралтылар калкып чыга, урамнар тәртипкә китерелә, фермаларга һәм мастерскойларга асфальт юллар, елга аша күпер салына. Кужбахты белән Тәҗәй авыллары чигендә, аларны тоташтырып дигәндәй, хуҗалык исәбенә урта мәктәп бинасы файдалануга тапшырыла.

Шәфкать тулы йөрәгеннән изгелек нуры чәчә

02 декабря

Кеше табигате шулай яратылган: гомере буе ул җиһанга, йолдызларга тартыла, илаһи мизгелләрендә күңеле белән галәм киңлекләрен коча. Талант ияләрен, кумирларыбызны да без, күк йөзендә балкучы йолдызларга тиңлибез, аларга тартылабыз, табынабыз. Шушы рәвешле күп вакыт үзенең саф күңелле, шәфкать тулы йөрәге, мөкатдәс эшләре белән янәшәбездә балкыган җирдәге “йолдызларга” тиешле игътибар биреп тә бетермибез шикелле. Ә андыйлар байтак. Түбәндә сүз шундый олы йөрәкле асыл затларның берсе хакында. Вәлидә Ишмөхәммәтова Федоровка районының Коры-Иҗәк авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Унбер бала арасында тәрбияләнгән кыз күмәк гаилә хәстәрлекләрен үз иңнәрендә күтәрешеп, яшьтән хезмәткә өйрәнеп үсә. Һәр нарасыен күңел җылысына, йөрәк назына төргән әниләре Миңкамал апа белән әтиләре Габсаттар ага балаларын да тормышта һәрчак кешелекле, миһербанлы, өлкәннәргә игътибарлы, кечеләргә кечелекле булырга өйрәтә. Бәлки, шуңадыр да Вәлидә Габсаттар кызы, мәктәпне тәмамлагач, дөньядагы иң изге һөнәрләрнең берсен сайлый — Стәрлетамак медицина училищесына юллана һәм, укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, туган районына эшкә кайта. Өч дистә елдан артык ул үзәк район дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли, җәмгыятьтә кыйммәтләр үзгәргән иң катлаулы елларда да яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры кала. Кеше сәламәтлеге турында хәстәрлек күрү һөнәрен башка шөгыльгә алыштырмый. Әти-әнисенең “Кешеләргә һәрвакыт ярдәм кулы суз” дигән үгет-нәсыйхәтен беркайчан да хәтереннән чыгармый. Бәлки, шуңадыр да ул дәвалаган кешеләр тиз савыгып, яктырып, яшәү көче алып кайтып китә.

Балалары аның меңләгән

27 ноября

Үз баласын танымаган аналар буламы? Бу сорауның җавабы алдан билгеле кебек — әлбәттә, юк! Хәер, соңгы елларда Андрей Малаховның “Әйдә, сөйләсеннәр...” телевизион тапшыруын карап баручылар моның белән бигүк килешмәс: миллионга берәү булса да, андый кәккүк-аналар да очрап куя икән. Ә балаларың берәү түгел, меңәрләгән булса? Аларны ничек танып бетәргә? Кемгәдер бу сорау җитди булып тоелмаса да, Миякә районы үзәге Кыргыз-Миякә авылында яшәүче Роза апа Галимова өчен ул шактый актуаль. Чөнки ул “үз балаларын танымау” кебек четерекле хәлгә бик еш тарып тора. Бүген хаклы ялда булган Роза Тимергали кызы 40 елга якын балалар табибы, ягъни педиатр булып эшләгән. Һәм, билгеле, ул кеше иткән, бишектән үк баккан сабыйлар саны меңнәр белән исәпләнә.

Остазлыкның нәтиҗәсе — шәкертләрендә

25 ноября

Күренекле галим Касыйм Йосыповка — 75 яшь

Кадерле кешеләрең турында язу бик авыр ул дигән ныклы фикердәмен. Чөнки чит кешеләр аны гадәти гадилектә кабул итәрләр кебек. Шуңа күрә якын кешеләреңә булган олы хөрмәтеңне, аларга соклануыңны башкаларга да җиткерер өчен матур сүзләр табарга кирәк. Минем иң якын кешеләремнең берсе — остазым, фәнни җитәкчем Касыйм абый Йосыпов. Студент елларыннан ук мин аңа үзебезнең яктагыча “абый” дип дәшә башладым. Без якташлар да диярлек: Касыйм абый — Чакмагыштан, мин — Илештән. Ул мондый мөгамәләне шатланып кабул итте кебек. Югыйсә, артык рәсмиләштерү җанны өшетә бит. Касыйм Мөхәммәтназыйф улы Йосыпов — вәкарьле шәхес, икътисад фәннәре докторы, профессор, Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия Табигый фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы. Башкорт дәүләт университетының икътисад кафедрасы мөдире һәм аның шәрәфле профессоры. Тагын әле ул күптомлы Башкортстан энциклопедиясендә — фәнни редакция һәм мөхәрририят, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының укыту-методик берләшмәсе әгъзасы да. Шушы катлаулы галәмдә һәркемнең тормыш юлы буйлап алып баручы, ярдәм итүче кешеләре булса, бәлки, бәхетлеләр байтакка күбрәк булыр, гомер итү җиңеләер иде. Шундый кешеләрнең берсе минем бәхеткә туры килде. Касыйм абый — мине кеше иткән, фән дөньясына керткән һәм шушы дөньяда олы юл белән алып баручы йолдыз.

Галим, язучы һәм чын кеше

18 ноября

Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында төрки дөньяда киң билгеле галим һәм әдип Зиннур Ураксин истәлегенә багышланган симпозиум үтте. Анда академикның хезмәттәшләре, дәүләт эшлеклеләре катнашты. Зиннур Газиз улы Ураксин — Башкортстан Фәннәр академиясе һәм Халыкара Төрки академияләр академигы, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул Ырынбур өлкәсенең Аллабирде авылында 1937 елда дөньяга килә. Кечкенәдән күпне белергә омтылган малай Башкортстанга килеп, Морак педагогия училищесына укырга керә. “Ул елларда республиканың көньяк районнары өчен укытучылар әзерләгән бердәнбер уку йорты буларак, училище, төпле белем бирү белән бергә, бездә фәнгә, иҗатка омтылыш та тәрбияли алды”, ди бу хакта аның сабакташы академик Марат Зәйнуллин. Ул “галим булырга мөмкин, әмма кеше булу авыр”, дигән фикернең Ураксинга тулысынча тәңгәл килүе, аның үскән саен гади булып кала белүе турында дулкынланып сөйләде. Чыннан да, академикларның икесе дә — туган телгә, Туган илгә хезмәт итүнең күркәм үрнәкләре.

Мәгърифәтчеләр токымыннан

10 ноября

Профессор Феликс Камиловның 70 яшьлек юбилее уңаеннан

Санап утырганым бар. XIX йөз башында Зәк-Ишмәт авылында көн күргән Әмир улы Галиәкбәрнең нәселендә күпме мөгаллим булган да аларның гомум педагогик стажы күпмегә җыела икән? Очына анык кына чыгарлык түгел, татар, башкортны да укытканнар, үзбәк һәм казах халкы арасында да гыйлем таратканнар, Әзербайҗан белән Төркиягә барып чыкканнары булган. Түгәрәкләп әйткәндә, 600 елга җыела булса кирәк. Шулар эчендә минем мәгариф өлкәсендә эшләгән унҗиде һәм тормыш иптәшем Рәсимә Азый кызының кырык дүрт елы керүе дә күңелгә, укытучыны көтүче дәрәҗәсенә төшергән әлеге авыр чорда, аз гына булса да ямь өсти. Монысы сүз уңаеннан гына... Профессор Феликс Камилов та Галиәкбәр карт затыннан. Аңа шушы көннәрдә җитмеш яшь тула, фәнни-педагогик эшчәнлегенә — кырык алты ел. Бабасы Исмәгыйль, әнисе Мөхтәрәмәнең эшен дәвам иттереп, булачак табибларга белем бирү өлкәсендә зур казанышларга иреште. Әйе, Исмәгыйль Әхтәм улы Әкбәровны олы буын кешеләре Зәк-Ишмәттә әле дә хөрмәтләп искә ала.

Тырышлар гына максатка ирешә

02 ноября

Гап-гади крестьян гаиләсендә туып-үсеп, бала чагы сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән, республика күләмендә югары вазыйфалар башкарган, дәрәҗәле исемнәр һәм бүләкләр алган, әлеге вакытта Башкортстан дәүләт аграр университеты доценты буларак яшь белгечләр әзерләүче авылдашым Роберт Абдрахман улы Борһановның кайда да хезмәттәшләре, шулай ук студентлар арасында тирән абруй казануы турында күптәннән беләм. Бу шәхеснең тормыш һәм хезмәт юлын гәзит битендә кыскача чагылдыру өчен сәбәп тә бар — 5 ноябрьдә ул 70 яшен билгели. Элек авыл балаларының югары уку йортларына керүе сирәк күренеш иде. Бу аларның укырга теләмәве түгел, ә матди мөмкинлекләр булмавы белән аңлатыла. Бик яхшы укыган, тирән әзерлекле егетләр-кызлар гына институтларга барырга батырчылык итте, анда кергән очракта исә теше-тырнагы белән тырышып укыды. Корманай авылының Авыргазы елгасы буендагы урамында үскән Роберт Борһанов — шундыйларның, ягъни вуз дипломы алган тәүге авылдашларның берсе.

Күңел табибы

20 октября

Кешелек физика, химия, математика, астрономия кебек фәннәрнең нечкәлекләрен җентекләп өйрәнеп, бу өлкәләрдә яхшы белгечләр әзерләнсә дә, кеше күңелен ачып сала белүче, тормыш сынауларында югалып калганнарга үз урынын табарга ярдәм итәргә сәләтле белгечләр әлегә бик аз. Шул ук вакытта зур тизлек белән үсешүче җәмгыятьтә күңел табиблары — психологлар ярдәменә мохтаҗлар саны арта баруы билгеле. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре раславынча, бүгенге көндә һәр дүртенче кеше психологик ярдәмгә мохтаҗ. 1980 елда металлурглар шәһәре Белоретка, педагогия училищесын “кызыл диплом”га тәмамлаган Людмила Занина башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә килә. Гомум программадан тыш ул балалар белән “Аралашу осталыгы” дәресләре үткәрә башлый, чөнки яшь укытучы бу тормышта бик күп нәрсә кеше белән аралаша белүгә бәйле булуын яхшы аңлый.