Замандаш

Алтын акыл белән

30 декабря

Адәм баласы якты хыяллар, матур хатирәләр белән яши. Көндәлек тормыш, дөнья мәшәкатьләре баштанаяк күмеп киткәндәй булса да, гомернең алтын минутларын искә төшерер, хәтер яңартыр мизгелләр тормышта кабатланып тора. — 14 яшьлек чакта без, авыл малайлары, Яңа елны бергә аулак өйдә җыелып каршыларга булдык. Мондый вакытта кем он, кем сөт, йомырка, кем май алып килә. “Урын ашы” пешерәбез, янәсе. Бу юлы без коймак пешердек, үзебезнең малайлар кулы белән әзерләнгәч, шулкадәр тәмле булган иде ул. Ә иртән торып тышка чыксак, дөньяны ап-ак итеп Яңа ел кары явып киткән. Күңелле, сөйләп бетерә алмаслык рәхәт. Ел саен 1нче гыйнвар иртәсендә мине әнә шул хис биләп ала, — ди Риффан Маһиянов. Халыкта: “Бәхетленең бәйрәме бергә була”, — диләр. Быел Риффан Нәби улы үзенең 60нчы Яңа елын каршылый. Кырык елдан артык гомерен халыкка хезмәткә багышлаган Риффан Маһиянов инде күп еллар Уфа шәһәре Совет районы хакимияте башлыгының иҗтимагый бәйләнешләр һәм халык белән эшләү буенча урынбасары булып эшли. Гомер буе җаваплы эшләрдә эшләп, хезмәт баскычларын фидакарьлек белән үткән җитәкче бүгенге көндә чын-чынлап үз эшенә чумып, халык гаме белән яши. Гади генә итеп әйткәндә, Совет районы халкы тормышында калкып чыккан һәр мәсьәлә аның йөрәге һәм акыл хезмәте аша үтеп, чишелеш таба. Социаль-профилактик үзәкләрнең эшенә юнәлеш бирү, депутатлар белән эшләү, районны төзекләндерү, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, дәвалау учреждениеләрен, йортларны ремонтлау, торак, гаилә мөнәсәбәтләре, хокук саклау проблемаларын хәл итү, үзидарә һәм ветераннар советлары белән эшләү һәм тагын әллә күпме мәшәкатьләр йөкләтелгән аның җилкәсенә.

Кирәк һәм терәк кеше!

29 декабря

Башкортстанның һәм Русиянең атказанган укытучысы, Русия һөнәри белем бирү өлкәсенең почетлы хезмәткәре Виктор Резяпов хакында кыскача гына итеп Җитәкче, Хуҗа, Укытучы, Сәяси эшлекле дип әйтеп булыр иде. Һәм кырык ел дәвамында халык хуҗалыгының иң җаваплы тармакларын җитәкләгән, һәр өлкәдә уңыш-казанышлары белән җуелмас эз калдырган әлеге шәхеснең бай хезмәт биографиясеннән чыгып, аңа карата бу сүзләрне, һичшиксез, баш хәрефтән язарга кирәктер. Баксаң, беренче чиратта, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә шундый югарылыкларга ирешкән, үзе эшләгән коллективта гына түгел, республика, ил күләмендә зур хөрмәт яулаган Виктор Резяповны тормыш һич кенә дә иркәләми... Виктор 1940 елның 29 декабрендә Дәүләкән районының Ивановка авылында Наталья Захаровна һәм Семен Иванович Резяповларның өч балалы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. — Әткәйне бөтенләй хәтерләмим. Мин җиде айлык вакытта ул сугышка китә һәм аннан әйләнеп кайтмый. Шуңа бик бәләкәй чактан хуҗалык йөгенә җигелергә туры килде, — дип хәтерли балачагын бүген җитмеш яшен түгәрәкләүче хезмәт ветераны. Әйе, дәһшәтле сугыш Виктор Резяповның балачагына да, ул чордагы бик күп балалар язмышына хас булганча үзенең ачы, гомергә дә хәтердән җуелмаслык төзәтмәләрен кертә.

Җирен бизәүче җитәкче

28 декабря

Яңа елның беренче көннәрендә районыбызның мәртәбәле, зур тәҗрибәле, яшь буын җитәкчеләр өчен яхшы остаз, Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе, республикабызның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәзиф Ихсанов олы юбилеен — 60 яшен билгели. Барлык гомерен җирдә эшләүгә багышлады ул. Шушы дәвер эчендә кооператив әгъзалары арасында гына түгел, районда, республикада яхшы эшләре белән абруй казанган, ләкин һәрвакыт тыйнак, тотанаклы булып кала белүче бу шәхес турында бик күп мактау сүзләре әйтергә мөмкин булыр иде.

Әмир абый — тере тарих ул

25 декабря

1946 елда хәрби киемен салган Әмир Фатыйхов Уфаның 15нче урта мәктәбендә үз белгечлеге буенча эшләвен дәвам итә, аспирантурада белемен камилләштерә. “К. А. Тимирязев исемендәге институттагы эшемне башкорт теле укытудан башладым, — ди Әмир абый. — 1950 елда татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылу белән мине татар филологиясе кафедрасы мөдире итеп куйдылар. Татар телен, бигрәк тә синтаксисны, коммуникатив планда укыта башладым”. Әмир Хәбиб улының гыйлем дөньясындагы тәүге хезмәте — Мәскәүнең Тел гыйлеме институтында 1953 елда “Башкорт телендә залог (юнәлеш) дәрәҗәләре” дигән темага якланган кандидатлык диссертациясе. 1950-1970 елларда басылып чыккан монографик хезмәтләре башкорт һәм татар телләренә нигезләнеп язылган. Мәкаләләре “Башкортстан укытучысы”, “Совет мәктәбе” журналларында, төркиятчеләрнең үзәк басмаларында дөнья күргән. 1956 елда филология факультетында башкорт, татар мәктәпләренә урыс теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләү бүлекләре ачылгач, программага чагыштырма грамматика фәне кертелә. Монда да Әмир Хәбиб улының ярдәменә таяналар. Яңа фәннең программасын төзү, укыту эшен аңа тапшыралар. Инде еракта калган җитмешенче елларда миңа да университетта Әмир абыйда уку бәхете тиде. “Бәхете тиде” дип матур сүз өчен генә язмыйм, чын дөресе дә шулай. Һәм аның элекке студентлары минем белән килешерләр дип уйлыйм. Укытучыбызны рәсми исемләп түгел, якын күреп, “Әмир абый” дип йөртә идек. Авылчарак гадилеге, ягымлылыгы, югары таләпчәнлеге һәм зыялылыгы белән бербөтенгә әверелгән. Җиткерәсе килгән тәнкыйтен, искәртүен дә шаян сүзгә, юморга төреп әйтә иде. Әйтик, кемдер дәрестә тәрәзә аша урамны күзәтсә — “муеның борылып калмасын”, ашанып утыручы булса — “кайсы җиреңә шулкадәр сыядыр”, кебегрәк сүзләр әйтеп үтә иде. Мин аның тавыш күтәргәнен, тиргәнгәнен хәтерләмим. “Тавыш күтәреп сөйләү, кычкырыну — көчсезлек билгесе. Әгәр тавыш куәте белән генә мәсьәләне хәл итәргә мөмкин булса, ишәк әллә кайчан таулар күчереп куйган булыр иде”, дип шаяру катыш әйткән сүзләре онытырлык түгел.

Буранда юл югалтмас тугры аттай...

24 декабря

Кеше гомере — чылбыр. Ул өзелгәнче адәм исән. Ә буыннары — гомер мизгелләре. Аларның бар агы, каралары, ә тагын бар гомерлеккә сабак булып калганнары. Уфа дәүләт авиация техник университеты профессоры, социология фәннәре докторы, социология һәм социаль технологияләр кафедрасы мөдире Равил Насыйбуллинның гомер чылбыры да әнә шундый буыннардан тора. Туймазы районы 2нче Кандра урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы чагы. Район гәзитендә беренче шигырьләре дөнья күргән. Түбәсе күккә тигән малайның. Әмма ул елларда гөрләп торган үзешчән сәнгать түгәрәгендә урын булмавы күңелен кыра. Менә тагын бер концерт башланырга тора. Сәхнә артында — мәхшәр! Ә Равил — тагын читтән күзәтүче. Шунда аны мәктәп директоры Касыйм Ишкилдин күреп ала. — Ә син нигә сәхнәдә түгел? — Миңа роль җитмәде.... — Нинди роль?! Син нәрсә, кемдер язган рольгә мохтаҗмыни? Үзең язасың бит син аларны! Хәзер үк сәхнәгә мен — концертны үз шигырьләрең белән ачасың! Дулкынлана-дулкынлана шигырьләрен укыган укучысына барысыннан да уздырып кул чаба остаз. Укытучы белән укучының күңеле — бер-берсен баетып торучы чишмә белән елга кебек икән, моны гомерлеккә хәтеренә салып куя егет. Башкорт дәүләт университетының дүртенче курсы. Фәнни коммунизм дәресе тәмамланып бара. Укытучы Равилгә мөрәҗәгать итә: — Ленин “Милли дәүләтнең өч тибы” дигән хезмәтендә ике төрле дәүләт турында язган. Аның фикер агышын тотып ал да, әйдә син өченче типны тасвирлап кара. Күп тә түгел, аз да түгел — юлбашчының үзе белән автордаш булырга чакыра ул студентны. Ә анысы башы белән әлеге эшкә чума. Шунда ул үзенә “фән җене” кагылганын сизми дә кала. Әмма алда бу “җен” үзен ничек кенә күрсәтә әле! Равил Талиб улы, диплом алгач, мәҗбүри өч елны мәктәптә укыта. Соңыннан исә язмыш аны республикада иң беренче философия фәннәре докторы, Уфа социология мәктәбенә нигез салучы билгеле галим Нариман Аетов белән очраштыра. Ул аның җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясе яклый һәм Уфа авиация институтында эшли башлый. Тиздән аны фәнни коммунизм кафедрасы мөдире итеп куялар.

Затлы нәсел галиме

23 декабря

Урал тауларының көнбатыш итәгендәрәк, бай, матур табигатьле Башкортстанның хозур бер урынында, хәзерге Иглин районының Иске Кобау авылында мәһабәт гәүдәле, әзмәвер кыяфәтле, җитез хәрәкәтле, ачык йөзле, солтанат кыяфәтле Солтан исемле бер егет үзе кебек үк чибәр, күркәм сыйфатлы Саимә исемле бер матур кызга өйләнә. Саимә бер елдан соң иренә мәхәббәтенең беренче җимешен бүләк итә. Нәселгә яңа дан китерсен дип, аңа Данис исеме кушыла. Данис бик тере, хәрәкәтчән, елгыр бала була. Аның киләчәктә зур, акыллы, атаклы галим булуын телиләр. Теләк фәрештәнең “амин” дигән чагына туры килгәндер. Урта белемне Данис үз авылында ала. 1959-1962 елларда армия хезмәтендә була. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый. 1967 елда аны тәмамлагач, Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында эшли. Кандидатлык диссертациясе (1975), докторлык диссертациясе (1999) яклый. Профессор дәрәҗәсенә үрли. Үз мәктәбен булдыра. 300гә якын гыйльми мәкалә авторы. 30лап китап, дәреслек, кулланма, методик күрсәтмә, 6 монография бастыра. Аның җитәкчелегендә күпләр кандидатлык диссертациясе яклый. Республика һәм ил күләмендә укытучылар әзерләгән хезмәтләре өчен Данис Солтан улы “Русиянең атказанган укытучысы” (1998), “Башкортстанның атказанган укытучысы” (1990), “Русия югары мәктәбенең мактаулы хезмәткәре” (2000) дигән исемнәргә лаек булды. Югары уку йортларында, нигездә, өч илаһиятлелеккә игътибар ителә: вуз таләпләренә җавап бирердәй яхшы лекция уку, фән белән җитди шөгыльләнү, җәмәгать эшләрендә катнашу.

Кешелекне дәвалый

21 декабря

Республикада кышлату ифрат катлаулы шартларда бара. Ничек тә терлекләр санын кыскартуга юл куймаска, аларның продуктлылыгын да төшермәскә кирәк. Бу эштә хуҗалыкларда ветеринария хезмәтенең дә роле зур. Үз эшчәнлекләренең асылына тирәнтен төшенеп, күңел биреп тырышканнар, гадәттә, нәтиҗәгә ирешә. Әлеге язмада сүзем — якын дустым, сабакташым, шундый тырыш һәм тынгысыз кеше, яхшы ветврач Рәзиф Хисаметдинов турында. Рәзиф Илеш районының Яңа Күктау авылында туган, урта мәктәптән соң армиядә хезмәт итә. Хезмәтен тутыргач, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетына укырга керә. Аны 1981 елда уңышлы тәмамлагач, Кушнаренко районының Ленин исемендәге колхозына эшкә тәгаенләнә. — Кушнаренкода эшләү — хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсе туплау чоры булды, — дип хәтерли Рәзиф Мирзасалих улы. — Колхоздан соң ун ел дәвамында районның Шәрип ветеринар участогы мөдире булып эшләдем. Ул участок 5 колхоз, 14 авылны хезмәтләндерә иде. Монда эшне башлаганда 2 хуҗалыкның 4 авылындагы сыер малларында туберкулез авыруы таралган иде. Совет чорында бу хакта авыз тутырып сөйләп тә булмый. Чирне җиңү өчен күп көч салырга, йогышлы авыруга дучар булган сыер, үгезләрдән арыну, тазаларын ныклы профилактикалау, вакцинация үткәрү кирәк булды. Ике ел дигәндә чир чигенде.

Чишмәнең җир улы

16 декабря

Җир — илнең иң зур байлыгы, чөнки ул кешелекне туендыручы. Шуңа да иген иккән, җиргә хезмәт салган, гомумән, аны кадерләгән һәм тәрбияләгән һәркем үзе дә олы хөрмәткә лаек. Андыйлар рәтенә, һич икеләнүсез, төрле вазыйфалар биләсә дә, гомерен җир эшенә багышлап, озак еллар Чишмә районы җир ресурслары һәм җир төзелеше дәүләт комитеты рәисе булып эшләгән, хәзерге вакытта “Геосервис” җәмгыятенә җитәкчелек итүче, белгечлеге буенча агроном Зөфәр Муллаяновны да кертергә мөмкин. Чакмагыш районының Иске Аблай авылында туып-үскән Зөфәр Чишмә тарафларына очраклы гына килеп юлыга. 1972 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, бер елга хәрби хезмәткә чакыралар. Совет гаскәрләренең Германиядәге төркеме составында үтәргә насыйп була аңа изге хәрби бурычын. Взвод, аннары рота белән командалык иткән лейтенант Муллаянов бу вакытта гаиләле була инде. Хәләлен, институтта үзе белән бергә укыган курсташы, шулай ук агроном белгечлеге алган Бәләбәй кызы Халисәне, Германиягә чакырттырып ала. Туган якларга кайтыр вакыт җиткәч, яшь гаилә әйберләрен контейнер белән тимер юл буйлап Чишмә станциясенә озата. Ә ул чорда, бүгенгедән үзгәрәк, тимер юл йөкләре шактый озак йөри, шуңа алданрак кайтып төшкән яшьләргә аны Чишмәдә көтеп торудан башка чара калмый.

Айдан икенчегә кайтып киләм әле...

10 декабря

Тәтешле районы шоферы Салават Гаянов шулай дип шаярып кына әйтсә дә, монда хаклык бар

Уйлап карасаң, кеше гомере бик кыска, бер мизгел генә. Ходай тарафыннан бирелгән шушы вакытның кадерен белеп, аның бер генә минутын да заяга уздырмыйча яшәүче кешеләр байтак арабызда. Тәтешле районының Кальтәү авылында яшәүче Фидәлия һәм Салават Гаяновлар — нәкъ шундыйлардан. Гомер буена тырышып эшләп, авылдашларына, туган колхозларына игелек күрсәтеп яши алар. Үзләре кебек үк тырыш биш бала үстерделәр, һәрберсенә югары белем алырга ярдәм иттеләр. Салаватка кече яшеннән үк “тимер җене” кагыла. Әтисе Габделхак ага шофер булып эшли. Салават та мәктәптә укыганда ук әтисенең “Газ-51” машинасын йөртергә өйрәнә. Беренче тапкыр автомобиль кабинасына утырганын да бик яхшы хәтерли. Әти-әнисе күрше авылга кунакка барганда Салаватны да үзләре белән алалар. Ул заманнарда техника юк, ат та булмаган, күрәсең, җиде чакрым араны җәяү үтәләр. Кайтырга чыккач, кечкенә Салават арый. Шунда утын төяп Тәтешлегә кайтучы машина куып җитә. Шофер әтисенең танышы булып чыга һәм малайны Кальтәүгә, өйләренә кертеп куярга ризалаша. “ЗИС-5” машинасының тишек-тошыкларыннан җил уйнап торган агач кабинасы ниндидер сихри дөнья кебек сеңеп кала бала күңеленә. 1971 елда Югары Тәтешле урта мәктәбен уңышлы тәмамлаган Салаватны Т-4 “Алтай” тракторына утырталар. Тырышып эшли, җир сөрә, башка эшләрне дә башкара, мактау грамотасы алырга да өлгерә, ләкин шофер булу хыялы күңеленә тынгылык бирми. 1974 елда колхоз идарәсе рөхсәте белән Әрибашта урман-техник мәктәбен тәмамлап, шофер таныклыгы ала һәм шуннан башлап автомобильдән аерылганы юк.

Мин бит авыл кешесе...

09 декабря

Шушы салкын көздә сиздермичә генә 80 яшем дә килеп җиткән. Хезмәт стажым да 60 елдан артык. Әле дә яраткан эшемне дәвам иткәнгә еллар шулай тиз үтәдер. Эшем студентларны укыту белән бәйле булганга картлык та үзен бик сиздермидер. Мин 1930 елда Авыргазы районының Корманай авылында туганмын. Сугышка кадәр гаиләбез ярлы булмады. Әтием Ягафәр Газиев “Яңа юл” колхозының баш бухгалтеры иде. Әнием — гади колхозчы. Шулай да күбрәк вакытын 6 баласын карауга-тәрбияләүгә бүлде. Мәктәп елларын мин сагынып искә алам. Беренче сыйныфны яхшы билгеләренә тәмамлаучыларны бүләкләгәннәрен әле һаман онытмыйм. Миңа 5 данә дәфтәр һәм кечкенә флакон хушбуй эләкте. Бүләк алу, әлбәттә, бик күңелле булды. Малай кешегә нигә хушбуй бүләк иткәннәрдер, аңламыйм, мин аның нәрсә икәнен дә белми идем. Әмма аны өйгә алып кайтып, горур рәвештә әниемә (аңа 36 яшь иде) бирдем. Без — сугыш алды һәм сугыш чоры балалары — ничектер үзгә, хәзергеләргә охшамаган, җиргә аерым бер ярату белән бәйләнгән идек, дип уйлыйм мин еш кына. Ун яшь тә тулмас борын өлкәннәр белән бергә авылның авыр эшләренә җигелдек. Урак чорында безнең ындыр табагыннан, басудан, тегермәннән, ат сараеннан кайтып кергәнебез юк иде. 5-7нче сыйныфлар укучыларын дәресләрдән соң яисә якшәмбе көнне бодай, тары утарга, чөгендер яки бәрәңге чүпләргә дә еш кына алып китә торганнар иде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»