Замандаш

Елмаеп килүче түрәдән сак бул

02 марта

М. С. Горбачевка — 80 яшь

Яз. Аның сынамышларына иртә килүеннән әллә ни мәгънә юк. Аның көттеребрәк килгәне ышанычлырак. Халык сынамышларына ышансаң, иртә яздан соң пыскак яңгырлы, салкын җәйне көт. Шулай да мартның тәүге ике атнасындагы кояшлы көннәр кыш суыгын чигендерә башлый. Дәүләт хакимлегенә кемнең килүенә һәм аның ни сәбәптән китүенә Русиядә генә чамадан тыш игътибар биреләдер. Безнең илдә хәтта өлкә, район җитәкчесенең алмашынуы да зур вакыйга буларак кабул ителә, шушы гадәти гамәлгә сәяси мәгънә салырга маташу да күренеп кала. Бу инде халкыбызның патша-хакимнәргә табынып, илдәге хәлләрнең аларның мәрхәмәте йә явызлыгына бәйләнгәнлегенә ышанудан киләдер. Шәхесләр дигәннән, И. В. Сталин вафат булганнан соң хакимлек дигән толпарның ияренә кемнәр генә утырып карамады. Яшьләр хәзер Маленков белән Булганинның түгел, Хрущев белән Брежневның да кем булганын, нинди эшләр башкарганын да белми. Һәм белергә омтылыш та юк шикелле. Ә бит Леонид Ильич бакыйлыкка күчкәннән соң ил башына, күз ачып йомган арада гына, Юрий Андропов белән Константин Черненко да килеп китте. Илле дүрт яшен тутырып атна үтүгә КПСС Үзәк Комитетында авыл хуҗалыгы мәсьәләләре белән шөгыльләнгән сәркәтип Михаил Горбачевны Генеральный итеп сайлап куйдылар. Янә бер ай үтүгә Горбачев Ленинградта шәһәр һәм өлкә партия-хуҗалык активы җыелышында чыгыш ясады. Бу Михаил Сергеевичның яңа сыйфатта тәүге һәм күп җәһәттән программа чыгышы иде. Телевидение әлеге җыелышны туры эфирда тапшырды. Трибунада дәрте ташып торган, көләч йөзле, чагыштырмача яшь генсек. Тәүдәрәк, сүз асылыннан бигрәк, яңа лидерның үзен тотышына, мәсьәләне аңлата белүенә игътибар итәсең. Язылганнан аерыла алмыйча, мең тапкыр тапалган фикерләрне кабатлаучы карт-корыга өйрәнгән безләргә фикерен иркен әйтә белүче җитәкчене күрү сәеррәк тоелды. Бу — бер булса, икенчедән, ил башына яшь кешенең килүе һәм һәркемнең күңелендә йөргән мәсьәләләрне биек трибунадан ачыктан-ачык ишетү тормышыбызда булачак үзгәрешләргә өмет уятты. Михаил Горбачев янында шул ук вакытта СССР Министрлар Советы Рәисе итеп тәгаенләнгән илле алты яшьлек Николай Рыжковны да күрү дәүләт җитәкчелегенә яңа типтагы, заманча фикерле кешеләр килүенә ишарә иде.

Давылларда чыныккан шәхес

26 февраля

Үз мәшәкатьләре белән үткән көндәлек тормышта без арабызда халыкка бөтен йөрәге белән бирелгән, аның мәнфәгатьләре белән яшәүче заман геройларын күп вакыт күрмибез. Тормыштагы авырлыкларны җиңәргә һәрвакыт әзер, халык өчен янып йөрүче, саф күңелле, дөреслек өчен үз-үзен аямыйча, бөтен барлыгын биреп көрәшүче, чорны, үзе яшәгән заманны матурлау өчен күп көч салган гади хезмәт кешеләре алар. Безнең героебыз да шундыйлардан. Әниф Әкрам улы Әкрамов 1930 елда Балтач районының Штәнде авылында туып үскән. Тормышның ачысын-төчесен шактый татырга туры килгән аңа: 11 яшендә чакта, 1941 елда, сугышның иң башында, әтисе фронтта һәлак булган. Әтисе авылдан берүзе җәяү хәрби комиссариатка китә, ә улы аны авыл капкасын чыкканчы озатып бара да, шуннан соң мәктәпкә укырга китә... Бу аларның соңгы күрешүе була. Зирәк, зур ихтыяр көченә ия, ирләрчә ныклы, чын мәгънәсендә чыдам, үз алдына бөек максат куя белгән һәм аңа ирешмичә туктамый торган егет Казанчы урта мәктәбен тамамлап, Аскын районының Кубияз мәктәбендә укыта башлый. Совет Армиясе сафында өч ел хезмәтен тәмамлагач, чибәр, төз гәүдәле, ягымлы, өлкән лейтенант үз алдына үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүне яшәү мәгънәсе итеп куя һәм Аскын районының Арбаш мәктәбендә укытуын дәвам итә. Читтән торып Бөре педагогия институтының филология факультетын тәмамлый, җиде ел Карткисәк мәктәбендә завуч булып эшли. Кешеләр арасындагы кара урмандай катлаулы мөнәсәбәтләр эчендә адаша белмәүче, көчле ихтыярлы, нык сүзле, энергияле яшь белгечне эшкә проблемалы мәктәпләргә җибәрәләр. Шулай Әниф Әкрам улы Балтач районының Ялангач мәктәбе директоры булып эшли, анда эшләр җайга салынгач, аны Асавка мәктәбе директоры итеп тәгаенлиләр.

Тимер-томырдан — ярты миллион сумлык тренажер залы

25 февраля

Оста куллы Владимир Николаев авыл яшьләренең хыялын тормышка ашырган

— Техниканы камилләштерү белән яшь чакта да шөгыльләндем, — дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. — Очаково тегү фабрикасында эшләгәндә мин тәкъдим иткән үзгәрешләр җитештерү куәтен арттырды, продукция сыйфатын яхшыртты. Мондый уңышка карамастан, сәләтемне үстермәдем. Туган ягыма кайтып төпләнгәч кенә башыма яңа идеяләр килде. Эчеп, тартып, бозылып йөрүче авыл яшьләренә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә теләдем. Аларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен тренажер залы ясау уе башка килде. Үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә колхозлар бөлде. “Металл аучылары” эшкә тотынганчы, авыл хуҗалыгы техникасының теләсә нинди ватык җиһазын кулга төшерү авыр түгел иде. Шул чорда ярыйсы гына запас туплагач, җиң сызгандым. Нәтиҗәдә, бер тренажер залына сыярлык җиһазлар ясадым. Аларның берсенең дә сызымын алдан төшермәдем. Һәммәсе дә башта уйланып кына эшләнде. Владимир Николаев 2005 елда хыялын гамәлгә ашыра башлый. Күнекмәләр ясау өчен җиһазлар ясалгач, башына тагын бер уй килә. Ул үзенең хезмәт җимешләрен Мишкә авылында урнаштырырга тели һәм район хакимияте башлыгына мөрәҗәгать итә. Аның тәкъдиме хуплана. 2007 елда махсус комиссия тренажер комплексын тикшерә һәм кимчелекләр тапмый. Тиздән Мишкә авылында “Виктория” балалар һәм үсмерләр сәнгатен үстерү үзәгендә тренажер залы ачыла. Якты һәм иркен бүлмәнең горурлыгы — бер-берсенә комачауламыйча берьюлы сигез кеше шөгыльләнә алучы комплекс. Бирегә атнага биш тапкыр мәктәп укучылары йөри. Кичке сәгать биштән сигезгә кадәр яшьләр көч туплый. Мәктәп укучылары бушлай күнекмәләр үткәрсә, яшьләр һәм өлкәннәр сәгатенә нибары 20 сум түли. Бу — символик хак. Билгеле, акча түгүчеләр җиһазларга да сакчыл караячак, бүленгән вакытны да нәтиҗәле файдаланачак. Залда берьюлы 16 кеше шөгыльләнә ала. Бүгенге көндә тренажерларны барлыгы йөздән артык кеше үз иткән. Әйткәндәй, комплексның һәр җиһазының үз тарихы бар икән. Бу хакта әңгәмәдәшем болай дип сөйләде.

Барысы да күңелдә!..

19 февраля

Сафуан дустым! Казан шәһәреннән ихлас сәламнәремне юллап калам. Синең белән күптән очрашканыбыз юк. Ара-тирә телефоннан гына хәл-әхвәл белешеп алабыз. Шундый заманнар килде бит хәзер: сирәк күрешәбез, хатлар язышмыйбыз. Ярый әле телефон бар. Заманга иярә алганнар SMSкалар аша сөйләшә, электрон почталар да бар. Ә без синең белән башка заман кешеләре шул. Башка заман дигәннән, сиңа да 70 яшь тула бит әле. Быелгы юбилейлар сезнеке инде — 41нче елгы шагыйрьләрнеке. Әле гыйнварда Чабаксарда булып кайттым. Анда Чувашиянең халык шагыйре, безнең уртак дустыбыз Юрий Семендерның җитмеш яшен билгеләделәр. Мин дә чакырулы идем. Бик матур очрашу булды. Сине дә кат-кат искә алдык. Казанда дустыбыз Рәдиф Гаташ та шул мәшәкатьләр белән йөри. Исәбе — үзебезнең туган якларыбызда да очрашу кебек берәр чара оештыру. Узганнарында, хәтерләсәң, бергәләп катнашкан идек, аның туган якларында булган идек. Майда — Ренат Харис, җәй айларында — Гәрәй Рәхим... Безнең Кадим дустыбыз Аралбай да шул хыяллар белән яшәп ятадыр инде. Әнисә Таһирова белән Радик Хәкимҗан да — синең яшьтәшләр... Кара әле, һәрберегез шигъриятебезнең асыл затлары бит сез. Әдәбиятта ничә дистә еллар мәйдан тоткан затлы шагыйрьләр... Гомер бәйрәмнәрегезнең — юбилейларыгызның да беренчесе генә түгел. Соңгысы да булмас әле.

Фәрит Җәләлов: “Туган җиремә кайтарасы бурычларым күп әле”

09 февраля

Фәрит Габделгазиз улы Җәләлов 1951 елның 11 апрелендә Илеш районының Сеңрән авылында туган. 1973 елда Бөре дәүләт педагогия институтының физика һәм математика факультетын тәмамлаган. 1973-1983 елларда — Илеш районының Рсай урта мәктәбе директоры. 1983-1996 елларда — Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре мәктәпләрендә һәм татар гимназиясендә директор. 1996-1999 елларда — Түбән Кама муниципаль институтында уку-укыту эшләре буенча проректор, 2000 елдан — ректор. 1996 елда — кандидатлык, 2001 елда докторлык диссертациясе яклый, 2003 елда профессор дәрәҗәсенә лаек була. 2005 елда ЮНЕСКО кафедрасының профессоры һәм Түбән Кама шәһәрендәге ЮНЕСКО кафедрасының җитәкчесе итеп билгеләнә. 2007 елда Президент указы белән “Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә. 17 китап авторы, 150дән артык фәнни мәкалә язган, 20 халыкара гыйльми конференциядә катнашкан, Швейцария һәм Франциядә стажировка үткән.

Искелек белән көрәш — аның канында

28 января

Югары Яркәй урта мәктәбен тәмамлаган Рәзиткә җиде юл чатында озак басып торырга туры килми: я туган районыңда эшкә кал, я югары уку йортына юллан. Авыл хуҗалыгын яңа баскычка күтәрү дәрте белән янган җитәкчеләр, эшче көчләр җитмәгәнлектән, урта мәктәп тәмамлаучыларны да, бер-ике елга булса да, авылда калдыру ягында. Рәзит ошбу юлны сайлый: бераз буыннар ныгысын, өс-башны караштырырга кирәк, аннары югары белем алырга була. Өлгергәнлек аттестаты алган егет басуда да, фермада да эшли. Тырышлыгын, уңганлыгын һәм яшьләр арасында абруй белән файдалануын күреп, Рәзитне колхоз комсомол оешмасы секратаре итеп сайлыйлар. Комсомоллыгы аны байтак озатачак әле: Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укыганда ул — институт һәм Уфа шәһәренең Совет районы комсомол комитетлары әгъзасы. Җир сөрә һәм ат җигә белгән егет “коры” агроном булырга гына җыенмый, студент елларын ул гыйльми эшләр белән шөгыльләнүгә ихлас багышлый. Эзләнүчәнлеге, белмәгәнен белергә тырышуы фән җитәкчеләре тарафыннан яклау таба. Биш ел уку дәверендә бихисап докладлар ясап, институт, республика, Бөтенрусия, Бөтенсоюз конкурсларында мактау дипломнары белән бүләкләнә. Төрле шәһәрләрдә йөри торгач, Рәзит шактый чарлана төшә. Шуңа да аны диплом алгач та аспирантурада калыр дип фараз итәләр. Әмма гамәли багажы җитмәгәнлеген ул яхшы аңлый һәм туган районына ашкынып кайта. “Урожай” колхозы басулары югары әзерлекле агрономны “ике куллап” каршылый. Ләкин биредә Нурлыгаяновка озакка төпләнеп калырга язмаган була әле. Район күләмендә үткәрелгән чараларда ялкынлы чыгышлары егеткә янә игътибар иттерә һәм аны район комсомолы җитәкчесе итеп чакыралар. Район секретарьлыгы бу очракта озакка бармый, өметлеләрне тагын да югарырак вазыйфаларга үрләтәләр, ягъни хезмәт мәктәпләре аша үткәрәләр. Ике ел эчендә аны ике колхозда партия оешмасы секретаре сыйфатында сыныйлар. Менә Нурлыгаянов янә “Урожай” колхозында. Бу юлы инде ул күптәнге танышлары, фикердәшләре арасында. Биредә кайда караганда да сынатырга ярамый. Югарыга күтәрелүнең хәзер кирәге юк, барлык белемеңне, сәләтеңне һәм көчеңне ошбу җирне баетырга, кешеләргә игелек күрсәтергә багышларга вакыт. Алай гына да түгел, ике-өч мең гектарлы “Урожай” җирен район, республиканың фәнни тәҗрибә мәйданына әйләндерүгә йөз тотарга. Институт елларында фәнни эшләр белән шөгыльләнү инстинкты шулай яңадан ныклап уяна. Бу вакытта аны, тынгысыз һәм инициативалы белгечне, колхоз рәисе итеп сайлап куялар. Рәзит Баязит улы үзенә нинди зур җаваплылык йөкләтелгәнен тирәнтен аңлый, шуңа да ул, “бәләкәй дәүләт” белән җитәкчелек итеп, тиешле нәтиҗәгә ирешүне намус эше итеп карый.

Кайткан чакта яшьлек язына...

27 января

Академик Раян Вахитовка — 75 яшь

Гәүһәр күрсәм, аның сокландыргыч матурлыгына хәйран калып карап торганым бар. Асылташларның салават күпере кебек балкып, төрле төсләр белән җемелдәве күңелгә сөенеч, якты хисләр өстәгән сыман. Талант ияләре дә шундый. Аларның иҗатта күптөрле сәләтләргә ия булуы — үзе бер гаҗәеп балкыш ул. Бу уңайдан Раян Вахитовны алыйк. Ул киң билгеле академик, танылган уйлап табучы, сәләтле шагыйрь дә. Болардан тыш, оста итеп җырлавы, халкыбызның музыка сәнгатен яхшы белүе үзе генә ни тора! Шундый сәләт кайдан килгән соң якташыбызга? Ул Салават районының заманында төпкел төбәк исәпләнгән Бишәүләр авылында туып-үскән. Кешене, минемчә, кайда үсүе түгел, ә табигый сәләт, тырышлык, фидакарьлек күтәрә. Р. Вахитовның шигырьләре дә шул хакта сөйли, туган ягының, аның гүзәл табигатенең бер җырчысы булуын раслап тора.

Талпынган — тауга менәр

26 января

Федераль программа ярдәмендә фермер Ринат Садрыев үз хуҗалыгындагы савым көтүен 100 башка җиткерергә ниятли

Тирән-Елга авылында үзенең җитештерү базасын булдырган Ринат Садрыев — Туймазы районында алдынгы технологияләр нигезендә сөт малчылыгын үстерү белән уңышлы шөгыльләнүче кыю карашлы фермерларның берсе. Зур тормыш тәҗрибәсенә һәм югары аграр белемгә ия булуы аңа биш елда эшчәнлеген киң җәелдерергә мөмкинлек биргән. — Шәһәрдә яшәсәм дә, туган җир үзенә тарткандыр инде. Минем әти дә гомер буе колхоз кырларында иген икте, — дип сөйли авыл эшкуары. — Башта 179 гектар җирне арендага алдым. Анда сабанашлык һәм күпьеллык үлән чәчтем. Бу вакытта авылдагы “Казнаковка” кооперативы тәмам бөлгенлеккә төшкән иде. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре миңа банкрот хуҗалыкның фермасын алырга тәкьдим итте. Бераз уйланып йөрдем: “Ферманы тергезергә көчем һәм мөмкинлекләрем җитәрме соң?” Шәһәрдә аралашып яшәгән дустым Әхәт Әхтәм улы белән киңәш тоттым. Әйдә, бу эшкә бергә тотыныйк, син дә инвестор булырсың, дидем. Икебезнең дә кулда күпмедер капитал бар иде. Тәвәккәлләргә булдык. Без килгәндә элекке сөтчелек фермасы бөтенләй буш тора иде, хәтта ишек-тәрәзәләрен, түбәсен сүтеп алганнар. Ике ел буе аны ремонтладык. Тәүдә кара-чуар токымлы 11 тана сатып алдык. Шул вакытта күршедәге “Илчембәт” кооперативы хуҗалары безгә эшлекле ярдәм кулын сузды. Кыш чыгару өчен сыерларны аларга бирдек. Алдагы көзгә инде үзебезнең фермада ремонт эшләрен бетердек. Тора-бара хуҗалыктагы мал көтүе дә ишәйде. Узган елда сыер малларының санын 146 башка җиткергән идек. Ләкин үткән елдагы каты корылык бәкәлгә сукты. Моңарчы без яшь маллар симертү белән дә шөгыльләнә идек. Көз үгезләрне сатып җибәрергә туры килде. Әмма сыерларны киметмәдек. Әле фермада 76 баш мал асралса, шуның 32се — савым сыерлар. Фермер сөйләвенчә, хәзер инде “Муллыяк” крестьян-фермер хуҗалыгының җир биләмәсе 400 гектарга кадәр ки-ңәйтелгән. Иген культураларын 200 гектарда үстерсәләр, күпьеллык үләннәр 124 гектарны били. Тагын да 58 гектар җир табигый көтүлек итеп файдаланыла.

Атказанган чын егет

18 января

Күптән түгел республикабызның Мәдәният министрлыгында шушы өлкәдәге алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы үтте. Алар арасында “Кызыл таң” гәзитенең якын дусты һәм даими авторы Ильяс Галиев та бар иде. Төрле басмаларда хәрби-патриотик темаларны, мәдәният һәм тәрбия, экология проблемаларын яктырту буенча күпьеллык уңышлы эшчәнлеге өчен Ильяс Сөнгулла улына “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Педагогия уку йортында, хәрби училищеда, дәүләт университетында укыган елларда ук төрле гәзит-журналларның актив хәбәрчесе, соңрак хәрби гәзитләрнең штаттан тыш корреспонденты, Мәскәү үзәк басмаларының авторы булды, Германиядәге совет гаскәрләренең, Идел буе һәм Урал хәрби округларындагы гәзитләр белән 30 елдан артык хезмәттәшлек итте. Нәкъ әлеге гәзит-журналлар аңа журналистика биеклегенә күтәрелергә юл ачты. Русия һәм Башкортстан журналистлар берлеге әгъзасы, мәгълүмат чаралары белән мәдәният учреждениеләре арасындагы элемтә буенча Уфадагы җаваплы хезмәткәр буларак, офицер Галиев Уфа гарнизоны хәрби хезмәткәрләре белән мәдәният эшлеклеләре арасындагы элемтәләрне ныгытуга күп көч салды, республика матбугатында һәм хәрби гәзитләрдә язучыларның, мәдәният һәм сәнгать әһелләренең иҗат уңышларын даими пропагандалады.

Һәр тарафта үз кеше

12 января

Гомеренең дүрт дистә елын уздырган Казан шәһәрендә аны, тәү чиратта, күренекле галим, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак беләләр. Кече ватаны — Чакмагыш районының Имәнлекул авылы халкы якташларын һәрвакыт ачык, игътибарлы һәм ихтирамлы, ярдәмчел булганы өчен хөрмәт итә. Тормыш иптәше Наилә ханым һәм уллары Булат белән Салават өчен ул — ныклы терәк, хәстәрлекле ир һәм әти, остаз, үрнәк, идеал. Баксаң, Идел буе федераль Казан дәүләт университетының тарих һәм сәясәт кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, 200дән артык гыйльми хезмәт авторы Ринат Нәбиев үзендә иң югары кешелек сыйфатларын туплап, шундый шәхес дәрәҗәсенә үсешү өчен көчне, тәү чиратта, туган Башкортстан туфрагыннан алган, шушы туфрактан яралган. Ринат биш балалы гаиләдә үсә. Әтисе Әхмәтгали абый һәм әнисе Гөләмзан апа балалары тәртипле, белемле, сәламәт, җитеш булып үссен өчен барлык көчен салалар. Бу җәһәттән Бөек Ватан сугышының барлык михнәтләрен кичеп, инвалид булып кайткан Әхмәтгали абый кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белә. Кызганычка каршы, бүген ул фани дөньялыкта юк инде, 85 яшендә гүр иясе була. Гөләмзан апа исә бүген дә акыллы сүзе, йөрәк җылысы, күңел илаһияте белән балалары өчен тормыш кояшы, яшәү көче бирүче нур булып тора.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»