Замандаш

“Үле шәһәр”не күргән солдат

13 мая

Чернобыльдәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Әлшәй егете Раян Габдрәкыйпов бүген Япониянең иң зур атом станциясендәге шартлауларны үз кайгысы кебек кабул итә, чөнки аңа Припять кебек “үле шәһәр”не үз күзләре белән күрергә туры килә. — Япон халкының бу көннәрдә ниләр кичерүен аңлау кыен түгел, аларга Ходай үзе ярдәм итсен, дип телисе генә кала. Мондый аварияләрнең иң кыены — аның нәтиҗәләрен бетерү. Радиация югары булган урыннарда эшләргә, күрәләтә үлемечле адымга барырга туры килә. Теге чакта безнең кебек солдатка радиациянең ниләргә китерә алуын бик аңлатып та бармадылар, әлбәттә. Шуңа күрә безгә диңгез тубыктан иде. Әмма бүген атом радиациясенең нәрсә икәнен сабый бала да бик яхшы белә. Ә инде Хиросима белән Нагасаки фаҗигасен үткәргән японнар турында сөйләп тору да артык, — ди бүген Раевкадагы зур шәхси предприятиенең башкарма директоры Раян Юныс улы. Раян Әлшәй районының Ташкичү авылында туып үсә. Армиягә алынгач, ракета гаскәрләренә, Карпат янындагы хәрби частька эләгә. Төгәл бер елдан аларны Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүгә озаталар.

Кыйгы — туган төягем, Салават белән Тәтешле — горурлыгым!

12 мая

Профессор Рәдил Мөхәммәтдиновка — 75 яшь

— Рәдил Кыяметдинович, Сез Кыйгы районында колхозчы гаиләсендә тугансыз, үзегез дә колхозчы булгансыз. Күркәм юбилеегызны республикада киң билгеле җәмәгать эшлеклесе һәм галим, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Президент каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе профессоры булып каршылыйсыз. Балалык елларыгызның авылда үтүе һөнәр сайлауга йогынты ясады, дип уйлыйсызмы? — Әлбәттә. Үземне белә башлаган вакытта туган авылым Түбән Кыйгыда 600дән артык йортта 1700ләп кеше яши иде. Күмәк хуҗалыклар төзү чорында авылда дүрт колхоз оеша. Авылыбыз халкы уңганлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән башкалардан аерылып торды. Җәйге айларда басуга кояш белән бергә чыгып, кояш баегач кына кайталар иде. Әтием озак еллар бригадир булып эшләде. Мине бәләкәйдән үк үзе белән янәшә арбасына утыртып йөртте. Дүрт кыз арасында бердәнбер малай булганым өчендерме, ул мине бик ярата иде, “арпа арасындагы бодай бөртегем” дип башымнан сыйпаганы хәтеремдә. Димәк элек-электән иген культуралары арасында бодай иң кыйммәтлесе саналган. Халык колхозда да тырышып эшләде, үз хуҗалыгын да алып барды. Йортларны чыршы-нараттан зур, иркен итеп төзеделәр. Ихата тутырып мал, кош-корт асрадылар, яшелчә, җиләк-җимеш үстерделәр. Авыл халкы бик тату яшәде, кешеләрдә бер-берсенә, аеруча өлкәннәргә ихтирам зур булды. Без, балалар, хәтта кышкы салкында да урамда өлкәннәр очраганда баш киемебезне салып исәнләшә идек. Моңа безне кем өйрәткәндер, белмим. Эчкечелек, урлашу, үзара талашу, сугышу кебек ямьсез гадәтләр авыл өчен ят күренеш иде. Күпләр ышанмас та, 18 яшемә җитеп, авыл урамында милиционер күргәнем булмады. Каядыр киткәндә ишек бикләү дә юк иде. Һәр йортта бишәр-җидешәр бала үсте. Кул арасына керә башлау белән бала-чаганы колхоз эшенә җәлеп итәләр иде. Иң авыры утауга йөрү булгандыр. Билчәннең тамыры бик тирәнгә китә, тартып чыгарырга көч җитми, өстәвенә энәләре кулга кадала. Шуңа химик утау уйлап тапкан галимнәргә гомерем буе рәхмәтле булдым.

Әхлакый батырлык

11 мая

Вил Мирзаянов шәхесе турында бер кәлимә

1950 ел. Туган авылы Иске Кәңгештә 7нче сыйныфны тәмамлагач, Вил ул елларда район үзәге Дүртөйледә саф татар мәктәбе булып танылган 1нче урта мәктәптә укуын дәвам итә. Соңрак, фән баскычларыннан югары күтәрелеп, химия өлкәсендә фән докторы дәрәҗәсен алгач, ул бу мәктәп турында түбәндәгеләрне язачак: “Мин гомерем буе мәктәбем белән горурланып яшим һәм үземне укыткан укытучыларны сагынып искә алам. Алар чын мәгънәсендә, сайлаган һөнәрләренә тугры булган һәм минем кебек бер телем икмәккә тилмергән, әмма белемгә сусап килгән авыл балаларын тәрбияләүгә барлык көчләрен салган. Укуымда мин математикага өстенлек бирсәм дә, башка предметлар да минем өчен авыр йөк булып исәпләнмәде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәгадәт апа Әгъләмова Г.Тукай, Һ. Такташ һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен укыганда минем язучы буласым килде”. Минем шәхси архивымда Сәгадәт апаның (ул да мине укытты) Вил Мирзаянов белән дәрестә беренче очрашуы турында бик матур истәлеге сакланган. мин аны тулысынча китерәм: “1951 елның 19 февралендә мине Дүртөйледәге 1нче мәктәпкә күчерделәр. Кайчандыр үзем дә анда укыган идем, хәзер исә 8-10нчы сыйныфларда татар әдәбияты дәресләрен алып барырга тиешмен. Бу вакытта мин Казанда укытучылар институтын тәмамлап, ел ярым чамасы гына укытучы булып эшләп алган идем. Район үзәгендәге мәктәптә эшләүнең җиңелдән түгеллеген белгән идем инде.

Яуланасы үрләр алда әле

06 мая

Шушы көннәрдә 50 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләүче, “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводының генеральный директоры, шәһәр Советы депутаты Раил Камил улы Фәхретдинов — Октябрьскийда билгеле шәхес. Булдыклы малтабар, даны Башкортстан һәм Русия киңлекләрендә таралу алган зур предприятие җитәкчесе булу белән бергә, бар булмышы белән туган төбәгенә хезмәт итүче, игелекле гамәлләре белән олы ихтирам яулаган мөхтәрәм зат та бит әле ул. Аның белән тәүге очрашу 2000 еллар башында булды. Раил Камил улының ул чактагы вазыйфасы — директорның финанс мәсьәләләре буенча урынбасары. Бу — “Альтернатива”ның Октябрьский геофизик аппаратуралар заводында ныклап урнашып, биредә тупланган матди-техник куәтләрне пластмассадан хуҗалык-көнкүреш товарлары чыгаруга юнәлеш алган чор. Ләкин искергән җиһазлар һәм технологияләр белән заманча продукция җитештерү мөмкин түгел. Шул ук вакытта 1998 елгы икътисади кризис барыбер үзен сиздерә — финанс мөмкинлекләре чамалы, хезмәт хакы түләү түгел, чимал сатып алырга акча җиткереп булмый. Әмма техник коралланышны тамырдан яңартмый торып, сатып алучыларны кызыктырырдай продукция дә чыгарырмын димә. Ә булган акчаны кая юнәлтергә соң? Финанс өчен җаваплы Фәхретдиновтан исә, әлеге үзенчәлекләрне исәпкә алу белән бергә, предприятиенең үсеш перспективаларын да тоемлау таләп ителә. Әйтергә кирәк, ул чакта финанс буенча урынбасар сайлаган юл бердәнбер дөресе булып чыкты. Предприятие алган табышның зур өлешен, шулай ук кредит ресурсларын җитештерү куәтләренә салу мөһимлегенә җитәкчелекне инандыра алды урынбасар. Нәтиҗәдә заводка Русиянең төрдәш предприятиеләреннән генә түгел, чит илләрдән дә заманча җиһазлар кайтарылып, цехларда пластмассадан савыт-саба, көнкүреш кирәк-яраклары җитештерү буенча дистәләрчә яңа линия ачылды.

Яшәү бәхете өләшүче

04 мая

Уфадагы 33нче поликлиниканың хирургия бүлеге мөдире, БРның атказанган табибы, РФ сәламәтлек саклау отличнигы Роберт Сәлим улы ӘХМӘТОВ белән табиб һөнәренең абруе турында сөйләшеп утырабыз. Эш көне ахырында соңлап килеп ишекне ачып, “фәлән табиб кирәк иде бит әле” дип мөрәҗәгать итүчеләр бетмәде. Роберт Сәлим улы андыйларның да һәрберсен игътибарлап тыңлап, аларга кирәкле табибларның иртәгәсе көнне кабул итү вакытларын аңлатып, ә өлкәнрәкләргә бу хакта язып кулларына ук тоттырып җибәрүе ихтирам уятты. Баштагы мәлдә әңгәмәбезнең шушы рәвешле берничә тапкыр өзелеп алуы минем файдага да булган икәнен соңрак кына аңладым. Чөнки бу миңа табибны оста һөнәр иясе буларак кына түгел, аның кешелеклелек сыйфатларын да ачык күрергә ярдәм итте. Шул мәлне тагын бер белгечкә аның алыштыргысыз киңәше кирәк булып чыкты. Роберт Сәлим улы әңгәмәбезне бүлеп, яшь коллегасына ярдәмгә ашыкты. — Сез бит хирург, ә үзегез әле генә хезмәттәшегезгә һәм авыруларга башка юнәлешләр буенча киңәшләр биреп чыгардыгыз. Бу каян килә? — дип кызыксынам. Роберт Сәлим улы шаян гына елмаеп куйды да күп нәрсәләрнең серләрен әңгәмә барышында ачып бирде. Бу уңайдан мин аның иң тәүдә тормышның төбеннән күтәрелгән табиб булуын, аның характерында чагылыш тапкан бик күп сыйфатларның шуннан килүен аңладым. Чыгышы белән ул Дәүләкән районының Яскаен дигән бәләкәй генә бер авылдан. Күрше Чуенчы авылына күчкәннән соң үсмер чагы һәм мәктәп еллары илгә бик күп олы шәхесләр биргән шушы авыл белән бәйле була. Абыйсы Альберт белән алар бик иртә әтисез калалар. Шуңа әнисенең төп ярдәмчеләре буларак бөтен йорт эшләрен алар башкара. Абыйсы хәрби училищега укырга киткәч инде болар барысы да үсмернең иңенә төшә. Тырышның тире кипмәс, диләр. Әнисе икенчегә кияүгә чыгып, өлкәннәр эштә булганда бала карау, идән юу, сөт аерту кебек эшләрне дә башкарырга туры килә аңа. Һәрбер эшне күңел биреп башкарган ятим баланы кызганыпмы, Ходай Тәгалә башка сәләтләрне дә аңа мулдан биргән, күрәсең. Шулай бервакыт танышларының баласы авырып китеп, аны күрше әбигә китерәләр. Шунда Роберт та кергән була, ул да үзенчә ярдәмләшә. Аның куллары шифасы сабыйга бик килешә. Соңрак баланы дәваларга гел аңа китерә торган булалар. Медицинага тартылуы да шуннан башлангандыр әле. Әмма мәктәпне тәмамлагач та Роберт башта үзен эшче һөнәрендә сынап карамакчы була. Ул Салават шәһәре заводларының берсендә слесарь булып эшли башлый. Шуннан армия сафларына алына. Ерак Көнчыгышта чик буенда хезмәт итә.

Үз эшеңә тугрылык

13 апреля

Билгеле галим, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, республиканың фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстан дәүләт аграр университетының туфракны өйрәнү һәм җир эшкәртү кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Илгиз Кави улы Хәбиров шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгели. Профессор Илгиз Хәбиров — туфракны өйрәнүче, экология һәм агроландшафт җир эшкәртү фәне өлкәсендә исеме дөньяга билгеле танылган галим. Ул Башкортстанда энергияне янга калдыру һәм экологик хәвефсез җир эшкәртү ысулына фәнни нигез салуга һәм аны эшләүгә зур өлеш керткән галим. Илгиз Хәбиров 1951 елның 8 апрелендә Яңавыл районының Ком авылында дөньяга килгән. Авыл эшчәннәренең тормышы җир белән тыгыз бәйләнгән. Крестьянның көндәлек авыр хезмәте, җирнең уңдырышлылыгын саклау һәм арттыру кебек мәшәкатьләр Илгиз Кави улына балачактан таныш. Җир кешесенең бу уй-хыяллары малайның аңында мәңгелеккә сеңеп кала һәм ул аны тормышка ашыруга гомерен багышлый. Илгиз Хәбировның Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керүе беркемне дә гаҗәпләндерми. Биредә ул яхшы теоретик белем алу белән беррәттән, производство практикасы да үтә. Яшь белгеч совхозда агроном булып эшләгәндә җир эшкәртү үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнеп, туфракка продукция алу чыганагы буларак кына карарга түгел, ә аның уңдырышлылыгын сакларга, пычрануга, эрозиягә юл куймаска кирәклеген төшенә.

Тел сафлыгы, иман пакьлеге...

09 апреля

Журналистика ветераны, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөфәр Хәмидуллинга 75 яшь

“Кызыл таң” гәзитенең 93 еллык тарихында татар журналистикасы үсешендә генә түгел, әдәбият, мәдәният, фән дөньясында да тирән эз калдырган байтак күренекле шәхесләр эшләгән. Әйтик, XX йөз татар һәм башкорт әдәбиятларына күз салсак, шушы чор классиклары исемлегендә “Кызыл таң”нан чыккан язучы-шагыйрьләр ярыйсы ук күренекле урын били. Башкортстанның халык шагыйрьләре Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Әнгам Атнабаев, Абдулхак Игебаев, халык язучысы Нәҗип Асанбаев, Салават Юлаев исемендәге премия лауреатлары Әнвәр Бикчәнтәев, Әсгать Мирзаһитов, Гыйлемдар Рамазановның исеме гәзитебез тарихында гына түгел, әдәбият елъязмасында да алтын хәрефләр белән язылган. Гариф Гомәр, Динис Исламов, Гайнан Әмири, Хәсән Сарьян, Рәис Габдрахманов, Вазих Исхаков, Фәнил Әсәнов, Якуп Колмый кебек әдипләребез дә әдәбият дөньясында тирән эз калдырган. “Кызыл таң” гәзитенең фән дөньясында да үз эзе, үз йөзе, үз сүзе бар. Абруйлы галимнәребез Үзбәк Гыймадиев, Суфиян Поварисов, Радик Сибәгатов, Рөстәм Кузеев, Марсель Бакиров, Илдар Низамов, Камил Гыйрфанов фәнгә юлламаны кайчандыр нәкъ “Кызыл таң” гәзитеннән алган. Һәм, әйтергә кирәк, югарыда аталган исемнәр айсбергның күзгә күренгән өске өлеше генә. Баксаң, төптә, тирәндә дә күпме хәзинә ята! Бу очракта без, әйтик, әдәбият, фән өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләре булып та, гомере буе журналистикага тугрылык саклаган, ахыргача “Кызыл таң” журналисты булып калган күренекле остазларыбызны күз уңында тотабыз. Язмабыз герое Зөфәр Гыйниятулла улы Хәмидуллин да нәкъ шундыйлардан. Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллин 2006 елның 14 апрель санында дөнья күргән “Кызыл таң” классигы” дигән мәкаләсендә аның хакында болай дип язды: “Зөфәр Хәмидуллин татар теленең тәмен белеп, бөтен нечкәлекләрен тоеп, бөртекләп, җентекләп язарга ярата. Ул гомер буе туган телгә игътибарлы, ихтирамлы булды. Тел мәсьәләсендә галимнәргә генә хас эзлеклелек һәм мантыйк белән эш итә торган журналист дип беләм мин аны. Аның журналистлык хезмәтенә, матбугат теленә кагылышлы проблемалы мәкаләләре дә игътибарга лаек. Яшь журналистларга менә кемнең мәкаләләреннән өйрәнергә кирәк! Әгәр дә яшьрәк чакта Казанга барып, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә, аннан соң аспирантурада укыса, кем белә, күптән инде билгеле галим булып киткән булыр иде”.

Исмәгыйлев мәктәбе

18 марта

Авыл хуҗалыгы фәнендә, атап әйткәндә, аның үсемлекчелек (игенчелек) тармагында киң билгеле мәктәпләр бихисап. Мәсәлән, Н. И. Вавилов, Д. Н. Прянишников, П. И. Лисицын кебек академиклар Русия данын барлык кыйтгаларга җиткерде. Башкортстан галимнәре дә бу исемлектә мактаулы урын алып тора. Сабир Кунакбаев, Солтан Тайчинов, Вәкил Гыйрфанов, Вәсил Хангилдин, Нәзиф Бәхтизин... Бүген студент, аспирант һәм кече гыйльми хезмәткәр үз укытучыларының эшен дәвам итәргә алынган икән, аларның бай мирасына мөрәҗәгать итми булдыра алмый. Шуларның берсе — Рафаэль Ришат улы Исмәгыйлев. Профессор Нәзиф Бәхтизиннан соң Башкортстан дәүләт аграр университетында ике дистә елга якын үсемлекчелек кафедрасы мөдире, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор, фән докторы... Үзенең фәнни мәктәбен оештырырга өлгергән галим шул мәктәпкә җитәкчелек итә. ...Аның белән тәүге очрашу, дөресрәге, күзгә чалынып калуы 1975 елда булды. Бөтенсоюз Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе Башкортстан галимнәре һәм аграр тармак белгечләре өчен фәнни-гамәли конференция җыйды. Темасы: “Уңыш үстереп алуны программалаштыру”. Конференциядә аспирант Рафаэль Исмәгыйлев та катнашты. Кичәге студент, бүгенге аспирант, Кунакбаев белән Бәхтизинның уң кулына әйләнеп баручы олпат һәм абруйлы галимнәрне тыңлаган саен үзе сайлаган теманың мөһимлегенә һәм кирәклегенә тагын да тирәнрәк төшенә иде. Ә аның төп темасы — ашлыкның сыйфат дәрәҗәсен күтәрү.

Лачынга һава кадерле

15 марта

Районыбыз һәрвакыт лаеклы кешеләре белән дан тотты. Бәрәкәтле Әлшәй җирендә 9 Советлар Союзы Герое һәм Дан орденнарының тулы кавалеры туып-үскән. Аларның хәрби казанышлары халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Кызганычка каршы, бүген дә сугышлар чыгып тора. Якташларыбыз ил сагына баса. Ватанга сөю, намус һәм хәрби бурыч — алар өчен изге, бәхәссез төшенчәләр. Русия Герое Рәфыйк Ихсанов — районыбызның аерым горурлыгы. Кыю очучы Рәфыйк Ихсанов Түбән Әүрез авылында районның иң матур табигать почмагында туып-үсте. Рәфыйкның әти-әнисе Рәшит Нурлыгаян улы һәм Миңнебикә Гариф кызы бөтен гомерләрен крестьян хезмәтенә багышлады, дүрт ул тәрбияләп үстерде. Балаларының өчесе әти-әнисе юлыннан китте, тик Рәфыйк кына язмышын армия белән бәйләде. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, Рәфыйкка язмышын билгеләргә башлангыч хәрби әзерлек укытучысы, запастагы офицер А. П. Сиухин булышлык итә. Ул малайларда чын мәгънәсендә хәрби эшкә кызыксыну уята. 8нче сыйныфта укыганда ук Рәфыйк хәрби очучы булырга хыяллана. Җентекле медицина комиссиясе үтеп, имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң ул Саратов югары хәрби авиация (вертолет) училищесы курсанты булып китә. 1986 елда училищены тәмамлап берникадәр очышлар ясаганнан соң, Рәфыйк үз теләге белән Әфганстанга җибәрүләрен сорап рапорт бирә. Әфганстанда ике елга якын хезмәт итә, 280 хәрби очыш ясый. Аңа хәрби операцияләр барышында күп тапкырлар катлаулы хәлләргә тарырга, үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә... Рәфыйк Ихсанов Әфган сугышыннан күкрәгенә “СССР Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән өчен” ордены һәм иңенә өлкән лейтенант погоннары тагып кайтып төшә. Шуннан соң Львов өлкәсендә хезмәт итә. Тәҗрибәле хәрби очучы буларак, эскадрилья командирына кадәр юл үтә. СССР таркалганда ул Карпатта хезмәт иткән була. Украинада хәрби ант кабул итү тәкъдимен кире кага һәм 1992 елда капитан Ихсанов Юрий Гагарин исемендәге Хәрби-Һава академиясе тыңлаучысы булып китә. Аны тәмамлаганнан соң Буденновск шәһәренә вертолет эскадрильясы командиры урынбасары итеп җибәрелә. Анда ул чакта хәл бик катлаулы була. Басаев бандасы котырына, госпитальдәге кешеләрне әсир итеп алалар, үтерәләр, талыйлар.

Күңел матурлыгы көләч йөзенә чыккан

12 марта

Башкортстанның сәламәтлек саклау өлкәсенә керткән гаять зур гыйльми һәм гамәли эшләре белән дан-шөһрәт алган авылдашым — медицина фәннәре докторы, профессор, академик Риза Шәехҗан улы Магазов — барча кардәшләребезнең, милләттәшләребезнең горурлыгы. Магазовлар — элекке хәрби очучы, запастагы полковник, билгеле язучы Азат аганың һәм табибларның остазы, танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаның Миякә районында туганлыгын белә идем. Азат Магазов белән берничә тапкыр якыннан очрашырга, бер өстәл артында утырырга да туры килде. Ә Риза абзый белән очраклы рәвештә, Казан шәһәренең 1000 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында танышу бәхете тиде. Танышып, сөйләшеп киткәч, “Туган, син бит минем авылдаш”, дип истәлеккә бер китабын да бүләк иткән иде. Соңрак Риза Шәехҗан улының биографиясе һәм хезмәт юлы белән якыннан таныштым. Ул 1932 елның 4 гыйнварында (паспорт буенча — 10 мартта) Миякә районы Яңа Ишле авылында укытучы гаиләсендә дүртенче бала булып туган. Әтиләре Шәехҗан Сәбәхетдин улы олы ихтирамга лаек укытучы була. Әниләре Әминә Муллаәхмәт кызы исә чын мәгънәсендә гаилә учагын саклаучы, олы йөрәкле, бала бәгырьле кеше булып кала. Зыялылар затыннан буларак, Магазовлар гаиләсендәге балаларның барысы да (алар 8 бертуган) белемгә омтыла. Аларның һәрберсе үз һөнәренең остасына әверелә. — Минем балачак Яңа Ишле, Баязит, Сатый, Чулпан авылларында үтте, — дип сөйли якташыбыз. — Ул тарафлардагы Ходай биргән хозурлыкны, анда яшәүчеләрнең тырышлыгын, эшчәнлеген, шул матур авылларны урап аккан саф сулы, балыкка ифрат та бай Өязе елгасын гомергә онытасым юк. Кайда гына йөрсәм, нинди генә диңгез буенда, ял йортында булсам да, балачактагы өянкеле Өязе ярларын мин бүген дә сагынам. Хәтта иң татлы төшләремне дә шунда күрәм. 1938 елда әтиләре Чулпан авылындагы башлангыч мәктәпкә директор итеп җибәрелгәч, Риза шунда беренче сыйныфка укырга төшә. Башта латин хәрефләрен өйрәнә. Өченче сыйныфны тәмамлаган елны Бөек Ватан сугышы башлана. Яше җиткән барча ир-ат фронтка китә. Шәехҗан Сәбәхетдин улын да Хезмәт армиясенә алалар. Мәктәптә директорлык вазыйфасы Магазовлар гаиләсендәге өлкән кыз Раузага йөкләтелә. Табигате белән зирәк, откыр Ризага уку җиңел бирелә. Бишенче сыйныфтан ул Чулпаннан җиде чакрым ераклыкта урнашкан Җилдәр авылындагы урта мәктәптә укый, шунда өлгергәнлек аттестаты ала.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»