Замандаш

Атасы балыкчы булса, бала да суга карый

27 апреля

Безнең Иске Шәрәй авылы Кырмыскалы районының иң ямьле төбәгенә урнашкан. Авыл яныннан боргаланып Агыйдел ага. Аның аръягында җиләк-җимешкә, печәнгә, утынга бай урман башлана. Шул матур авылда 1930 елның 14 апрелендә язның бер ямьле көнендә, кошлар килгәндә, бозлар кузгалып, җирләр ачылганда безнең әткәй Бәширов Мөхәяр Мотаһар улы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Ерак бабалары беренче булып бу җирләргә килеп аяк баскач та балыкчылык, сунарчылык һөнәренә тотынганнар. Элек-электән Уфага балык, куян, ит, балан илтеп сатканнар. Безнең әткәй дә өлкәннәргә ияреп, яшьтән балык, куян сатарга йөргән. Хәзер инде ул чакларны сагынып кына искә ала. Сугыш елларында аларны ачлыктан шушы һөнәрләре алып кала. Бер үк вакытта колхоз эшенә дә өлгергән әткәйнең “тылдагы хезмәтләре өчен” медале бар.

“Язлар килгән саен бу дөньяга мин яңадан туган кебекмен”

17 апреля

Җиргә тагын язлар килде. Ташкын сулары белән ярсып, нурланып. Бу мизгел күңелдә аңлатып бирә алмаслык хисләр давылы уята: күңелле уйлар өермәсенә чорналып, киңлекләрдә адашасы, уянып кына килгән тереклекнең һәр сулышын тыңлыйсы, гөрләвекләренә кушылып җырлыйсы килә, ә һавасы… әйе, апрель бу!

Алышларда азаматлар җиңә

12 апреля

— Безнең эштә хушкүңеллелеккә урын булырга тиеш түгел, чөнки без халык белән эшлибез. Ә халык аерым кешеләрдән тора. Кеше безгә яклау эзләп иң соңгы инстанция буларак килә. Әгәр без дә хәл итмәсәк, ул кая барырга тиеш? Шуңа бүгенге эшне беркайчан да иртәгәгә калдырмагыз, — дип Марсель Исмәгыйль улы иртәнге оперативканы тәмамлады. Менә шулай секретаребыз һәр иртәдә безне җыеп ала да, көнлек эш күләмен билгеләгәннән соң, аның никадәр мөһимлеген аңлата. Ә “без” дигәнем — райкомның пропаганда һәм агитация, халык теле белән әйткәндә, үгет-нәсыйхәт бирү һәм коткы тарату бүлеге мөдире Шәриф Сәетов, сәяси мәгариф кабинеты җитәкчесе Светлана Вәлиева һәм бүлек инструкторлары Марат Зыятдинов белән мин фәкыйрегез. Шәриф Сәет улы белән Светлана Рәшит кызы — райкомда “чарланган” кешеләр, Маратның партия органындагы хезмәт стажы — ике атна, ә мине исә ике-өч көн элек кенә район гәзите редакциясеннән күчереп утырттылар.

Алтын - җирдән, галим илдән чыга

22 марта

Русия Фәннәр академиясенең гамәли әгъзасы Ривнер Ганиевка - 75 яшь

Базы елгасы түбәненә таба Агыйделгә төшәр булсагыз, сезгә эреле-ваклы байтак авылларны үтәргә туры киләчәк. Нигезләнү һәм көн итмеш тарихы, халыклары кылган кәсепләре җәһәтеннән төрле булсалар да, әлеге авылларны уртак бер нәрсә берләштерә: Рсай, Этәй, Теләпән, Түбән Яркәй, Кужбахты белән Яңа Нәдер арасында борынгы тарихлы Тәҗәй дә ята. Бу авылның данлы үткәне турында чишелеп бер сөйләшергә насыйп булыр әле. Әмма шуны тәкрарлау фарыздыр: җегәрлелек, укымышлылыкка омтылу, дөнья көтү дәрте, барыбер, буыннан-буынга күчә килә. Мәшһүр галим Ривнер Фазыл улы Ганиевның фән юлыннан шулкадәрле уңышлы үтүе, әлбәттә, башка субъектив сәбәпләр белән дә бәйләнгән. Малайның әтисе Фазыл сугышка кадәр, егерме биш яшендә, партиянең район комитеты секретаре дәрәҗәсенә җиткән, офицер булып, фронтта башын салган. Ул чорлардагы авырлыклар турында янә сүз кузгатмыйк. Бәла-каза, ятимлек бер генә гаиләне дә урап үтмәгәндер. Ривнер да сеңлесе белән әнисе, картәнисе кулына карап калган. Бераздан үги әти сыйфатында гаиләгә ир заты килеп кергәч һәм балалар ишәйгәч тә Ганиевлар арасындагы мөгамәләләр ихласлыгына, рухи иреклеккә бу хәл йогынты ясамаган.

Балачак хыялына тугрылык

18 февраля

1953 елда Чакмагыш төбәгендә тәүге нефть ятышы ачыла. Арлан нефте тарихы да шушы чор белән бәйле. 1957 елның ахырында Калтасы — Чакмагыш — Уфа нефтьүт-кәргеченең тәүге чираты файдалануга тапшырыла. Ә ике ел үтүгә “Чакмагыш” нефть кудыру станциясе төзелеп эшкә кушыла. Станция резервуарларына тәүге “кара алтын” агымы килә башлый. Район тормышындагы шушы тарихи вакыйгалар чорында Рапат авылыннан Иске Калмашка Шәйдуллиннар гаиләсе күченеп килә. Ришатка ул вакытта җиде яшьләр чамасы була. Яшьтәшләре белән айлы төндә яшел тугайда мал саклаганын әле булса хәтерли. Учак тирәсенә җыелып, авыл малайлары белән гәп коралар, иң серле булып тоелган хыяллары белән уртаклашалар. Күбесе киләчәктә шофер, очучы, хәрби кеше булачагын күзаллый. Ә Ришат авылдан ерак түгел урнашкан резервуарларны инде күптәннән күзәтеп йөргән була.

“Ильич лампаларын” кабызган кеше

11 ноября

60нчы елларда берничә район авылларына беренче электр уты биргән Әкрам Галиев күркәм юбилеен — 80 яшен билгеләде

Әкрам абый белән безне, чын мәгънәсендә, “Кызыл таң” дуслаштырды. Гәзитебезнең даими укучысы буларак, ул мине үзе эзләп тапты. — Язганнарыңны күптән укып барам, үзеңне дә бер күрәсем килә! — дип шалтыратты ул. Шул көнне үк күчтәнәчкә бер банка бал кыстырып, егетләрчә җитез атлап килеп тә җитте. Аның күчтәнәченнән баш тарту мөмкин түгел икән. Ник дисәң, бер банка бал — аның “фирменный күчтәнәче”! Кемгә генә кунакка барса да, балсыз аяк атламый. Шуңа да аны Раевкада күпләр яратып “Бал бабай” дип тә йөртә. Пенсиягә чыгу белән умарта үрчетә башлаган. — Хәзер инде биштән артыкка көч җитми! — дигән була үзе бу хакта сүз каткач, сиксәнне тутыруына ишарә ясап. Әмма мин үзем дә бәләкәйдән умарталы йортта үскән малай: биш умартаның күпмерәк булуын һәм нигә торуын чамалый алам. Тракторчы әткәебез аны ике-өчтән арттыра алмады. Тик шулардан алган бал да ел әйләнәсенә татлы ризыктан өзмәс иде. Ул гына да түгел, туган-тумачага, читтә яшәүче бала-чагага бирергә дә, Әкрам абзый кебек, барган бер җиргә күчтәнәчкә кыстырып барырга да җитәр иде. Шул өч умарта карауның да нәрсәгә торуы яхшы таныш миңа: корт аерган көннәрдә кулдан калак белән таба төшми, ә күчне җыйгандагы бәләкәй генә хата да зур бәлагә китерә. Һәрхәлдә, күче белән чага башлаган корттан тәгәри-тәгәри котылырга тырышкан чаклар булды. Андый чакта үлемнән йорт янында гына шаулап аккан салкын сулы чишмә коткаргандыр. Шуларны күз алдына китергәч, биш умартаны берүзе эш итүче 80 яшьлек картка бары тик сокланып кына карый алам. Хәер, Әкрам абыйга карата “карт” сүзен куллану да шартлыча, аның олы яшен истә тотып кына. Үзе ул һаман да егетләрчә. Шәплеге дә, шаянлыгы да, җор теллелеге дә. Бу хакта үзенә әйтсәң, “Мин бит юкка гына “Кызыл таң” алдырмыйм, җор теллелек, тел байлыгы аңардан!” ди.

Гомер сынаулары

05 ноября

Ә бит, чынлап та, гомер сынаулардан тора. Өлкән буын өлешенә алар ишелеп дигәндәй төшә. 80 яшь үренә чыккан Фәния һәм Мөнәвир Әхмәдуллиннарның язмышы да моны ачык раслый. Әлеге гаилә Бүздәк районының Урзайбаш авылында үрнәкле санала. Агымдагы ел исә Әхмәдуллиннар өчен шуның белән истәлекле — июньдә Фәния Фәткелбаян кызының 80 яшьлек юбилеен билгеләделәр, октябрьдә гаилә корып олы тормыш юлына чыгуларына 60 ел тулды. Сугыш чоры балалары, “безнең буын иртә өлгерде”, дип кабатларга ярата. Гитлер явы чыкканда ун яше генә тулган Фәниягә дә турыдан-туры кагыла бу сүзләр. Ил өчен авыр еллар үсмерләрне дә тормышка тиз өлгертә. Фәниягә, бишенче сыйныфка җиткәч, укуын туктатып торып, колхоз эшенә җигелергә туры килә. Ә алда сынауларның яңалары көткән икән. Унҗидесе дә тулмаган яшь кызны хезмәт фронтына Свердловск өлкәсенә җибәрәләр. Биредә ике ел торф чыгара. Аннары Караидел районында эшли. Менә шулай кечкенәдән хезмәттә чыныгып үсә ул.

Тыйнак кеше, ярсу иҗатчы

10 августа

Суфиян Поварисовка - халык язучысы исеме!

Күп укучыларны гаҗәпләндергәндәй, Суфиян абый Поварисовның фамилиясе башта минем өчен дә сәеррәк яңгырый иде. Әмма язучының тәүге әсәрләрен укып, геройларының язмышын үз иткәч, алар белән шатлык һәм сагыш кичерә торгач, әдипнең фамилиясенең мөселман халкы өчен сәер яңгыравы бөтенләй истән чыкты. Тормышта еш кына шулай була бит — танышкан чакта кешенең ниндидер сыйфатына сәерсенеп карыйсың, әмма шәхес сиңа ошаса, моны бөтенләй онытасың. Суфиян абый белән дә шулай булды, күп тә үтми мин аның исем-шәрифләренең ятрак тоелуына бөтенләй игътибар итмичә, фәкать иҗаты белән соклануга күчтем. Шул ук вакытта аның әсәрләрен укып, геройларының үзләрен ничек тотуын күреп, язучының әйтергә теләгән фикерен тоеп, әдипкә карата ихтирам белән бергә, аннан бераз курку хисе дә барлыкка килде күңелдә. Поварисов бигрәк акыллы, бигрәк дөрес, бигрәк катгый, усал кеше булып күз алдына хәтта килә башлады. Ә инде аның университетта укытуын, фән докторы, профессор икәнлеген белгәч, бу тойгы тагын да үсә, ныгына төште. Һәм мин аның белән утыз елдан артык таныш булсам да, һичкайчан якынлашмадым, аралашмадым, әсәрләрен уку белән генә чикләнеп килдем. Шул ук вакытта ара-тирә күңелдә “ни өчен шундый олы язучының иҗаты турында да, үзе хакында да бик сирәк языла” дигән уй туа иде.

“Тукай рухы миңа каннан бирелгән”

09 июля

Мәскәүдә яшәүче күренекле тәрҗемәче, Русия Язучылар берлеге әгъзасы Венера Думаева-Вәлиева күптән түгел туып-үскән ягы Башкортстанда булып китте, “Кызыл таң” гәзите редакциясенә дә керде. Без аның белән тормыш һәм иҗат юлы, шулай ук республикабыз мәгарифендә якты эз калдырган әтисе Сәләх Думаев һәм тормыш иптәше, 43 яшендә Ленин премиясе алган мәшһүр академик Камил Вәлиев турында сораштык. — Венера апа, Сезнең кыз чактагы фамилиягез Думаева каян килеп чыккан? Мин аны башка беркайда да ишеткәнем юк. Гомумән, сүзне әтиегездән башлау урынлы булыр. — Әтием Сәләх Гыйзетдин улы фамилияне үзе уйлап тапкан. Дәүләт думасы белән дә, шагыйрь Нәҗип Думави белән дә бәйле түгел, “Думать” дигән урыс сүзенә телчеләргә хас осталык белән төрки яңгырашны бергә кушкан. Ул Әлшәй районының Гайниямак авылында фәкыйрь гаиләдә туып, сабый чактан ук тома ятим калып, картәнисендә үскән, Бәләбәйдә балалар йортында тәрбияләнгән, педагогия техникумына кергән. Укыган чагында Әлшәйнең Никифар авылы кызы Суфия Әсәнова белән танышып гаилә корган. Техникумны иҗтимагый фәннәр укытучысы белгечлеге буенча тәмамлагач, аны Стәрлебаш крестьян яшьләре мәктәбенә эшкә җибәрәләр, аннары Баймактагы ФЗУ мәктәбендә, “Таналык” совхозындагы уку йортында мөдир була һәм Кушнаренко педагогия техникумы директоры итеп тәгаенләнә. Мин шунда 1935 елда туганмын.

Йөрәгендә кеше язмышы

17 июня

“Кызыл таң” акциясе:“Суфиян Поварисовка —халык язучысы исеме”

Күренекле әдип, галим Суфиян Поварисовка халык язучы исемен бирү турында “Кызыл таң” гәзитенең тәкъдимен бик күп гәзит укучылар күтәреп алды. Редакция почтасына килүче күпсанлы хатлар шул хакта сөйли. Әлеге тәкъдимне хуплап, бу хатларны “Суфиян Поварисовка — халык язучысы исеме” дигән рубрикада урнаштыра башлыйбыз һәм сез дә “Кызыл таң” гәзитенең әлеге акциясенә ихлас кушылырсыз, дигән теләктә калабыз. Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов 1924 елның 29 августында Илеш районының Тыпый авылында туган. Бу районда мин берничә ел укытучы булып эшләдем. Районда ачык йөзле, киң күңелле, эшсөяр кешеләр яши. Балада ата-ана каны дәвам иткәндәй, Суфиян аганың йөрәгендә райондашларындагы иң асыл сыйфатлар илаһилаштырылган. Язучы буларак, райондашлары хакында “Бәхет турында легенда” (башкортча да, урысча да нәшер ителде), “Авыл язмышы кем кулында” дигән китаплар басып чыгарды. Аларда йөзләгән хезмәт батырларының образы чагылдырыла. Прозага ныклап үткән гасырның 60нчы елларында кереп китте ул. “Кызыл таң”да эшләгәндә төрмәгә утыртылырга тиешле бер яшь кызны тәрбиягә алып, коткарып кала, эшкә урнаштырып, яхшы кешеләр атлый торган каты юлга бастыра. Нәтиҗәдә “Яратам сине, тормыш!” исемле повесть языла. Аннан соң унга якын повесть, хикәяләр, тугыз роман да дөнья күрә, әсәрләрендә ул үзенең чын мәгънәсендә халык язучысы икәнлеген исбат итте. Бөек язучы, Хезмәт Батыры, сүз сәнгате остасы, академик, төрки телле халыклар арасында алтын багана булып балкыган, академик Коган әйткәнчә, бөтен дөнья әдәбиятына күкрәк киереп кереп китәрлек мөмкинлеге булган, татар, башкорт халкына аеруча күп изгелекләр кылган, репрессиянең коточкыч фаҗигасенә эләккән якташыбыз Галимҗан Ибраһимов турында әсәр язарга бер генә каләм остасы да җөрьәт итмәде. Ә менә әдәбиятыбызның аксакалы, Бөек Ватан сугышы каһарманы Суфиян агабыз куркып тормады, аның турында тотты да трилогия-эпопея иҗат итте: “Пәйгамбәр таңы”, “Күкнең җиденче катында”, “Оҗмахка бер адым” романнары. Бөек Ватан сугышы турында янә бер трилогия (“Язмыш корбаннары”, “Ут эчендәге мәхәббәт”, “Канлы бәхет” романнары) нәшер итүе Суфиян Шәмсетдин улының бөек талант иясе булуын раслый. Ул егермеләп сәхнә әсәре авторы да. Аек карашлы тәнкыйтьче. Ялкынлы публицист. Күренекле галим. Остазыбызны кеше язмышы нык борчый.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»