Замандаш

“Кыю фикерләр һәрвакыт тәнкыйтьләнә”

05 сентября

Башкортстанның атказанган юристы, якташыбыз Гаяз ФӘЙЗУЛЛИН шулай ди

— Гаяз Габделисламович, бүгенге көндә Сез Башкортстан, Татарстан һәм Мәскәүне тоташтырган юлларга тузан төшермәскә тырышасыз. Шушындый тынгысыз эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак төрле дәрәҗәдәге уртак проектлар, хыяллар, өметләр чынга ашып тора. Мондый уңышларга ирешү өчен нинди сәләтләргә ия булу кирәк?

Гомер бушка узмаган

24 августа

Күренекле дәүләт эшлеклесе, Башкортстанның законнар чыгару һәм башкарма власть органнарында югары вазыйфаларда эшләгән Риф Миңнегали улы Латыйповка 70 яшь тулды. Ул байтак дәүләт бүләкләренә лаек булган шәхес. Аның балачагы, үсмер еллары сугыш чоры балаларыныкыннан аерылмый диярлек. Гомумән, гомер баскычлары, яулаган үрләр үзенчәлекле дә, бай эчтәлекле дә. Болар аның “Балаларыма” дип исемләнгән истәлекләреннән ачык күренә. Әйткәндәй, алар тормыш иптәше Мөнҗия Зыязетдин кызы белән лаеклы алмаш — ике ул: Роберт һәм Марсельне тәрбияләп үстерделәр. Биш оныклары бар.

Айдаголның асыл егете

04 августа

Әлшәйнең утыз йортлык төпкел авылында туып-үскән Риф Нәбиуллин күрше Миякә районында иң уңган җитәкчеләрнең берсе булып танылды

Рифкә лидерлык сыйфаты, оештыру сәләте, һичшиксез, тумыштан бирелгән. Әмма егетнең тормышта югалып калмавында язмыш та үз ролен уйнагандыр. Кызганычка каршы, ачы язмыш. “Җәрингә укырга барасы” Риф әтиләренең фаҗигале үлемен яхшы хәтерли. — Дүрт баласы бар, бишенчесе туарга тора, үзе эшкә чәмле — тегермәнче итеп Мидхәтне куйсак, бик дөрес булыр. Зур гаилә өчен тегермәннең өе дә иркен, — дип, Айдагол халкы ул көзне Рифнең әтисенә тирә-якка данлыклы су тегермәнен ышанып тапшыра. Чак очын-очка ялгап яшәгән күп балалы гаилә өчен бу үзе бер язмыш бүләге булып күренә. “Бүләк”нең зур бәла булып чыгасын алдан белсәң иде дә бит!

Коллектив аны кул чабып каршы алды

31 июля

Бүген күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Тәлгать Сәгыйтовка 70 яшь тулды. Ул зур тормыш баскычлары үткән, югары вазыйфалар башкарган шәхес. Мин аның 1990-1997 елларда “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире булып эшләгән чорына гына тукталып үтәм. “ХХ гасырның онытылмас 90нчы еллары” дип йөртелә хәзер бу чор. 1990 елда Башкортстан Югары Советының тәүге утырышыннан соң баш мөхәррир Мансур Әюповның Министрлар Советына эшкә алынуы мәгълүм булды. Партия өлкә комитетыннан редакциягә мөрәҗәгать иттеләр, мөхәррир вазыйфасында кемне күрергә телисез, диделәр. Берничә кандидатура аталды, ләкин күпчелек журналистлар моңа кадәр өлкә комитетының идеология бүлегендә эшләгән Тәлгать Сәгыйтовка өстенлек бирде. Моңа һич тә гаҗәпләнәсе түгел, чөнки Тәлгать Нигъмәтулла улы республикада билгеле шәхесләрнең берсе. Ипле, итагатьле, һәр сүзен үлчәп әйтә, уйлап эшли, гәзит эшен белә. Партия мәктәбен үтсә дә, функционер, партократ түгел, кешелекле, заманча демократик карашлы. Сер түгел, редакция үзе дә юл чатында тора иде. Шуңа редакция коллективы Тәлгать Нигъмәтулла улын ихлас каршы алды. Мөхәррир үзе дә илһамланып эшкә тотынды. Гәзитне тагын да кызыклырак итү өчен бөтен тырышлыгын салды.

Гармун уйнаган бармаклар алтын скальпельгә ия

13 июля

Бадыйковка охшарга теләмәүче хирург сирәктер

Башкортстан медицинасында бик күп данлы исемнәр бар. Аларсыз сәламәтлек саклау тармагы алга китә алмас иде. Онкология хирургы, медицина фәннәре докторы Рәшит Газиз улы Бадыйков тармакның үсешенә саллы өлеш керткән белгечләрнең берсе. Шушы көннәрдә аңа 80 яшь тула. Ул һаман сафта. Рәшит Газиз улы 46 ел республика онкология диспансеры бүлегенә җитәкчелек итә, көн саен 8-10 сәгатьлек катлаулы операцияләр ясый, исәпсез-сансыз авыруларны кабул итә. 2009 елда үңәчкә югары һөнәри осталык белән уникаль операция ясаганы өчен аңа Башкортстан хирурглар ассоциациясенең “Алтын скальпель” бүләге тапшырылды.

Ул тормышны матурларга туган

10 июля

Тынгысызлыгы һәм көчле ихтыяры белән ул башкалардан аерылып тора. Ул — фән кандидаты, “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, икенче дәрәҗә” Ватан алдындагы хезмәтләре өчен”, һәм Русия дәүләтен ныгытуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен икенче дәрәҗә Бөек Петр орденнары кавалеры һәм башка күп кенә бүләкләргә лаек булган. Имәндәй нык гәүдәле, ачык йөзле һәм игътибарлы, үткен карашлы Ринат Закиров заман белән бергә атлаучы, какшамас тормыш принципларына таянучы көчле шәхес һәм белемле җитәкче.

“Бар байлыгым - балаларым!”

27 июня

Әлшәй районының Нигъмәтулла авылында туып-үскән һәм гомерен сөекле иренә, балаларына, оныкларына багышлаган 75 яшьлек Сәвия апа Сәлимова үз тормышына шундый бәһа бирә.

Пенсиягә 42 ел стаж белән!

22 июня

Безнең гаиләбез зур. Бер йортта дүрт буын яшибез! Иң өлкәне — Асия карт әнием. Карт әнием Асия Бадамша кызы Мостафина 1922 елның 22 июнендә ямьле Митрәй-Әюп авылында Гафия Мөхәммәди кызы һәм Бадамша Хәбибулла улы Хәбибуллиннарның бишенче баласы булып дөньяга килгән. Күркәм һәм тату гаиләдә тагын 6 бала тәрбияләнә: Мөбәрәкша (1908 елда туган, Бөек Ватан сугышында һәлак булган), Суфия, Хәсәнша (сугыштан исән-сау туган якка кайта алган), Нурдидә (чәчәк чиреннән тома сукыр калган, шулай да кияүгә чыгып 2 бала тәрбияләгән, төскә бик матур, моңлы итеп җырлый торган булган), Әхсән (1925 елгы, Бөек Ватан сугышы корбаны), Әнисә (“Кызыл таң”, соңрак “Совет Башкортостаны”нда корректор булып эшләгән, артист буларак төрле спектакльләрдә катнашкан).

Егерме яшьтән - җитәкче!

13 июня

Винир Халитов башкарган һәр эшне югары сыйфат һәм нәтиҗәлелек аерып тора

“Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи”, диләр. Әлеге сүзләр, һичшиксез, үз эшенең остасы булган тәҗрибәле җитәкче, Федоровка район Советы секретаре Винир Халитовка да атап әйтелгәндер кебек. Редакция эше буенча Федоровка тарафларына юлыбыз әледән-әле төшеп тора. Һәм бер генә командировка вакытында да Винир Мөнир улы белән күрешми киткәнебез юк. Эш шунда: нинди генә тема, кайсы гына тармак үсеше мәсьәләләрен күтәрсәк тә, алар турыдан-туры район Советы секретареның эш даирәсенә килеп кагыла. Мәгариф, мәдәният, социаль өлкә, өлкәннәр тормышы, яшьләр мәсьәләләре, сайлаулар, җәмәгатьчелек белән эш, матбугатка яздыру һ.б., һ.б. — саный китсәң, Совет секретаре иңнәренә яткан эшләр, кем әйтмешли, тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел. Винир Халитов исә, шушы эшләрнең барысын да эзлекле бер системага салып, республикада үрнәк булырлык дәрәҗәдә оешкан төстә алып бара.

Оясында күреп үскәнгә...

28 апреля

БДУның филология факультетына беренче курска укырга килгәч тәүге лекциягә кергәндә коридордан ук җанга рәхәт музыка каршылады. 401нче аудиториядә тәрәзә буендарак фортепиано тора иде. Шуның артында утырган бер күркәм егет, төрле аккордларны сайлый-сайлый, заманча вариацияләр уйный. Янына соклануларын яшерә алмаган берничә кыз белән егет баскан. Славаның даны, почеты хәтәр иде... Вячеслав Голов җор телле, шаян да, җитди дә студент булды. Бик ярдәмчел һәм ихлас күңелле булуын укуны тәмамлап чыкканнан соң да кабат-кабат исбат итте әле ул. Группаларыбыз төрле булса да, гомум лекцияләрне бергә тыңлыйбыз, хәрби әзерлек буенча көн буена бергә укыйбыз. Хәзергечә милли төркемнәрдә генә укмашып йөрү ят иде безгә. Ул — халык артистлары Николай Голов (сәхнә псевдонимы — Наил Галиев) белән Мәгъфирә Галиеваның улы. Бернинди мин-минлек тә, һавалану да юк. Хәер, утыз ел элек тормышта башкачарак кыйммәтләр өстенлек итте. Студентлар да сортларга аерылмый иде. Биш ел, төп белгечлек белән беррәттән, хәрби кафедрада да укыганнан соң, ике ай лагерьда өйрәнүләр үттек, запастагы лейтенант званиесе алуыбызга ихлас сөендек. Дуслыгыбыз аудиторияләрдә башланып, хәрби занятиеләрдә ныгыды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»