Замандаш

Миякәдә туганнар — шунда ярап куйганнар

14 июня

Миңа калса, миякәлеләрдә аерым бер малтабарлык рухы яши. Бәхәссез, уңышлы малтабар булу өчен, беренче чиратта, табигатьтән килгән сәләт, эш сөючәнлек кирәк. Ә инде дистәләрчә кешене эшле һәм ашлы иткән җитештерү предприятиесе оештыру өчен болар гына да аз. Төпле белем, заманча фикерләү һәм, әлбәттә, зур оештыру сәләте булу да мөһим. Качаган авылында туып-үсеп, бүген Миякә районының танылган эшкуарлары исемлегенә кергән Газинур Сәйрановта югарыда телгә алынган сыйфатларның барысы да бар. Хәер, әлеге сыйфатлар янында, һичсүзсез, рух ныклыгы, инанганлык һәм кыюлык, халык теле белән әйткәндә, йөрәк тә булырга тиеш. Шунсыз уңышка исәп тоту кыен. Бигрәк тә, малтабарлык үзенә юл ярган узган гасырның 90нчы елларын күз алдына китерсәк. — Шөкер, бүген малтабарлыкка дәүләт үзе дә, халык та йөз белән борыла башлады. Хәтта үз һөнәри бәйрәмебез – Малтабарлар көне булдырылды. Ә бит 90нчы елларда малтабарлыкка юл ачылса да, үсеш өчен бер шарт та тудырылмады. Без ул чорда ярсып агучы елга уртасына ыргытылган көчек хәлендә булдык. Үз иркенә куелган хокук саклау органнары, урындагы эреле-ваклы түрәләр, юлбасарлар, бандитлар өчен әзме-күпме уңышлы эшләүче малтабар үзенчәлекле “савым сыеры”на әверелде. “Бандит” сүзен юкка кулланмыйм — бернинди законга буйсынмаган, чик белмәгән, бәндәләр белән йөзгә-йөз очрашкан чаклар булмады түгел. Ходай саклады, дияргә генә кала. Ә бит заманында малтабарлыкка юл ярган йөзләрчә бик булдыклы егет һәм кызларның күбесе бүген дөньяда юк. Безгә аларның якты истәлеге алдында түбәнчелек белән баш ияргә һәм алар башкарган изге эшләр өчен рәхмәт әйтергә генә кала. Алар үз гомере исәбенә малтабарлыкның якты килә­чәген якынайтты. Шул ук вакытта, бүген без шома юлдан атлыйбыз, дияргә иртәрәк әле, — ди Газинур Барый улы. Быел ул үзенең күркәм юбилеен – 55 яшен билгеләде. Бу очракта, гадәттә, юбилярга: “Сиңа 55 түгел, бары тик ике “бишле” билгесе генә!” диләр. Газинур Сәйрановка, чын-чынлап, ике “бишле” куярга була. Беренчесен — малтабарлыкта ирешкәннәре, икенчесен — күпләр­гә үрнәк булырлык матур гаилә корганы, яраткан тормыш иптәше, Качаган мәктәбе укытучысы Флүрә Мансур кызы белән берсеннән-берсе сөйкемле, булдыклы ике кыз һәм бер ул үстергәннәре, биш оныгы өчен яраткан картәти булганы өчен.

Көрәшчеләр токымыннан

05 июня

Шул сыйфат Рамил Вәлитовны тормышта да озата бара Авыргазы районы-ның танылган милли көрәш батыры, күп тап-кыр район һәм республика чемпионы, Эчке эшләр министрлыгының почетлы ветераны, Башкортстанның атказанган юристы, мировой судья Рамил Рәхмәтул-ла улы Вәлитов бүген үзенең күркәм юбилеен — 60 яшен билгели. Рамил Вәлитов 1953 елның 5 июнендә Авыргазы районы-ның Морадым авылында укытучы белән колхозчы гаиләсен-дә дөньяга килә. — Айның бишенче көнендә тугангамы, “5”ле санын яратам. Әтием укытучы булганга һәм, билгеле, аны тирән хөрмәт иткәнгә мәктәптә гел “бишле”гә өлгәшергә тырыштым. Хәер, минем “бишле”ләргә чөгендерче әнием ныграк та сөенә иде, шикелле. Каһәрле сугыш авырлыклары аркасында үзенә гыйлем алу мөмкинлеге булмаганлыктан, укыган кешеләргә һәрчак олы ихтирам белән карый иде. Укуда да, эштә дә гел алдынгылыкка омтылу, бәлки, әнә шул әнинең шатлык белән тулы күзләрен күрү теләгеннән дә булгандыр, — ди Рамил Рәх-мәтулла улы.

Туган төяк тарта

15 мая

Яшьлекләре Казахстанда узган Миңзадә һәм Фларит Шәйхетдиновлар Миякә районының Чытырбаш авылына туган төякне тергезү нияте белән кайткан

...Сатый авылына укытучы булып килгән чибәр кызны авылның беренче егете саналган Фларит үзенә карата. 1975 елның 30 маенда никах укыткан яшьләр шунда ук бәхет эзләп Казахстан якларына юл тота.

Юристларга әле эш җитәрлек

27 марта

Благовар районы халкын хезмәтләндерүче юрист-малтабар Илдус Дистанов моңа ачык мисал

Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, озак еллар дәвамында шәхси малтабарлыкта өстенлекне сәүдә өлкәсе алып тора. Соңгы вакытта гына көнкүреш хезмәтләре күрсәтүчеләр ишәеп китте. Ә менә хокукый ярдәм тәкъдим итүче юрист-малтабарлар чагыштырмача аз. Благовар районында бу юнәлештә үз эшен шактый уңышлы алып баручы Илдус Дистанов — шуларның берсе.

Зур хөрмәткә лаек ул

19 января

Былышлы авыл Советы хакимияте башлыгы Әүфәт Хөсәенов — районда хөрмәткә лаек кеше. Ул бөтен гомерен туган хуҗалыгына багышлаган. Нинди генә җаваплы вазыйфалар башкармаган. Хезмәт юлын, 1974 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Киров исемендәге колхозда бригада агрономы булып башлый. Арытаба бригадир, рәис, баш агроном, партком секретаре булып эшли. Һәм кайда гына эшләмәсен, үз бурычларын һәрвакыт намус белән, күңелен салып башкара.

Колхоз кирәк әле!

12 января

Адәм баласы дөньяга килгәндә үк аның алдагы язмышы маңгаена язылган була, диләр. Ә инде алдан билгеләнгән бу юлны лаеклы үтү кешенең үзеннән тора. Шушы тәгъбиргә ярашлы, Бүздәк районының “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы-колхозы рәисе Фән Хөрмәтулла улы Вәлиевның бөтен тормышы туган төбәгенә бәйләнә. Сайлаган һөнәренә тугрылык саклап, гомер бәйрәменең 60 яшь үренә күтәрелгәндә дә ул җир кешесе булып кала.

Җырлы гомер

09 января

Гомернең асылын, яшәлгән елларын кылган гамәлләр билгели, диләр. Кешегә бәһане дә башкарган эшләреннән чыгып бирәләр. Дөньялыктагы гамәл­ләре арасында яхшылык өстен­лек иткәнме, әл­лә инде, явызлык кылып, рәнҗеш алганмы бу бәндә? Әлеге сорауны әхирәттә сират күпере сакчыларыннан алда фани дөньяда иң тәүдә хезмәттәшләр һәм күршеләр, аннары авылдашлар, якташлар, ахыр чиктә таныш-белешләр дә бирергә мөмкин. Бу яктан Благовар авылында яшәүче, шушы көннәрдә 60 яшен тутырган Риф Исмәгыйль улы Имаевның күңеле тыныч, йөзе якты. Гомеренең зур өлешен милиция һәм дәүләт хезмәтенә багышлаган бу кешенең тормышында игелекле гамәлләр, әлбәттә, күбрәк булган.

Рәис булыр өчен туган Барый

14 декабря

Миякә районының күренекле хуҗалык җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Почет билгесе орденнары кавалеры Барый Нурмөхәммәт улы Сәйрановка шушы көннәрдә 80 яшь тула. “Тумыштан” дип, шагыйрь, рәссам, табиб, журналист, галим һәм хезмәте аерым бер табигый сәләт, иҗат, илһам белән бәйле башка шундый кешеләр турында гына әйтеп була, диярләр. Шул ук вакытта, Качаган авылында туып-үскән, шунда гомер кичереп, 80 яшенә җиткән Барый Сәйра­новны якыннан белүчеләр колхоз рәислә­ренең дә кайсылары “тумыштан рәис” булуы белән бик теләп килешер иде.

Ышанычлы нигез еллар сынавына бирешми

16 ноября

— Менә, якташларыңның хыялы тормышка аша, димәк. Тәтешле районын яңадан оештыру турында югарыда карар кабул иткәннәр. Райкомның беренче секретаре вазыйфасына сине тәкъдим иттем. Бүген үк Тәтешлегә кайтып, районны оештыра башла. Беренче секретарь Закир Мөхәммәтшинның бу хәбәре Нәдим Гамилов өчен аяз көндә яшен яшьнәгән кебек булды. Шуңа бертын нәрсә әйтергә белми утырганнан соң: — Бергәләп бик матур эшли идек бит әле. Нигә алай иттеләр икән соң... — дип кенә әйтә алды. Аннары, — ә шулай да якташларым өчен куанам. Ышанычыгыз өчен рәхмәт, Закир Фазылович. Йөзегезгә кызыллык китермәм, — дип өстәде.

Куергазы кызының Илештәге бәхете

06 сентября

Илеш халкына чиксез йөрәк җылысы белән сугарылган, кешелеклелеккә, әхлакка һәм матурлыкка өндәгән урындагы радиотапшыруларның мөхәррире, тәҗрибәле журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәт-кәре Фирдәвес Маликова 34 ел гомерен әлеге авыр, җаваплы, ләкин бик мавыктыргыч һөнәргә багышлады, район халкы өчен якын киңәшчегә, әңгәмәдәшкә әверелде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»