Замандаш

Миякәне матурлаучы егет

05 июля

Районның күренекле малтабары Салават Хәлимов туган төяген күркәмләндерү эше белән ике дистә елдан артык шөгыльләнә

Миякә үзенең малтабар рухлы егет һәм кызлары белән күптән дан тота. Бу, әлбәттә, район җитәкче-легенең әлеге җәһәттән дөрес сәясәт алып баруы, малтабарлыкны үстерү өчен кирәк булган бөтен шартларны тудырырга омтылуы хакында сөйли.

Шигъри чишмәле Зөлфия

03 апреля

Миякә районының Миякәтамак авылы кызы Зөлфия Сафина турында, ул шигърияткә тәпи атлый башлау белән килә, дияргә була. Әмма беренче шигырь китабы дөнья күргәнче, аңа үзенең сүзләренә язылган җырлар дискын кулга алырга насыйп була. Әлбәттә, бу очраклы түгел. Зөлфиянең шигырьләре үзләре үк җырлап, көй сорап тора. Алар чылтырап аккан чишмә кебек табигый да, татлы да.

Корыч шулай чыныкты

28 декабря

Журналист хезмәтен башлаганда мин колхозларда гына йөрдем. Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш, Кушнаренко, Борай районнарында. Ә менә телевидениегә күчкәч, совхозлы районнар тормышын яктыртуны вазыйфам бурычы итеп алырга туры килде. Ә совхоз белән беренче танышуым... телевидение студиясендә булды. Уфада савучыларның зур слеты үтә иде.

Кеше хезмәте белән матур

24 декабря

Ярты гасыр “Кызыл таң”нан аерылмаган, Дәүләкән районында аны актив пропагандалаучы булган тугры дустыбыз Кәүсәр Мотаһаров күптән түгел 65 яшен билгеләде һәм шул уңайдан район хакимияте башлыгы Закир Бикбулатов кулыннан Рәхмәт хаты белән бергә кыйммәтле бүләк алды.

Урман кызы

18 сентября

Горур башларын күккә төбәп торучы чыршылары, бөтен дөньяны оҗмах исенә чумдырган баллы юкәләре, зифа каеннары, каен җиләкле аланнары, кызыл чаршау кебек кура җиләклекләре белән дан тотучы Гәрәбаш урманнары — Тәтешле якларының горурлыгы. Монда урман кешеләре — урман кызлары һәм егетләре яши. Гомерен Тәтешле урман хуҗалыгына багышлаган урманчы Җәүхәт абый гаиләсе дә урман өчен яралган, диярсең. Хатыны Зәмфирә апа утаган посадкалар ничә гектар булыр иде дә, аның белән бергәләп урман буасыннан чыгарып киптергән, эш иткән мунчалалар, акланнарда салган печән кибәннәре күпме булыр иде — Ходай үзе генә белә. Гаиләдә үскән өч бала да язмышын урман белән бәйләгән әти-әнинең ышанычлы ярдәмчесе була. Урман эше аларның канына сеңгән, җелегенә төшкән, ләкин биздермәгән. Юкса, кызлары Гөлһәм дә, Илфания дә, урман хуҗалыгы буенча белем алып, гомерләрен шушы авыр, җаваплы, шул ук вакытта кирәкле һәм абруйлы хезмәт белән бәйләмәс иде. Кызганыч, уңган, булган, киң күңел­ле Җәүхәт абый гына 61 яшендә үк бакыйлыкка күчте. Ул утырткан чыршы-наратлар хәзер гектар-гектар кара урман булып күкрәп, фидакарь урман­чының рухына дога укый сыман. Гомер тиз үтә. Кечкенәдән урман эшендә чыныккан кызлар — бүген үзләре абруйлы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре. Урман хуҗалыгы белгече Илфания бүгенгәчә Калтасы урман хуҗалыгында эшли. Гөлһәм Җәүхәт кызы Уфада урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, аннан үз белгечлеге буенча Башкортстан аграр университетында югары белем алып, инде өч дистә елдан артык Тәтешле урман хуҗалыгында фидакарь хезмәт сала, Тәтешле урман хуҗалыгының, Башкортстан һәм Русия Урман хуҗалыгы министр­лыкларының Мактау грамоталарына лаек.

Аның язмышы – кино

14 сентября

Башкортстанның күренекле киномеханигы, СССР кинематографиясе отличнигы, Русия-нең почетлы кинематографы, Башкортстан Республикасы-ның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Габдрахма-новның биографиясе белән танышканда, ирексездән, киң билгеле бер мәзәк искә төшә. Бер ир: “Минем хатынны бөтен телевидение дикторлары таный!” ди икән. Баксаң, моның хатыны телевизордан аерыла алмый, андагы һәр тапшыруны, һәр яңалык чыгарылышын калдырмыйча карый икән. Шуңа ире, шаяртып, үзенчә мактанып куя, имеш. Бу мәзәкне шартлы рәвеш-тә чынга алсаң, Ринат абый турында иң җитди төс белән “Аны илебезнең бөтен артистлары таный!” дияргә булыр иде, чөнки ул төгәл ярты гасыр кино күрсәтә. Кино яратучы кеше бер фильмны, гадәттә, ике-өч тапкыр карый, ә менә Ринат Габдрахмановка, кагый-дә буларак, һәр киноны йөз-ләгән тапкыр карарга туры килә. — Чуенчыдан тыш, тагын дүрт авылны хезмәтләндер-дем. Ярты тоннага җитүче аппаратураны сөйрәп, авылдан-авылга йөрдем. Ут кергәнче, электр тогы бирүче бензин двигателен дә үзем белән йөртер-гә туры килде. Эшемне шул-кадәр яраттым ки, илле елдан артык вакыт эчендә бер генә сеансны да өзмәдем. Халык-ның, аеруча бала-чаганың, үземне сөенеп каршылавы, көтеп алуы көч-дәрт өстәп тора иде, — дип барлый киномеханик язмышын Ринат Хәниф улы.

Бай мираслы аксакал

14 сентября

(Таһир Ахунҗановка – 90 яшь) Казанда чыгарылучы “Мәдәни җомга” гәзитенең “Безнең календарь” почмагына сентябрьгә: “Күренекле язучы, журналист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Таһир Ахунҗановка (Таһир Таһировка) 90 яшь (1923) (15)” дигән мәгълүмат бирдек тә укучыларыбыз, таныш-белеш арасында бу хакта сораштырып алдык. Аеруча яшьләр белмәгәч, әлеге мәгълүматны ким дигәндә киңәйтү кирәклеге аңлашылды. “И туган тел...” кушымтасында язма бирергә булдык. Бу фактка карата шәхсән үземнең борчылуым бигүк урынлы да булмаган икән: шул арада гына башта “Кызыл таң”нан шалтыратып, баш мөхәррир “Таһир Ахунҗановның зур юбилеен билгеләп үтәбез, истәлекләр белән уртаклашмассызмы?” дип мөрәҗәгать итте; аннары шушындый ук гозерне Башкортстан радиосыннан да ирештерделәр; аннары яңа уку елы башланып, матбугат тарихыннан лекцияләргә керешкәч, студентларыбыз да (арада Башкортстаннан килгәннәре дә бар) бу фактка игътибар-кызыксынуны көчәйтеп җибәрде. Шөкер, онытмыйлар икән матбугат тарихында бер гасырлык лаеклы урын тотучы, әле дә халыкка тугры хезмәт итеп килүче гәзитебезне, шушындый шөһрәтле юлга чыгарырга көч-илһамын биргән атаклы мөхәррирне! Остазыма карата мондый мөнәсәбәткә шөкрана хисләнеп, моңарчы да теркәп киленгән истәлекләргә яңа юллар тезеп киттем..

“Һәр эш-гамәлем халык мәнфәгатендә булды...”

15 августа

Республика Хөкүмәтенең элекке Премьер-министры, “Электрозавод” Мәскәү холдингының Башкортстан буенча Тулы вәкаләтле вәкиле Рафаэль Байдәүләтовка — 70 яшь

Рафаэль Ибраһим улы Байдәүләтов 1943 елның 16 августында Белорет районында туган. Хезмәт юлын техник училище тәмамлаганнан соң Магнитогорск металлургия комбинатында электромонтер булып башлый. 1962-65 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1970 елда Иваново энергетика институтын тәмамлап, Белорет электр челтәренә мастер булып эшкә кайта. 1979 елда әлеге предприятиенең баш инженеры Рафаэль Ибраһим улын КПСС Башкортстан өлкә комитетының сәнәгать бүлегенә инструктор итеп тәгаенлиләр. Әлеге вазыйфада ул 1985 елга кадәр эшли. Арытаба эшчәнлеген “Башкирэнерго” предприятиесенең Үзәк электр челтәре директоры урынбасары, “Энерготехсервис” подразделениесенең баш инженеры вазыйфаларында дәвам итә. 1994 елда — Уфа шәһәре электр челтәре директоры, 1997 елда “Башкирэнерго” җәмгыятенең генеральный директоры вазыйфасына тәгаенләнә. Рафаэль Байдәүләтовның арытабангы хезмәт биографиясе республика Хөкүмәтендәге эшчәнлек белән бәйле. 1998-99 елларда Премьер-министрның беренче урынбасары булып эшләде, арытаба ун ел республика Хөкүмәтен җитәкләде. Соңыннан берничә ел Федерация Советында Башкортстаннан әгъза булып торды. Бүген Рафаэль Ибраһим улы — “Электрозавод” Мәскәү холдингының Башкортстан буенча тулы вәкаләтле вәкиле. Рафаэль Ибраһим улы — Башкортстан Республикасының атказанган энергетигы, Русиянең Почет ордены, “Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен”, Салават Юлаев орденнары кавалеры һәм башка күпсанлы дәүләт бүләкләре иясе.

Илеш данын саклаучыларның берсе!

20 июля

Рәис Шәмсиев хакында, һичшиксез, шулай дияргә мөмкин

Хөрмәтле укучым, бүген сине Илеш районының 24 эшчене берләштерүче “Сантехник” оешмасы җитәкчесе Рәис Шәмсиев белән таныштырмакчымын. Бу оешма күмәк һәм шәхси хуҗалыклар өчен төзекләндерү, яңа йортлар төзү, газ үткәрү, монтажлау эшләрен башкара.

Рәхмәтлебез сезгә, тәрбиячебез!

15 июня

Илеш районының Югары Яркәй авылындагы Лариса Халәпова җитәкчелек итүче 5нче “Йолдызчык” балалар бакчасында үз һөнәрлә­ренең осталары, балаларга да, ата-аналарга да бердәй игътибарлы тәрбиячеләр эшли. Өч дистә елга якын гомерен балалар тәрбия­ләүгә багышлаган Лилия Зарипова да нәкъ шундыйлардан. Ун ел эчендә Лилия Рафаил кызы безнең гаиләбе­знең дә якын кешесенә әверел­де: башта — өлкән улыбыз Денисны, аннары кечесе Шамилне тәрбияләде. Шунысын аерып әйтергә кирәк: улларыбыз балалар бакчасына барырга һәрвакыт ашкынып торды, чөнки анда аларны һәркөн иртән тәрбияче апалары елмаеп каршы алды һәм мөлаем карашы белән озатып калды. Балаларыбыз Лилия Рафаил кызын, иң беренче чиратта, ачык йөзле, йомшак телле булганы өчен яратты һәм үз итте, шуңа бакчага да бик теләп йөрделәр. Лилия Зарипова, иҗади карашлы, яңалыкка омтылучан шәхес буларак, төрле чараларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрүгә күп көч салды, үз эшендә һәрвакыт заманча алымнарны гына кулланды. Аның тарафыннан уздырылган КВНнарны, ”түгәрәк өстәл­”ләрне, музыка залындагы очрашуларны балалар бүген дә сагынып искә ала. Лилия Рафаил кызы бала­ларның иҗади сәләтен үсте­рүгә дә аерым игътибар бирде. Занятиеләр вакытында төрле тормышчан хәл-шартлар булдырып, балалардан шулардан чыгу юлларын эзләтте. Шул рәвешле, аларны үз фикерен әйтә һәм яклый белергә өйрәтте. Моннан тыш, тәрбия­че­без балаларның бө­реләнеп кенә килүче талантларын ачу юнәлешендә дә эзмә-эзлекле эш алып барды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»