12.04.2012 - Замандаш

Алышларда азаматлар җиңә

— Безнең эштә хушкүңеллелеккә урын булырга тиеш түгел, чөнки без халык белән эшлибез. Ә халык аерым кешеләрдән тора. Кеше безгә яклау эзләп иң соңгы инстанция буларак килә. Әгәр без дә хәл итмәсәк, ул кая барырга тиеш? Шуңа бүгенге эшне беркайчан да иртәгәгә калдырмагыз, — дип Марсель Исмәгыйль улы иртәнге оперативканы тәмамлады.

Менә шулай секретаребыз һәр иртәдә безне җыеп ала да, көнлек эш күләмен билгеләгәннән соң, аның никадәр мөһимлеген аңлата. Ә “без” дигәнем — райкомның пропаганда һәм агитация, халык теле белән әйткәндә, үгет-нәсыйхәт бирү һәм коткы тарату бүлеге мөдире Шәриф Сәетов, сәяси мәгариф кабинеты җитәкчесе Светлана Вәлиева һәм бүлек инструкторлары Марат Зыятдинов белән мин фәкыйрегез. Шәриф Сәет улы белән Светлана Рәшит кызы — райкомда “чарланган” кешеләр, Маратның партия органындагы хезмәт стажы — ике атна, ә мине исә ике-өч көн элек кенә район гәзите редакциясеннән күчереп утырттылар.

Марсель Гарипов — тәҗрибәле җитәкче, райком секретаре вазыйфасында гына да ун ел эшли. Аңа кадәр байтак кына бүлек мөдире булган. Ул вакытта райкомда, нигездә, ике бүлек — пропаганда һәм агитация бүлеге белән оештыру бүлеге булып, ул аларның икесенә дә җитәкчелек итеп өлгергән.

Кем ничектер, мин яшь вакытта үземнән өлкән хезмәттәшләремнең тормыш юлы белән кызыксына идем. Кайда туып-үскән, нинди уку йорты тәмамлаган, шундый югары вазыйфаларга ничек күтәрелгән? Озак та үтми секретаребыз Марсель Гариповның биографиясен дә байтак кына ачыклап өлгердем.

Ул Бөек Ватан сугышының иң авыр чорында — 1942 елның апрелендә туган. Сугыш вакытында дөньяга килгән әтисез малайлар иңенә төшкән барлык михнәтләр, мохтаҗлык аны да урап үтмәгән. “Бер урамда әтисез унсигез малай үстек, — дип хәтерли ул. — Бик авыр шартларда үссәк тә беребез дә кырын юлга басмады, барыбыз да илгә игелекле кешеләр булдык”.

Мәктәптә укый башлагач, кечкенә Марсель укытучы, алай гына да түгел, мәктәп директоры булырга хыяллана. Чөнки директор бик күп белә, аны барысы да тыңлый, өстәвенә, укытучылар авыл халкына караганда матуррак киенеп йөри. Шуңа бик тырышып укый. Ә яхшы укучыларны, кагыйдә буларак, җәмәгать эшләренә дә җәлеп итәләр. Башлангыч сыйныфта звено җитәкчесе булып башлаган малай урта мәктәп тәмамлаганда комсомолның район комитеты әгъзасына кадәр күтәрелә.

Барлык фәннәрне дә яхшы үзләштергән Марсельгә Бөре педагогия институтына имтиханнар тапшыру әллә ни авыр булмый. Авыл малае, әлбәттә, химия, биология һәм авыл хуҗалыгы нигезләре факультетын сайлый. Ә мәктәптә пионер, комсомол оешмалары эшенең уртасында кайнавы институтның җәмәгать тормышына ышанычлы кереп китү өчен ныклы нигез була. Шуңа институтның бишенче курсында укыганда ук комсомолның Бөре шәһәре комитеты секретаре булып сайлануы бергә укыган иптәшләре өчен дә, укытучыларына да көтелмәгән хәл булмый.

Әмма матур гына башланган хезмәт юлын бүлеп, яшь егетне Совет Армиясенә — Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә чакыралар. Шулай булса да, Марсель Исмәгыйль улы хәрби хезмәтне, полкташларын күңел җылысы белән искә ала. “Хәрби хезмәт төгәллеккә һәм җаваплылыкка өйрәтте”, — ди ул.

Хәрби хезмәтен тутырып кайткан яшь белгечне Кушнаренко районының Бардовка сигезьеллык мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. Ләкин биредә бер генә ел эшләргә насыйп иткән икән. Яңавыл районыннан бүленеп, яңадан оештырылган Тәтешле районына бик күп белгечләр таләп ителүен исәпкә алып, 1967 елда Марсель Гариповны туган ягына кайтаралар.

Марсель Исмәгыйль улының дистә елдан артык райком секретаре булып эшләү дәверендә нинди эшләр башкарганын санап, гәзит укучыларның вакытын алырга теләмим. Чөнки бик озын исемлек килеп чыгар иде. Ләкин ул чорда яшьләргә, аеруча мәктәп укучыларына хезмәт тәрбиясе бирү җәһәтеннән күрелгән чаралар турында дәшми калу мөмкин түгел. Райкомның идеология буенча секретаре фатыйхасы белән районның барлык урта мәктәпләрендә укучыларның производство бригадалары оештырылды. Ә район үзәгендәге мәктәпләрнең производство бригадасы өчен табигать кочагында аерым шәһәрчек төзелде. Халыкта “Культстан” дип аталган бу шәһәрчектә балалар җиң сызганып эшләде дә, ял итеп, сәламәтлеген дә ныгытты. Тәтешле мәктәпләре укучыларының күркәм эшләре турында хәбәр бөтен Советлар Союзына таралып, производство бригадасы җитәкчесе, 9нчы сыйныф укучысы Фая Нурмөхәммәтова комсомол съездында делегат булып катнашты. Алга китеп шуны да әйтергә кирәк: урта мәктәп тәмамлагач аны Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына конкурстан тыш кабул иттеләр.

Тәтешле районында мәктәп укучыларын хезмәткә әзерләү мәсьәләләре буенча Бөтенсоюз, Бөтенрусия һәм берничә ел рәттән республика фәнни-гамәли конференцияләре үткәрелде. Аларда СССР Педагогия фәннәре академиясе академиклары П. Р. Атутов, К. А. Иванович кебек илдә киң билгеле галимнәр чыгыш ясады. Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү тәҗрибәсе буенча диссертация яклап, Марсель Гарипов “педагогия фәннәре кандидаты” дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек булды.

1981 елдан Марсель Гариповның эшчәнлеге Бөре педагогия институтында дәвам итте. Биредә ул өлкән укытучыдан институт ректоры вазыйфасына кадәр күтәрелде. Шул арада фән докторы, профессор булды. Ул җитәкчелек иткән чорда институтта уку корпусы һәм тулай торак төзелде, гомумән, уку йортының матди-техник базасын ныгыту буенча элекке ректор Камил Әхияров башлаган эш уңышлы дәвам итте. Мәктәпкәчә педагогика, башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы факультетларын ачу, биология һәм физик культура, мари теле укытучылары әзерләүне оештыру төбәктәге мәктәпләрдә кадрлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге бирде.

Ә институтта аспирантура ачылу яшь белгечләр өчен өстәмә уңайлыклар тудырды. Бүген аспирантурада уннан артык белгечлек буенча илледән артык кеше белемен камилләштерә.

1992 елда институт каршында республикада беренче педагогик лицей оештырылган иде. Шул чордан алып меңнән артык укучы әлеге лицейны тәмамлап, республиканың һәм илнең югары уку йортларына керде, алар арасында фән юлын сайлаганнар да байтак.

1995 елның язында Марсель Гариповның тормышында кискен борылыш булды — ул Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышының Законнар чыгару палатасына депутат булып сайланды. Бөре шәһәре һәм районы, шулай ук Кушнаренко һәм Благовар районнары сайлаучылары өч кандидаттан аңа өстенлек бирде. Һәм бу табигый хәл буларак кабул ителде, чөнки бу вакытта ул республикада шактый билгеле укытучы, галим һәм җитәкче буларак танылып өлгергән иде инде.

Тагын дүрт елдан соң ул депутат булып икенче тапкыр сайланды. Бу чакырылышта Мәгариф, фән, мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитетына җитәкчелек итте. Депутат һәм комитет рәисе буларак, аның нинди законнарны әзерләүдә катнашуын санап тору зарурлыгы юктыр дип уйлыйм. Ләкин шунысына иманым камил: яңартылган Башкортстан Республикасында соңгы егерме елда ныклы законнар базасы булдырылган һәм ул Русия Федерациясе күләмендә танылу алган икән, монда Марсель Исмәгыйль улының да, һичшиксез, лаеклы өлеше бар. Шуңа аның яңарак кына Дәүләт җыелышы-Корылтайның “Башкортстан Республикасында законлылыкны үстерүгә аеруча зур өлеш керткән өчен” билгесе белән бүләкләнүе шулай ук табигый хәл буларак кабул ителде.

Язмамның герое эштә генә түгел, гаиләсендә дә үрнәкле. Җәмәгате Гөлзәминә Низаметдин кызы белән, (әйтергә кирәк, ул да гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады) ике бала үстерделәр. Кызлары Гөлисә — балалар табибәсе, медицина фәннәре кандидаты, Стәрлетамакта яши. Уфада яшәүче уллары Салават та тормышта үз урынын тапты. Бәхетле дәү әти белән дәү әни өч оныкның эштәге һәм укудагы уңышларына куанып яшиләр.

Соңгы елларда Марсель Гарипов Көнчыгыш академиясендә эшли, бай тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсен яшьләр белән теләп уртаклаша. Юбилярга сәламәтлек һәм уңышлар телибез.

Рим Әхмәтов,

Башкортстан Республикасының

атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»