09.12.2010 - Замандаш

Мин бит авыл кешесе...

Шушы салкын көздә сиздермичә генә 80 яшем дә килеп җиткән. Хезмәт стажым да 60 елдан артык. Әле дә яраткан эшемне дәвам  иткәнгә еллар шулай тиз үтәдер. Эшем студентларны укыту белән бәйле булганга картлык та үзен бик сиздермидер.

Мин 1930 елда Авыргазы районының Корманай авылында туганмын. Сугышка кадәр гаиләбез ярлы булмады. Әтием Ягафәр Газиев “Яңа юл” колхозының баш бухгалтеры иде. Әнием — гади колхозчы. Шулай да күбрәк вакытын 6 баласын карауга-тәрбияләүгә бүлде.

Мәктәп елларын мин сагынып искә алам. Беренче сыйныфны яхшы билгеләренә  тәмамлаучыларны бүләкләгәннәрен әле һаман онытмыйм. Миңа 5 данә дәфтәр һәм кечкенә флакон хушбуй эләкте. Бүләк алу, әлбәттә, бик күңелле булды. Малай кешегә нигә хушбуй бүләк иткәннәрдер, аңламыйм, мин аның нәрсә икәнен дә белми идем. Әмма аны өйгә алып кайтып, горур рәвештә әниемә (аңа 36 яшь иде) бирдем.

Без — сугыш алды һәм сугыш чоры балалары — ничектер үзгә, хәзергеләргә охшамаган, җиргә аерым бер ярату белән бәйләнгән идек, дип уйлыйм мин еш кына. Ун яшь тә тулмас борын өлкәннәр белән бергә авылның авыр эшләренә җигелдек. Урак чорында безнең ындыр табагыннан, басудан, тегермәннән, ат сараеннан кайтып кергәнебез юк иде. 5-7нче сыйныфлар укучыларын дәресләрдән соң яисә якшәмбе көнне бодай, тары утарга, чөгендер яки бәрәңге чүпләргә дә еш кына алып китә торганнар иде.

Яз җитүен түземсезләнеп көтә идек. Язгы матур һавага сокланып, елгада боз китүен караганда аеруча үсмерләр һәм яшьләр төрле уеннар уйныйбыз, гармунга кушылып җырлыйбыз, биибез. Җыр һәм такмакларны еш кына үзебез дә чыгара идек. Аларның мәгънәсе дә юк иде инде, рифмалашкан сүзләр тезмәсе генә. Мәсәлән, менә шундый:

Алтын вентилятор,

Алтын регулятор,

Алтын карбюратор,

Алтын магнито.

5-7нче сыйныфларда мәктәптә безне төп фәннәрдән тыш хәрби эшкә: малайларны — винтовка, граната, агулаучы химик матдәләр серләренә, кызларны санитар эшенә өйрәттеләр. Хәрби уеннар, чаңгы ярышлары үткәрелде, малайлар үзләре агачтан ясаган винтовка-кылыч, гранаталар белән “сугышты”.

Авыр сугыш елларында да халыкны мәдәни яктан хезмәтләндерү туктамады. Авыргазы колхоз-совхоз театры спектакльләр һәм концертлар килеп куйды. Мәдәният йорты киномеханигы Ногман Килдияров ат белән авылдан-авылга йөреп кино күрсәтте, үзе баянда уйнап, халыкның күңелен ачты, яңалыклар белән таныштырды. Арбасына үзе белән динамомашина да йөртте, аны кулдан әйләндереп, киноаппаратны электр энергиясе белән тәэмин итә иде. Тавышсыз булса да, ул киноларны, аеруча “Чапаев”ны бик яратып карый идек.

1944 елның язында 18 яшьлек  Ләйсән апам күршедәге Төбәк авылының “7 ноябрь” колхозына өлкән бухгалтер итеп тәгаенләнгәч, без шушында күчендек. Ә тагын бер елдан әтиебез 50 яшендә сәламәтлеге торышы буенча фронттан кайтып, район үзәге Бозаяздагы колхозның баш бухгалтеры итеп алынгач, безнең гаилә шунда яши башлады.

Махсус һөнәри белемне мин Уфа финанс техникумында алдым, аннары 1958 елда Бөтенсоюз финанс институтын читтән торып тәмамладым. Хезмәт эшчәнлеген 1950 елда Пермь өлкәсенең Губаха шәһәре финанс бүлегендә башладым, аннары эшемне Уфаның Дим һәм Ленин районнарының финанс бүлекләрендә дәвам иттем, Дәүләт банкының Зианчура, Тәтешле, Бөре бүлекчәләре җитәкчесе булдым. Уфадагы “Агрегат” берләшмәсендә, Уфа агропром комбинатында, коммерция банкларында эшләдем.

1991 елда яшем буенча пенсионер булсам да, лаеклы ялга китмәдем, “Агыйдел” коммерция банкы идарәсе рәисе вазыйфасында эшемне дәвам иттем. Соңрак — 1999 елда Башкортстан дәүләт аграр университетына өлкән укытучы булып килдем.

Озакка сузылган хезмәт эшчәнлегемнең кайбер эпизодларын канәгатьлек белән искә алам. 1964 елда мине Башкортстан Госбанкы идарәчесенең авыл хуҗалыгы предприятиеләрен финанслау һәм кредитлау мәсьәләләре буенча урынбасары вазыйфасына тәкъдим  иттеләр. Бу вазыйфа җаваплы һәм кызыклы, КПСС өлкә комитеты һәм СССР Госбанкы идарәсе номенклатурасына керә. Мине КПСС өлкә комитеты  бюросына расларга алып бардылар. Рәислек итүче өлкә комитетының беренче секретаре Зыя Нуриев миннән сорый: “Иптәш Газиев, эшне ничек корачаксыз? Республика зур: колхозлар, совхозлар күп, алар алдында зур бурычлар тора, алдагы ике-өч елда без авыл хуҗалыгы производствосын республикабыз халкын ит, сөт, икмәк һәм башка үзебез җитештергән азык-төлек белән җитәрлек тәэмин итәрлек дәрәҗәгә күтәрергә тиешбез. Авыл хуҗалыгына Госбанк хезмәткәрләре ягыннан да ярдәм кирәк. Үзегезнең контроль эшчәнлегегездә сез аларны чамасыз кысмассызмы?”

Мин җавап бирәм: “Зыя Нуриевич, мин авыл баласы, 10 елдан  артык авыл районнарында Госбанк бүлекчәсе идарәчесе булып эшләдем, авылның әлеге хәле миңа яхшы таныш, шуңа ярдәмчеллек рухында эшләргә тырышачакмын”. Бу 1964 елның гыйнвары иде. Бу вазыйфада 17 ел эшләдем.

Миңа республиканың, илнең  күп район һәм шәһәрләрендә, Польша, Чехословакия, Англия кебек чит илләрдә дә хезмәт командировкаларында, курсларда, семинарларда булырга туры килде. Әмма иң кызыклысы һәм тәэсирлесе 1977 елның апрелендә Мәскәүгә РСФСР “Белем” җәмгыятенең VI съездына бару булды. Безнең делегация җитәкчесе КПСС өлкә комитеты секретаре Таһир Ахунҗанов иде. Мин шунда Мәскәүнең истәлекле урыннарын, шул исәптән Алмаз фондын, Корал палатасын күрдем, Ленин Мавзолеена барып, Башкортстан делегациясе исеменнән венок салдык. Кремльнең Георгий залында кайбер космонавтлар белән фотога төштек.

Алтмыш елдан артыкка сузылган хезмәт елларымда, хәзергечә әйткәндә, югары карьераларга ирешмәдем. Шул ук вакытта эшем бәяләнмичә дә калмады. Өч медаль, “СССР Госбанкы отличнигы” билгесе, БАССР Югары Советы Президиумының һәм СССР Госбанкының Почет грамоталары белән  бүләкләндем.

Үзбәк Газиев,

Башкортстан дәүләт аграр университеты икътисад

факультетының финанс һәм

кредит кафедрасы доценты.

 

 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»