22.03.2012 - Замандаш

Алтын - җирдән, галим илдән чыга

Базы еласы түбәненә таба Агыйделгә төшәр булсагыз, сезгә эреле-ваклы байтак авылларны үтәргә туры киләчәк. Нигезләнү һәм көн итмеш тарихы, халыклары кылган кәсепләре җәһәтеннән төрле булсалар да, әлеге авылларны уртак бер нәрсә берләштерә: Рсай, Этәй, Теләпән, Түбән Яркәй, Кужбахты белән Яңа Нәдер арасында борынгы тарихлы Тәҗәй дә ята.

Бу авылның данлы үткәне турында чишелеп бер сөйләшергә насыйп булыр әле. Әмма шуны тәкрарлау фарыздыр: җегәрлелек, укымышлылыкка омтылу, дөнья көтү дәрте, барыбер, буыннан-буынга күчә килә. Мәшһүр галим Ривнер Фазыл улы Ганиевның фән юлыннан шулкадәрле уңышлы үтүе, әлбәттә, башка субъектив сәбәпләр белән дә бәйләнгән. Малайның әтисе Фазыл сугышка кадәр, егерме биш яшендә, партиянең район комитеты секретаре дәрәҗәсенә җиткән, офицер булып, фронтта башын салган.

Ул чорлардагы авырлыклар турында янә сүз кузгатмыйк. Бәла-каза, ятимлек бер генә гаиләне дә урап  үтмәгәндер. Ривнер да сеңлесе белән әнисе, картәнисе кулына карап  калган. Бераздан үги әти сыйфатында гаиләгә ир заты килеп кергәч һәм балалар  ишәйгәч тә Ганиевлар арасындагы мөгамәләләр ихласлыгына, рухи иреклеккә бу хәл йогынты ясамаган.

— Бала чактан ук мин ниндидер басымга, ирексезләүгә дучар булмадым, — дип хәтерли хәзер галим. — Җәбер-золым да күрмәдем. Рухи азатлык — абстракт төшенчә түгел, ул синең булмышыңа әйләнергә тиеш.

Шулайдыр. Ривнер Фазыл улы Ганиев бүген Русия галимнәре арасындагы гына абруй белән чикләнми, дөньяда танылган галим. Аның уңышларын табигать бүләк иткән сәләтлекләр белән генә  бәйләү дә дөрес булмас иде. Кужбахты һәм Яңа Аю мәктәпләрендә җиде сыйныфны тәмамлагач, урыс телендә укырга бик теләп, үсмер Андреевка урта мәктәбе ишеген шакып карарга җөрьәт иткән. Ул чакта Илештәге дүрт урта мәктәптән Андреевка гына урысча укыта. Мәктәптән соң да белем юлыннан китәргә, физика-математика, техник фәннәрне ныклап өйрәнергә тиешле үсмер, табигый, урыс телен камил белергә тиеш бит. Телсезлек аркасында төпкел татар, башкорт авылларында буй җиткергән яшьләр табигать биргән сәләтләрен үстерә алмый.

Ә Андреевка мәктәбенә ул елларда имтихан тотып, конкурс үтеп керергә туры килгән. Аның каравы, Ганиев маңгайларына Ходай мөгаллимлек мөһере баскан педагоглар кулына килеп эләккән. Язмыш рәхмәте белән Ривнер сигезенче сыйныфта математикадан белемне Михаил Дмитриевич Макаровтан алган. Югары сыйныфларда исә аны шушы фәннән Вячеслав Михайлович Баранец укыткан. Гомумән, Ривнер Фазыл улы гыйлемдә, тормышта ирешкән уңышларын, өйдәге якыннарыннан башка, фәкать мәктәп, вуз укытучылары белән бәйли. Уфа авиация институтында үсмергә талантлы математиклар Александр Петровның лекцияләрен тыңлау, гамәли дәресләрне Ион Хризман, Александр Шарфштейн кулында үтү насыйп булган. Ә инде институтның легендар профессорлары Князь Галимханов, Рыфат Мәүлетов турында әйтеп торасы да түгел. Өч курсны тәмамлагач, Ганиевка институт советы карары белән лекцияләргә ирекле йөрү хокукы бирелгән һәм ул механика, математикадан өстәмә дәресләр алу мөмкинлеген алган. Шул рәвешле, Ривмер, традицион факультет программасын үзләштереп, берьюлы механика-математика фәннәреннән, техникадан төпле әзерлек үткән. “Мәшһүр Мәскәү физик-техник институтында тикшеренүче-инженерларны нәкъ әлеге ысул белән әзерләүләрен мин соңрак аңладым, — дип хәтерли Ганиев. Уфада да инженерларны алдынгы методика белән тәрбияләгәннәр икән”.

Галимнең тәрҗемәи хәлен күз алдыннан өстән-өстән генә үткәргәндә, аның фәндәге юлы кинәт балкып киткән дә гомер бакый шул көе торган сыман. Тормышта алай мөмкин түгел, әлбәттә, ләкин Ривнер Фазыл улының гыйлем үрләренә гадәттән тыш тиз күтәрелүен талант, тырышлык һәм тәвәккәллек белән аңлатырга буладыр. Шушы өч “т” Ганиевның яшәү таянычы дип санала ала микән, иллә нинди генә сәләтле кешеләр дә уңышка барыбер шулар аша килә.

Институттан соң яшь инженер “100нче почта тартмасы” дип йөртелгән ябык конструкторлык бюросында авиация двигательләре буенча конструктор-әзерләүче булып эшләп ала. СССР Фәннәр академиясенең Мәскәү машиналарны өйрәнү институты янындагы аспирантураны тәмамлагач, кандидатлык диссертациясе яклый. Янә ике ел үтүгә — доктор. Утызны әле үтелгән генә!

Шушы урында мин якташым, физика-математика фәннәре докторы, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Марат Илһамовны да хәтерләдем. Ул утыз алты яшьтә доктор булган кеше. Ләкин Илеш белән Әбҗәлил егетләре арасындагы охшашлык фән тавы түбәсенә ифрат иртә менеп кунаклауда гына түгел. Галимнәрнең тикшеренү даирәләре дә бер өлкәдәрәк, алар бер-берсеннән үрнәк алып, ярышып эшләгән дә кебек. Ганиев ундүрт ел Украина Фәннәр академиясенең механика институтында эшләгән, 1978 елдан бирле Мәскәүдә Русия Фәннәр академиясенең машиналарны өйрәнү институтында.

Ганиевның да, Илһамовның да фәнни эшчәнлеген татар телендә аңлатуы читен эш. Чөнки ул өлкә — гаять катлаулы, үзенчәлекле һәм тәфсилләп сөйләп утыруны хуп күрми. Шуны гына әйтү белән чикләник. Ривнер Фазыл улы сызма булмаган механика һәм машиналар эшләү юлында гаять зур галим. Аның тикшеренүләре машиналар һәм аппаратлар динамикасына, шул исәптән авиация, ракета-космик техникасына да кагыла. Ганиевны механикада яңа өлкәне булдыручы дип йөртәләр. Академик Ганиев җитәкләгән машиналарны өйрәнү институты галимнәренең тикшеренүләре нефть һәм газ конденсатын чыгару, эшкәртү һәм ташу кебек мөһим мәсьәләләрне үз эченә ала.

Ике галимне якынайткан һәм дуслаштырган нәрсә фән генә дә түгелдер. Әлбәттә, Илеш егете Киевта яшәгән, хәзер Мәскәүдә эшли. Әбҗәлил егете утыз биш ел гомерен Казанда үткәрде. Илһамов анда механика һәм машиналар эшләү институтын оештырды. Казанда Илһамов  Этәй авылы кызы Айсылу Камалетдинованы очратты. Язмыш юллары, борма-борма күренсә дә, очраштыра, дуслаштыра, хәтта кавыштыра да икән.

...Апрель башында Русия башкаласында зур галим Ривнер Фазыл улы Ганиевны хезмәттәшләре, фикердәшләре, шәкертләре җыелып котлар. Андый чакта олылау сүзләре дә, данлау да аз булмый. Хезмәтенә күрә хөрмәтләү — гаделлек. Әмма шул минутларда галимнең күз алдыннан Агыйдел, Базы, Сөн дулкыннары үтәдер, Илеш каеннары колагына сөю сүзләрен шыбырдыйдыр, ул сагынуларын белдермәскә тырышып, көрсенүләрен эчкә басадыр дип уйлыйсы килә. “Патша — үз илендә генә патша, галим һәркайда да галим”, — дип расласалар да, олылар иле, җире алдында барыбер гади кеше генә булып кала.

Марсель Котлыгалләмов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»