04.12.2010 - Замандаш

Изге җанлы Фазылҗан

Фазылҗан Хафизов.Халыкта “Нужа печән ашата” дигән бик тирән мәгънәле әйтем бар. Әлеге язмам герое Фазылҗан Хафизов белән дә мине әлеге шул “нужа” таныштырды. Үз хәбәрченең иң зур “нужасы”, гәзит укучылар белән тыгыз бәйләнеш урнаштырып, ничек тә басманың тиражын саклауга кайтып кала. Бу уңайдан кем өметлерәк, шуңа дәшәсең. Күзен акча томаламаган, акны карадан аера белүче, мәдәниятле һәм әдәпле, һәрвакыт аң-белемгә, яңалыкка омтылучы булдыклы милләттәшләребез коткара. Бәхеткә, андыйлар һәр районда, һәр авылда бар. Миякә районының Өршәкбаш-Карамалы авылында яшәүче шәхси эшкуар Фазылҗан Хафизов — шуларның берсе.

Фазылҗан Әлшәй районының Гайниямак авыл Советына караучы Бүдәньярда туып-үскән. Арадагы тайгага тиң урманнарны искә алмасаң, мин үскән Айдагол белән ул үскән Бүдәньяр — күршеләр. Шулай да сирәк-мирәк баргалап йөргән авылда үземнән дүрт кенә яшькә кечерәк Фазылҗан белән шул дөнья көткәндәге “нужа печәне” таныштырды...

Ул — бик ачык йөзле егет. Ә инде “Кызыл таң” журналисты һәм Әлшәй кешесе икәнемне дә белгәч, Фазылҗан кадерле кунактай каршылады. Гадәттә, бүгенге 40-50 яшьлекләр турында без, “Кызыл таң” укып үскәннәр, дип язарга күнеккәнбез. Дөресе дә шул. Элек бит “Кызыл таң” белән район гәзитен татар авылларындагы һәр өйдә диярлек алдыралар иде. Шуңа да “Кызыл таң” аша хәреф танырга өйрәнүебез матур җөмлә өчен генә әйтелгән сүз түгел. Бүген дөнья терәге булган 30-50 яшьләрдәге милләттәшләребез: “Без “Кызыл таң” укып үстек!” — дип, авыз тутырып әйтә ала.

Тик менә кайсыларының гына балалары, еллар үткәч, шулай әти-әниләре кебек күкрәк суга алыр икән? Бик сирәкләренекедер. Чөнки Фазылҗан һәм аның тормыш иптәше Флүзә кебек милли басмабызны төп гаилә гәзите иткәннәр бүген бармак белән генә санарлык калып бара.

— Безгә ике дистә елга якын туып-үскән яклардан, туганнардан аерылып, бик еракларда яшәргә туры килде. Үзебезнең телдә бер рәхәтләнеп сөйләшәсе иде, дигән чаклар күп булды, кая инде ул татар телендә чыгучы гәзит-журналлар уку! Шуңа күрәдерме, Башкортстанга кайтып төпләнү белән күпләп гәзит-журнал алдыра башладык. Әлбәттә, бәләкәйдән укып үскән “Кызыл таң” белән район гәзитен  — беренче чиратта! — дигән иде милләт җанлы якташыбыз, тәүге очрашуда ук шул хакта сүз чыккач.

Миякә белән Әлшәй районнарының ике як чигендә туып-үскән Флүзә белән Фазылҗанны Аксен авыл хуҗалыгы техникумы кавыштыра. Булачак агроном һәм хисапчы арасындагы “кыска ялганыш” нәкъ шушы уку йортында барлыкка килә. Флүзә егетенең Германиядә солдат хезмәтен үтеп кайтуын да, Караганда якларында бер кыш күмер кисүен дә түземлек белән көтә. 1983 елның июлендә көтү, сагыну сынауларын уңышлы үткән егет белән кыз өйләнешәләр. Ике районны бер итеп, туйлар үткәрәләр һәм, инде “Шахта”ны җырламыйча гына, күмер кискән якларга җитәкләшеп чыгып китәләр. 1986 елда Фазылҗанны контракт буенча армия хезмәтенә яңадан чакыралар. Ун ел прапорщик булып хезмәт итә якташыбыз.

— Җитәр сезгә гарнизон тормышы белән яшәргә — кайтыгыз, кулы бар кешегә монда да эш җитәрлек! — дип хатынының туганнары да, үзенең Раевкада малтабарлык белән шөгылләнүче бердәнбер Зәкәрия абыйсы  да туган якка кайтырга кыстый башлый.

Шактый картайган әти-әниләр дә бик юксынгач, туганнар да ай-вайга куймагач, өйрәнелгән армия хезмәтен калдырырга туры килә. Бу вакытка Флүзәнең бертуган абыйсы Равил Миңнегали улы Ярлекәү авылында Рөстәм кайнеше белән бергәләп бүген инде даны илгә таралган “Миякә балык компаниясе”нә нигез салырга өлгергән була. Халыкта киң билгеле “Бергә яшик — аерым торыйк!” принцибы буенча яшәргә яраткан Фазылҗан баштан ук үзенә аерым бер цех төзүне алга сөрә. Барысы өчен дә зур авторитет булган Равил кайнагасы белән ныклап киңәшләшкәннән соң, балык эшкәртү цехын район үзәге Кыргыз-Миякәдә түгел, ә шактый зур татар авылы булган Өршәкбаш-Карамалыда төзергә карар кылалар. Тиздән эш башлаган әлеге цех авыл өчен үзе бер зур табышка әверелә. Колхоз көймәсе комга терәлгәннән соң ни эшләргә, кая барып сугылырга белми йөргән дистәгә якын яшь егет һәм кыз даими эшле була, авылда төпләнеп калу мөмкинлеге ала. Шул ук вакытта урындагы хакимият өчен дә бу эшкәртү предприятиесе “алтын йомырка салучы тавык”ны алыштыра. Ни дисәң дә, урындагы бюджетны тулыландыруда сизелерлек роль уйный Хафизовның шәхси предприятиесе.

— Якташың бик булдыклы, кечелекле һәм ярдәмчел егет,  нинди генә эш башласак та, читтә калганы юк! — дип мактап бетә алмый Фазылҗан Фоат улын Өршәкбаш-Карамалы авылы хакимияте башлыгы Фәһим Юнысов.

 Билгеле, мондый сүзләр йөрәккә май булып ята. Гомумән, Миякә малтабарларының “тиене санаулы” һәм аларга “иганәчелек чире” һич янамый. Шуны да бик яхшы белгәнгәме, хакимият башлыгының якташым хакындагы уңай фикере аеруча кадерле миңа. Хәер, Фазылҗанга үрнәк күрсәтүче өлкән туган да бар шул. Аның кайнагасы һәм “Миякә балык компаниясе”нең генеральный директоры Равил Моратшинны барысы да район һәм авылдашлары өчен бик күп изге гамәлләр кылучы җитәкче буларак белә. Былтыр, мәсәлән, Равил Миңнегали улының зур матди ярдәме белән Өршәкбаш-Карамалыда Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллинның яңартылган музее ачылды. Әлбәттә, Фазылҗан да бу изге эштән читтә калмады.

Баштан ук аерым эшләүне максат итеп куйган Фазылҗан Фоат улы моннан берничә ел элек “Океан” дигән үз компаниясен булдырды. Аның хәзер Кыргыз-Миякәдә шушы исем астында эшләүче зур гына кибете һәм күмәртәләп сату базасы бар. Монда да унлап кеше эшли. Өршәкбаш-Карамалыдагы шактый зурайган цехта җитештерелүче 50дән артык төр балык ризыклары шушы база аша Башкортстанның барча төбәкләренә, шулай ук күрше Ырынбур, Чиләбе, Татарстан якларына, хәтта Себер тарафларына китеп тора. Хафизов җитештергән продукциягә ихтыяҗ зур.

— Шундый җитәкчебез булуына сөенеп бетә алмыйбыз! Ходай үзенә һәм гаиләсенә исәнлек бирсен! — Әлеге ихлас сүзләр белән уңган һәм кечелекле хуҗалары турында гәзиттә мактап язуны үтенә үзләрен Рәйлә, Римма һәм Флүрә дип таныштырган сатучы кызлар.

— Ә нинди гәзиткә язарга кушасыз соң? — дип кызыксынам.

— “Кызыл таң”га инде, без бит шул гәзитне укыйбыз, хуҗа-быз үзе дә аны алдыра! — ди алар бертавыштан.

Без танышканнан бирле Фазылҗан Фоат улы үзендә эшләүчеләргә “Кызыл таң”ны өстәмә дәртләндерү чарасы буларак яздыра башлаган иде. Кызларның “Кызыл таң” ны якын күрүе — шуның җимеше.

Фазылҗан Хафизовның булдыклы җитәкче генә түгел, үз кул астында эшләүчеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы булуы да сокландыра. Ул тыныч холыклы булуы, кешеләр белән, башлыча, елмаеп һәм хөрмәт итеп сөйләшүе белән аерыла. Шуның белән күңелләрне яулый да. Чөнки бүген беркемгә дә сер түгел: бәләкәй генә җитәкче дә үзен башкалардан өстен куярга, ә инде үз кул астындагыларны бөтенләй кешегә санамаска өйрәнеп алды. Эшләр болайга китсә, безгә бер заман “Булдыклы җитәкче”дән дә бигрәк, “Кешелекле җитәкче” номинациясендә җиңүчеләрне хәстәрләргә туры киләчәк. Чөнки дуамал түрә — ил нигезен черетүче, халык ризасызлыгын һәм төрле социаль тетрәнүләрне якынайтучы кеше ул.

Әле ярый Фазылҗан кебек әдәп белүче, изге җанлы, хәстәрлекле җитәкчеләребез, бик күпләргә үрнәк итеп куярлык, илнең нигез ташы булырлык замандашларыбыз бар. Ә изгелек явызлыкны барыбер аста калдыра ул.

Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның

үз хәбәрчесе.

Миякә районы


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»