18.02.2012 - Замандаш

Балачак хыялына тугрылык

1953 елда Чакмагыш төбәгендә тәүге нефть ятышы ачыла. Арлан нефте тарихы да шушы чор белән бәйле. 1957 елның ахырында Калтасы — Чакмагыш — Уфа нефтьүт-кәргеченең тәүге чираты файдалануга тапшырыла. Ә ике ел үтүгә “Чакмагыш” нефть кудыру станциясе төзелеп эшкә кушыла. Станция резервуарларына тәүге “кара алтын”  агымы килә башлый.

Район тормышындагы шушы тарихи вакыйгалар чорында Рапат авылыннан Иске Калмашка Шәйдуллиннар гаиләсе күченеп килә. Ришатка ул вакытта җиде яшьләр чамасы була. Яшьтәшләре белән айлы төндә яшел тугайда мал саклаганын әле булса хәтерли. Учак тирәсенә җыелып, авыл малайлары белән гәп коралар, иң серле булып тоелган хыяллары белән уртаклашалар. Күбесе киләчәктә  шофер, очучы, хәрби кеше булачагын күзаллый. Ә Ришат авылдан ерак түгел урнашкан резервуарларны инде күптәннән күзәтеп йөргән була.

Авыл җирендә мондый сәнәгать предприятиесе барлыкка килгәч, малайның күңелендә нефтьче булу теләге бөреләнә. Мәктәп елларында каникуллар җитү белән “Чакмагыш” нефть кудыру станциясендә штукатур-буяучылар бригадасында эшли. Эш җиңелдән түгел — Ришат кара тиргә бата, көн дә измә бутау, авыр күтәрүдән әле ныгып та өлгермәгән  беләкләр сызласа да, бирешергә ярамый.

“Штукатурчы абыйлар, апалар минем эшкә яраганлыкны, ничек тырышып эшләвемне берүк күрсеннәр иде”, дигән уй Ришат Нурулла улының зур хезмәт сукмагына эз сала. Үсмер кешегә күп кирәкмени! 30 сумга якын хезмәт хакы алу тагын да чәмләнебрәк эшләргә этәргеч бирә. Акчасы мәктәп кирәк-яраклары алырга үзенә генә түгел, кече туганнарына да житәчәк бит.

Мәктәпне тәмамлагач, тәҗрибәсе булган егетне һич икеләнми станциягә слесарь итеп эшкә кабул итәләр. Ул чор яшьләренә нефть ятышларындагы удар төзелешләр  романтикасы хас була. Шушы тойгы белән беррәттән, бала чактагы хыял аңа төрле авырлыкларга да чыдам булырга көч бирә.

— Солдат хезмәтеннән кайтканнан соң, мине авария-тергезү  хезмәтенең линия-торба сузучысы итеп тәгаенләүләренә шатландым. Димәк, кырыс шартларда үземне сынап караячакмын. Һәрвакыт командировкаларда, төрле табигать шартларында эшләргә туры килде. Ачы салкыннарга техника бирешә, әмма кешеләр үз эшен дәвам итә. Тоташ магистральнең көйле эшләве тулысынча диярлек безнең җаваплылыкка бәйле. Эшкә җитди караш куелган бурычны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга этәргеч бирде, — ди Ришат Нурулла улы.

Арытаба белемен камилләштерү максаты белән Саратов нефть техникумын читтән торып  тәмамлый.

Җитмешенче-сиксәненче елларда авария-тергезү хезмәтендә мастер вазыйфасында магистраль нефтьүткәргечләрнең аеруча катлаулы участокларында эшләргә туры килә аңа. Ул җитәкләгән авария-тергезү хезмәте 400 чакрымга кадәр сузылган Калтасы — Уфа-2, Калтасы — Языково — Салават, Чакмагыш — Азнакай, Теләпән — Калмаш нефтьүткәргечләрен хезмәтләндерә. Уйлап карасаң, ул шушы ерак араны  җил-яңгыр дими, җиң сызганып йөреп чыккан. 1993-1995 елларда Чәрмәсән елгасы аша Калтасы — Уфа 2, Бәрдәсле елгасы аша Калтасы — Языково — Салават участокларында нефтьүткәргечләрне алыштыруда бригада аның кул астында эшли. Ел артыннан ел үтә. Күп тә үтми Арлан нефтьүткәргечләр идарәсенә караган корылмаларга, тоташ нефтьүткәргечләргә диагностик тикшерү эшләре башлый. Мондый күләмле эштә дә ул вакытта нефть кудыру станциясе начальнигы урынбасары булып эшләгән Ришат Нурулла улы да читтә калмый, киресенчә, үзенең саллы өлешен кертә.

— Төрле вазыйфаларда, нинди эштә булуга карамастан, ышанып тапшырылганны җиренә җиткереп, намус белән башкарырга омтылдым, — ди ул.

Нефтьче Ришат Нурулла улы кайларда гына хезмәт салса да,  алдында нинди генә каршылыклар туса да, уртаклашыр кешесе, ныклы “тылы” — җәмәгате Рәсимә Сәүбән кызы һәрвакыт ышанычлы кешесе була. Үзләре кебек эшсөючән, “кара алтын” белән бәйле тармакны үз иткән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген аның дүрт оныгы тормышын тагын да җанландыра, ямь өсти.

Шәйдуллиннарны чын мәгънәсендә нефтьчеләр династиясе дип әйтергә нигез бар. Әти-әнисе оператор һәм гараж диспетчеры булып эшләп хаклы ялга чыккан.  Хәзер гүр ияләре булсалар да, алардан  ныклы нигез, тәрбия алуына  Ришат Нурулла улы чиксез рәхмәтле. Ул шушы күркәм сыйфатларны үзенең кызларында да тәрбияләүгә ирешкән. Олы кызы Гөлшат биредә лаборантка, икенче кызы Айгөл Черкассы нефтьүткәргечләр идарәсендә икътисадчы булып эшли. Өченче кызлары башкалада белем ала.

Дөрес, дүрт дистә елдан артык җаваплы вазыйфада эшләү — үзе бер тормыш сынавы. Бүгенге көндә “Чакмагыш” нефть кудыру станциясендә линия-эксплуатацияләү хезмәте начальнигы урынбасары булып арытаба да тырышып хезмәт сала Ришат Нурулла улы. Ул инде нәкъ сынауларны үткән, тирән белемле, тәҗрибәле хезмәт ветераны. Нефтьүткәргечләрнең хәвеф-хәтәрсез һәм ышанычлы эшләвен тәэмин итүгә зур көч сала һәм яшь хезмәткәрләр белән дә ихлас  тәҗрибә уртаклаша. Фидакарь хезмәте өчен Халыклар дуслыгы, lll дәрәҗә Хезмәт даны орденнары белән бүләкләнгән. Хезмәттәшләре, коллектив, “Уралсибнефтепровод” ачык акционерлар җәмгыяте җитәкчелеге алдында абруй казанган нефтьче, хезмәт ветераны узган елларына байкау ясый да, уйлары ерактагы хыял кебек тоелган бала чагына алып кайта. Читтән бәхет эзләмичә, туган туфрак кодрәте биргән  җир асты байлыкларын табуда турыдан-туры  үз өлешен кертә алуы белән  горурлана ул.

Эльвира Әхмәдуллина.

Чакмагыш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»