03.12.2010 - Замандаш

Яшьлек эзләре сагындыра

Бу кичәне оештыручылар аның исемен дә, жанрын да төгәл генә билгели алмады. Чөнки мондый чара Илеш районы һәм “Игенче” колхозы тарихында беренче тапкыр үткәрелә. Дөрес, төп герой билгеле, ул — шушы колхозда биш ел рәислек иткән, бүгенге көндә “Башкортостан” фәнни-җитештерү берләшмәсенең генеральный директоры, икътисад фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илдар Шәяхмәтов.

Илдар Тимергасыйм улы “Игенче”гә караган Тәҗәй авылында туып үскән, урта мәктәп тәмамлаган, бераз нефтьчеләрдә эшләгән, яше җиткәч, Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткан. Аннары Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында агроном һөнәре алган.

Заманында атаклы рәис, СССР Югары Советы депутаты Үзбәк Зәйнашев җитәкләгән зур хуҗалыктан аерылып чыккан “Игенче”дә төп күрсәткечләрнең түбәнәя башлаганын районда бик тиз күреп калалар һәм бирегә җитәкче итеп шул җирдә тернәкләнгән Илдар Шәяхмәтовны җибәрергә карар ителә. Шәяхмәтов эшләгән чорда “Игенче” колхозы район хуҗалыклары арасында йөзек кашына әверелә. Бик күп биналар, каралтылар калкып чыга, урамнар тәртипкә китерелә, фермаларга һәм мастерскойларга асфальт юллар, елга аша күпер салына. Кужбахты белән Тәҗәй авыллары чигендә, аларны тоташтырып дигәндәй, хуҗалык исәбенә урта мәктәп бинасы файдалануга тапшырыла.

Колхозга бер килүемдә Илдар Тимергасыйм улына әйтә салдым:

— Тавык кетәген хәтерләтә башлаган идарә бинасын яңартырга уйламыйсызмы?

Колхоз рәисенең җавабы әзер иде:

— Дистәдән артыграк кына хезмәткәр эшләгән бина түзәр. Барыннан да элек механизаторларга һәм терлекчелектә тир түгүче кешеләргә тиешле эш шартлары тудыру белән бергә, аларның йорт-кураларын заманча хәлгә китерергә кирәк. Тулысынча электрлаштыру, газ һәм су кертүне иң мөһиме дип исәплибез.

Дөресен әйткәндә, ул боларны шактый уңышлы башкарды, хуҗалык исәбенә төзүнең “тәмен” Шәяхмәтовтан да яхшырак аңлаучы булмады төсле.

Кичә буласы көнне авыл урамнары буйлап йөргәндә Илдар Шәяхмәтов, урта мәктәп янына җиткәч:

— Бу төбәктә җиргә сеңгән иске йортлар иде, аларда яшәүчеләрне яңа йортларга күчердек. Исәбебез биредә административ үзәк төзү иде, колхоз идарәсенең яңа бинасы да шунда булырга тиеш иде. Минем рәислек чорында өлгерә алмадык. Тәүдә районга алдылар, аннары — Уфага. Үгәртеп кору дигәннәре бер дә авыл халкы файдасына булмады шул, — дип, авыр сулап куйды.

— Без әле, — дип сүзгә кушылдылар әлеге колхоз рәисе һәм авыл хакимияте башлыгы Ромел Шамратов белән Альфред Хәтмуллин, — авылларыбызны төзекләндерү планыннан ваз кичкәнебез юк. Өметтәбез.

Илдар Шәяхмәтовның бу колхозда эшләп киткәненә 25 ел тулып үтсә дә, якташлары аны бүген дә үз итеп ярата, ул сызган планнарны тормышка ашыру өстендә эшли. Йөзек кашына торырлык хуҗалык бүген ни хәлдә соң?

Бүгенге көндә “Игенче” колхозы “ЦелинаАгро” фирмасының “Илеш Агро” филиалына карый. Әйтүләренә караганда, “Игенче”нең җитәкчеләре һәм белгечләре яңа таләпләргә яңа оештыру осталыгы белән җавап бирә икән.

— Спонсорларыбыз, ә алар элекке шефлардан нык аерыла, — дип дәвам итте Шамратов, — быел сыер абзарларының дүртесен тулысынча ремонтлады, ә берсендә сөтүткәргеч урнаштырды. Җавабыбыз шул: былтыр 11 мең центнер сөт җитештергән идек, быел ун айда 13 мең центнер булды. Корылык афәтеннән соң җиңел түгел, әлбәттә, әмма җиңеп чыгарга тиешбез.

Чагыштырмача зур булмаган хуҗалыкта 1200 баш сыер малы, шуларның биш йөзе — савым сыеры. Кышкы саклауга куелган техниканың торышы да канәгатьләнү тойгысы уята.

Мәдәният йортында башланачак чарага ике сәгатьләп вакыт калганда 36 ел бригадир вазыйфасын башкарган Мирзагали Хәбибуллин, авыру сәбәпле, очрашуга килә алмаячагы билгеле булды. Ул күптән түгел генә олы юбилеен үткәргән. Бу турыда мәгълүм булгач та Илдар Шәяхмәтов кибеттән күчтәнәч-бүләкләр алып, хезмәт ветеранының  йортына китте. Кыска гына вакыт эчендә ветеранның йорты бәйрәм төсе алды. Сүз артыннан сүз китте. Ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы,  “Почет билгесе” орденнары, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең биш медале, хисапсыз Мактау грамоталары белән бүләкләнгән Мирзагали ага — авылның абруйлы кешесе. Бу минутларда ул күз яшьләрен тыя алмады.

— Иң бәхетле елларым Илдар энекәш белән эшләгән чорга туры килде. Ул бригадирларга үзаллылык бирде, — дип хәтерләде ул. — Һич арттыру түгел, комплекслы бригада бригадиры — бәләкәйрәк колхоз рәисе вазыйфасына тиң бит ул.

Шул вакыт күп еллар элек КПСС өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән Зыя Нуриевның сүзләре искә төште. Ул Илеш районы авыл хуҗалыгы эшчәннәре алдында бер чыгышында болай дигән иде:

— Бригадир вазыйфасы үтә дә җаваплы. Ул — колхозчыга иң якын торучы җитәкче. Басуда үстерелгән уңыш, фермада җитештерелгән продукция язмышы аның сәләтендә һәм кулында. Әгәр мине бер генә сәгатькә СССР Югары Советы Рәисе вазыйфасына билгеләсәләр, иң беренче указым белән егерме ел бригадир булып эшләгән һәр кешегә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирер идем.

Соңлап килгән көзнең яңгырлы көне дә мәдәният йортына кешеләр агымын туктата алмады. Зал яше һәм карты белән шыгрым тулды.

Колхоз рәисе Ромел Шамратов очрашуны ачып, шундый сүзләр әйтте:

— Хөрмәтле иптәшләр! Без бүген игелекле һәм изгелекле якташыбыз, сиксәненче еллар башында колхозыбыз рәисе булып эшләгән, барыбызның да күңелендә якты эз калдырган җитәкче Илдар Тимергасыйм улы Шәяхмәтов белән очрашуга җыелдык. Ул моннан нәкъ 30 ел элек колхозыбызны җитәкли башлый. Гомер юлының иң гайрәтле елларын хуҗалыкны  күтәрү, колхозчыбызның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга багышлап, ул зур абруй казана. Без аны һәрчак фәкать яхшы яклап искә алабыз, безнең белән араны өзмәгәненә сөенәбез һәм үзенә дә һәр эшендә уңышлар телибез. Аның төпле киңәшләрен, эшлекле ярдәмен тоеп шатланабыз. Бүгенге очрашуыбыз аның изгелекләренә рәхмәт булып барсын иде.

Аннары элекке партия райкомы хезмәткәре, хәзер район Советы секретаре Фәһим Әюпов Илдар Шәяхмәтовның хезмәт юлына кыскача байкау ясады.

— Илдар Тимергасыйм улы шушы җирлектә формалашкан җитәкче. Аның үткәне дә, бүгенгесе дә барыбыз өчен дә үрнәк. Ул үзенчәлекле талантка ия шәхес. Иң мөһиме шул: ул һәрвакыт якташларына, яшьлек дусларына якын булып кала белде. Ышанычлы һәм вәгъдәле.

Озын-озак көттерми сәхнәгә  күтәрелгән Илдар Шәяхмәтов дулкынлануын яшерә алмады. Менә аның чыгышыннан кайбер өзекләр:

— Сезнең белән кулга-кул  тотынышып эшләгән дәвер минем тормышымда иң бәхетле елларым булды. Ул чорны сагынып искә алмый мөмкин түгел. Ни дисәң дә, туган як кешеләренең, авыл аксакалларының төпле киңәшләре һәрчак уңышлы эшләргә өндәп тора. Кави, Фәрит Мирзагалин, Мәүләви, Рәвис, Мирзаһит агалар, Зәһинә, Фәридә апалар “кайсы авылдан чыкканлыгыңны онытма!” дип кисәтәләр төсле. Ә район үзәгендә эшләгәндәге  замандашларым Фәһим, Анатолий, Рамил, нефтьчеләр башлыгы Флүр һәм башка бик күпләр  “Игенче” колхозына карата ярдәмле булулары белән аерылып торды. Бу яхшы гадәтләрен алар миннән соң да дәвам иттеләр. Рәхмәт аларга!

Горур халык яши бездә. Эшкә гарьчел ул. Кешеләр бер-берсенә  ярдәмчел, ут күршелек гадәтләре әле дә бердәм гаилә сыйфатларын саклый. Моңа шатланмый мөмкин түгел.

Мин сезнең күз алдында үстем. Рсай авылыннан Земфира исемле кызны килен итеп алып килдем. Яратып кабул иттегез. Ул да, медицина хезмәткәре буларак, механизаторларга һәм терлекчеләргә ярдәм кулын теләп суза иде. Кызганычка каршы, аның гомере кыска булды. Авыр минутларда сез мине ялгыз калдырмадыгыз, шәфкатьле һәм итагатьле булдыгыз. Барысы өчен рәхмәт сезгә!

Якташка җылы сүзләр белән район ветераннары  советы рәисе Анатолий Романов, Кужбахты авыл хакимияте башлыгы  Аль-

фред Хәтмуллин һәм башкалар мөрәҗәгать итте, ә Мәхтүмә Хуҗина сәхнәгә күтәрелеп, яраткан авылдашы Илдар энесенә үзе пешергән чәк-чәк бүләк итте. Бу кичне байтак кунаклар белән аралашырга туры килде. Аларның барысы да кичәдән канәгать булуларын белдерде.

— Барлык җитәкчеләр дә, еллар үткәч, туган коллективларына шулай киң күңел белән  кайта аламы? — дигән сорау да куйдылар. Бик урынлы, килешми мөмкин  түгел. Үз тарихыңа кайта алу бит бу!

Илдар Шәяхмәтов чакыруы буенча кичәгә җырчы Фәридә белән композитор-башкаручы Роберт Тимербаевлар килгән иде. Кичәнең тәүге өлешендә өлкән буын кешеләре үз яшьлекләренә кайтып бер хушланган иде, ә инде халыкчан әсәрләрдән төзелгән концерт программасы аларны тәмам әсир итте.

Равил Карамов,

журналист.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»