25.11.2010 - Замандаш

Остазлыкның нәтиҗәсе — шәкертләрендә

Кадерле кешеләрең турында язу бик авыр ул дигән ныклы фикердәмен. Чөнки чит кешеләр аны гадәти гадилектә кабул итәрләр кебек. Шуңа күрә якын кешеләреңә булган олы хөрмәтеңне, аларга соклануыңны башкаларга да җиткерер өчен матур сүзләр табарга кирәк.

Минем иң якын кешеләремнең берсе — остазым, фәнни җитәкчем Касыйм абый Йосыпов. Студент елларыннан ук мин аңа үзебезнең яктагыча “абый” дип дәшә башладым. Без якташлар да диярлек: Касыйм абый — Чакмагыштан, мин — Илештән. Ул мондый мөгамәләне шатланып кабул итте кебек. Югыйсә, артык рәсмиләштерү җанны өшетә бит.

Касыйм Мөхәммәтназыйф улы Йосыпов — вәкарьле шәхес, икътисад фәннәре докторы, профессор, Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның  атказанган фән эшлеклесе, Русия Табигый фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы. Башкорт дәүләт университетының икътисад кафедрасы мөдире һәм аның шәрәфле профессоры. Тагын әле ул күптомлы Башкортстан энциклопедиясендә — фәнни редакция һәм мөхәрририят, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының укыту-методик берләшмәсе әгъзасы да.

Шушы катлаулы галәмдә һәркемнең тормыш юлы буйлап алып баручы, ярдәм итүче кешеләре булса, бәлки, бәхетлеләр байтакка күбрәк булыр, гомер итү җиңеләер иде. Шундый кешеләрнең берсе минем бәхеткә туры килде. Касыйм абый — мине кеше иткән, фән дөньясына керткән һәм шушы дөньяда олы юл белән алып баручы йолдыз.

Беренче тапкыр Касыйм абый белән мин Башкорт дәүләт университетының икътисад белгечлеге буенча укучы өченче курс студенты чагымда очраштым. Беренче лекциядән үк ул тирән белеме, фәнни теле белән үзенә тартып, сихерләп куйды, аның һәрбер сүзен ашкынып, зур игътибар белән ота идек. Бу гаҗәп хәл түгел, чөнки ул күп дистә еллар СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында сектор мөдире булып эшләгән. Республиканың тармакара балансларын төзүгә һәм анализлауга уңышлы җитәкчелек иткән. Ә безгә инде ул ил күләмендә танылган галим, Башкортстанда төбәк икътисад мәктәбен барлыкка китерүче һәм аны камилләштерүче булып килгән иде. Шуңа күрә минем дә фән белән кызыксынуым уяна башлады. Касыйм абыйның аспирантура һәм докторантура аша актив рәвештә югары квалификацияле белгечләр әзерләгәне безгә билгеле иде. Бишенче курсны тәмамлаганда миңа аспирантурага керергә тәкъдим итте. Ул вакытта (хәзер дә) аспирантның стипендиясе бик кечкенә иде. Шуңа да аспирантларның күбесе шунда ук эшкә урнаша. Әмма Касыйм абый миңа бик әйбәт киңәш бирде: эшкә урнашмаска, акча артыннан кумаска, фән белән генә шөгыльләнергә: “Акча бервакытта да җитми ул. Бәлки, кешенең бәхете дә шундадыр”, — дип өстәп куйды.

Заман бу киңәшнең чын дөреслеген күрсәтте. Кандидатлык диссертацияләрен читтә эшләп йөргән, мин белгән аспирантларның күбесе ике көймәнең койрыгын тота алмый калды. Аспирантура елларында Касыйм абый белән без көн саен берничә сәгать буена мәкаләләр язып, диссертация өстендә утыра идек. Ә бит мин аның бер генә аспиранты түгел идем — алар бихисап. Бүгенгәчә Касыйм абый аларның һәрберсе белән шулай төпле шөгыльләнеп килә.

Кандидатлыкны яклау белән миңа ял-фәлән биреп тормады Касыйм абый — докторлык диссертациясенә башым-аягым белән диярлек чумдым. Мәгәр, икебезнең дә теләкләребез тәңгәл иде ул чакта. Һәм мин интенсив рәвештә эшне дәвам иттем. Нәтиҗәсе озак көттермәде — Касыйм абый мине икътисад фәннәре докторлыгына, профессорлыкка җиткерде. Аңа мең рәхмәт сүзләремне әйтеп бетергесез. Остазлыкның нәтиҗәсе — шәкертләрендә, дип юкка әйтмиләрдер ул.

Безгә, үзенең укучыларына, Касыйм абый  һәрчак үрнәк булып тора. Ел саен чыгарган фәнни мәкаләләре, китаплары, уку әсбаплары белән хәтта яшь укытучыларны да уздырып, Башкорт дәүләт университетының икътисад факультетында кафедралар арасында беренчелекне тота. Күп китаплары Мәскәүдә чыккан. Башкортстан Фәннәр академиясенең икътисад өлкәсендәге иң күренекле фәнни хезмәтләргә бирелә торган М. Токымбәтов исемендәге премиясенә дә ул беренчеләрдән лаек булды. Электән үк аның хезмәткә сәләтлелегенә, эш сөючәнлегенә таң кала идем. Күз тимәсен, андый егәрлек хәзер хәтта яшьләрдә дә бик сирәк очрый. Шуңа күрәдер инде, Касыйм абый кайсы гына өлкәгә, нинди генә авыр эшкә тотынмасын, шул юлда, кагыйдә буларак, уңышларга ирешә.

Касыйм абыйның тарих, публицистика һәм әдәбият белән дә шөгыльләнүен белгәч, тагын да ныграк гаҗәпләндем. “Кызыл таң”, “Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан”, “Игенче” гәзитләрендә, “Тулпар” журналында тирән мәгънәле күпсанлы очерк-мәкаләләр бастырган сәләтле язучы да ул. “Кызыл таң” гәзите һәм “Тулпар” журналының һәркайсының  икешәр тапкыр ел лауреаты булды. Шуларга өстәп, тик үз хисабына “Имәннәр”, “Сыерышбаш хикмәтләре”, “Йосыф-Сыерышбаш”, “Тамырлар” дигән зур китаплар нәшер итте. Әсәрләрендә халкыбызның көр һәм җор күңелен, меңъеллык традицияләрен, хикмәт-мәзәкләрен корал итә, туган авылы нәселләрен фәнни анализлау аша үзебезнең булганлыгыбыз, барлыгыбыз һәм булачагыбыз турында аваз сала. Шушы бик уңышлы иҗади эшләре өчен “Чакмагыш районының шәрәф-ле шәхесе” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Чакмагыш районы хакимияте һәм “Чакмагыш” республика якташлар оешмасы идарәсенең Гыйлемдар Рамазанов исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнде.

Туган авылына нигез салучы дүрт кешенең әйдәүчесе булган тугызынчы буын Йосыф бабасы хөрмәтенә мәчет төзүдә башлап йөрү — Касыйм абыйның изге эшләреннән берсе. Сыерышбаш авылын ямьләп торучы күркәм “Йосыф” мәчетендә бүген азан әйтеп намазга дәшәләр, мәктәп балалары гарәп графикасына өйрәнә-өйрәнә, тамырларын барлый. Касыйм абыйның сүзеннән һәм эшеннән башланды бу эшләр. Аллаһ йортында мәңгелек фәлсәфә — фанилык-бакыйлык турында олылар гына түгел, балалар да уйлана.

26 ноябрьдә Касыйм абыйга 75 яшь тула. Аңа бу яшьне биреп булмый дисәм дә, барыбер көзләр төсе булган уйчанлыкны инкарь итә алмыйм шул...

Һай, үткән гомер еллары! Чәчең агармасмы да, маңгаеңда ул еллардан калган тирән сырлар сызылмасмы! Касыйм абый бит — сугыш еллары малае. Сугышта әтисе, бер абыйсы һәлак булган, икенче абыйсы 1949 елга кадәр кайта алмыйча Көнбатыш Украинаның зәһәр нокталарында йөргән. Әтисе үлеме өчен тәгаенләнгән кечкенә пособие дә аңа сигез яшь тулу белән килүдән туктаган. Янәсе, үсеп җиткән... Ә бит ипикәйне күкрәккә кысып, калын-калын телемнәр белән ашар чак җиткән генә. Шул елларда үзенең ашказанының һәрчак ашарга сорап интектергәне турында күзләрен яшь пәрдәсе каплаган килеш сөйләгәннәрен тыңлаганым-күргәнем бар минем. Уйлап-уйлап торам да, исем китә. Безнең буынга ул күргән-кичергәннәрнең чиреге дә төшми бит. Абый газиз әнкәсе, туганнары белән тырыша-тырмаша дөнья көткән. Көндез укыган, төнлә утын, салам-печән урлаган. Нишлисең, яшәеш нинди, аң шундый була ич. Әмма сынмаган-сыгылмаган Касыйм абый.

Бүген килеп, рәхәтләнеп, казанган уңышларга сөенеп, җәмәгате Бәйнә апа, балалары, оныклары хозурында бәйрәм итәсе урында Касыйм абый һаман эштә, янып-көеп, эшләнәсе эшләре өчен борчылып яши. Ул — әйтерсең лә, бәйгедәге ат. Мәгълүм ки, бәйге атларына туктарга ярамый.

Азат Янгиров, 

икътисад фәннәре докторы, профессор,

Башкорт дәүләт университеты Нефтекама филиалының

икътисад-математика  факультеты деканы.




Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»