09.07.2011 - Замандаш

“Тукай рухы миңа каннан бирелгән”

Мәскәүдә яшәүче күренекле тәрҗемәче, Русия Язучылар берлеге әгъзасы Венера Думаева-Вәлиева күптән түгел туып-үскән ягы Башкортстанда булып китте, “Кызыл таң” гәзите редакциясенә дә керде. Без аның белән тормыш һәм иҗат юлы, шулай ук республикабыз мәгарифендә якты эз калдырган әтисе Сәләх Думаев һәм тормыш иптәше, 43 яшендә Ленин премиясе алган мәшһүр академик Камил Вәлиев турында сораштык.

— Венера апа, Сезнең кыз чактагы фамилиягез Думаева каян килеп чыккан? Мин аны башка беркайда да ишеткәнем юк. Гомумән, сүзне әтиегездән башлау урынлы булыр.

— Әтием Сәләх Гыйзетдин улы фамилияне үзе уйлап тапкан. Дәүләт думасы белән дә, шагыйрь Нәҗип Думави белән дә бәйле түгел, “Думать” дигән урыс сүзенә телчеләргә хас осталык белән төрки яңгырашны бергә кушкан.

Ул Әлшәй районының Гайниямак авылында фәкыйрь гаиләдә туып, сабый чактан ук тома ятим  калып, картәнисендә үскән, Бәләбәйдә балалар йортында тәрбияләнгән, педагогия техникумына кергән. Укыган чагында Әлшәйнең Никифар авылы кызы Суфия Әсәнова белән танышып гаилә корган. Техникумны иҗтимагый фәннәр укытучысы белгечлеге буенча тәмамлагач, аны Стәрлебаш крестьян яшьләре мәктәбенә эшкә җибәрәләр, аннары Баймактагы ФЗУ мәктәбендә,  “Таналык” совхозындагы уку йортында мөдир була һәм Кушнаренко педагогия техникумы директоры итеп тәгаенләнә. Мин шунда 1935 елда туганмын.

1939 елда Казан педагогия институтын тәмамлагач, әти Стәрлетамак педагогия техникумы директоры булып китә. Ә инде 1940 елда әле яңа гына нигез салынган Стәрлетамак укытучылар институты директоры булып эшли башлый. Шулай итеп, гамәлдә ул шушы уку йортының оештыручы-директоры була. Якыннан белүчеләр әтине искиткеч акыллы, олы йөрәкле кеше дип хәтерли. Киң маңгайлы, бөдрә чәчле, озын буйлы, төз гәүдәле, зәп-зәңгәр күзле, көчле тавышлы, зирәк һәм телгә оста кеше иде. Ул бик матур җырлый һәм кулына нинди уен коралы алмасын — оста уйный торган иде.

Сугыш башлану белән әти хәрби хезмәткә алынды. Ул чакта әни икенчегә авырлы иде. Әтинең хәрби комиссарлар курсын тәмамлап, фронтка китәр алдыннан безнең барыбызны да чанага төяп, Стәрлетамактан Гайниямакка бер генә көнгә алып баруы һәм без аны күмәкләшеп Аксен станциясенә озатып, хәрби эшелонга утыртып җибәрүебез исемдә калган.

1942 елда Сталинград янында кул сугышы вакытында әтинең аягына пуля тигән, кар өстендә һушсыз яткан хәлдә аны санитарлар табып алып, госпитальгә җибәргәннәр. 1943 елның язында култык таякларына таянган әтине әни Чиләбе госпиталеннән Гайниямакка алып кайтты, әни Суфия Әхмәдулла кызы ул вакытта шул авылда мәктәп директоры булып эшли иде. Авылда дәваланып ятып, 1944 елның башында әти элекке эшенә тотынды, без гаилә белән Стәрлетамакка киттек. Биш елдан институт үзгәртеп корылганнан соң әти БАССР Министрлар Советында һәм бер үк вакытта педагогия институтында эшләп алды, шуннан аны яңа төзелә башлаган Салават шәһәренә уку комбинаты директоры итеп җибәрделәр. Комбинат арытаба Салават нефть техникумына әверелде. Безнең гаилә анда җитәкчеләр һәм белгечләр өчен салынган коттеджларның берсенең яртысын биләде. Без шәхси хуҗалык та алып бардык, хәтта сыер асрадык. Шунлыктан мул яшәдек, ачлыкның ни икәнен белмәдек. Әнинең әнисе — Мәрьям картәни дә безнең белән тора иде. Ул мәзин кызы булган, заманында гимназия тәмамлаган, урысча яхшы белә иде, безне дә бәләкәйдән шул телгә өйрәтте, кыскасы, безнең гаиләдә сөйләшү теле урысча булды.

Мин 1951 елда Салаваттагы 1нче урта мәктәпне тәмамлап, Мәскәү дәүләт университетына укырга керергә киттем. Әмма бер балл җитмәде. Мондый очракта илнең теләсә кайсы вузына шушы ук сайланган белгечлек буенча имтихансыз керү хокукы бар иде. Һәм мин Казан дәүләт университетына юл тоттым. Тарих-филология факультетының урыс теле кафедрасында диплом яклап, ТАССР Дәүләт музеенда эшли башладым. Шунда гаилә кордык, Казанда 29 яшемә кадәр яшәдек.

— Сезнең тормыш иптәшегез Камил Әхмәт улы Вәлиев — татар халкының данлыклы улы, академик, Ленин премиясе лауреаты. Гәзит укучыларга аның турында да мәгълүмат бирик әле.

— Камил 1931 елда Татарстанның Тәкәнеш районындагы 20 генә йортлы Түбән Шүләнгер авылында туган. Ул авылны халык телендә “Этбасмас” дип тә йөртәләр. Камил менә шунда бик фәкыйрьлектә үскәнлеге турында сөйли иде. Казан дәүләт университетын тәмамлады, шул ук шәһәрдә кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклады. 1964 елда ил җитәкчелеге тарафыннан ул Мәскәүгә эшкә чакырылды. “Татар энциклопедия сүзлеге”ндә аның турында болай дип язылган: “СССР һәм Татарстан Фәннәр академияләренең хакыйкый әгъзасы (1984, 1992). 1957-64 елларда Казан педагогия институтында фәнни-педагогик эштә, 1959 елдан физика кафедрасы мөдире. 1964 елдан Мәскәүдә. 1965-77 елларда Молекуляр электроника фәнни-тикшеренү институты директоры, профессор (1966), 1977 елдан СССР Фәннәр академиясенең Физика институтында, 1983 елдан Гомуми физика институты директоры урынбасары, 1988 елдан Физика-технология институты директоры. Хезмәтләре микроэлектрониканың физика-технология проблемаларына, каты җисем һәм сыеклык физикасына карый. Ленин премиясе (1974), Әзербайҗан ССР Дәүләт премиясе (1976), Е. К. Завойский исемендәге халыкара премия (1997) лауреаты. “Микроэлектроника” журналының баш мөхәррире (1987 елдан)”.

Илнең фән дөньясында Камилне “Электрониканың атасы” дип йөрттеләр. Ул үткән ел вафат булды.

— Венера апа, Сез бәләкәйдән үк урысча сөйләшеп, укып-язып, урыс теле буенча вуз тәмамлап, Мәскәүдә дә техник вузда урыс һәм немец телләреннән укыткансыз. Еллар үтү белән татар шигърияте белән кызыксына башлавыгыз нидән килеп чыкты соң?

— Туган телемә сөю миңа каннан бирелгәндер дип уйлыйм. Мәктәп елларымда әле әтиемнең халык алдында Габдулла Тукайның “Пар ат” шигырен аһәңле итеп укыганы һаман колакта яңгырагандай. Әти чыннан да шигъри йөрәкле кеше булган, гомеренең ахырында ул кулына каләм алды, илаһи шигырьләр язды. Мин аларны күз карасыдай саклыйм.

Мин Казан университетын тәмамлаган чорда Муса Җәлил исеме кире кайтты, аңа Советлар Союзы Герое исеме, Ленин премиясе бирелде. Аның шигырьләре урысча да еш яңгырый иде. Әмма тәрҗемәдә алар бик йомшак һәм примитив килеп чыга һәм моңа минем җаным көя иде. Тукай шигырьләренең тәрҗемәсе белән дә шулай булды. Ул вакытка минем немецчадан урысчага шигъри тәрҗемәләрем дөнья күрә башласа да, үзебезнең бөек шагыйрьләр иҗатына тотынырга кыюлык җитми иде әле. 1976 елда Мәскәүдә дә Габдулла Тукайның 90 еллык юбилее үткәрелде, тантанага мине дә чакырдылар. Бөек шагыйребез өчен йөрәгем әрнеп кайттым да “Пар ат” һәм “Бәйрәм бүген” дигән шигырьләрен тәрҗемә итеп, “Советская Татария” гәзитенә җибәрдем, алар шунда ук басылып та чыкты. Шулай  итеп бу  эшкә мин 40 яшем тулганда ныклап керешеп киттем.

2003 елда Тукай әсәрләрен Мәскәүдәге “Инсан” нәшриятында, 2006 һәм 2008 елларда Казандагы “Мәгариф” нәшриятында күләмле китаплар итеп бастырып чыгару бәхетенә ирештем. Әйтергә кирәк, тәүге китап чыгу белән үк Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев миңа котлау хаты язып җибәрде. Дәрдемәнд шигырьләрен дә урысчага тәрҗемә итеп, Татарстан китап нәшриятында 2009 елда бастырып чыгардым. Быел мине Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дә тәкъдим иткәннәр иде.

— Башкортстанга күптәннән кайтканыгыз булмаган. Әле менә иркенләп кайтып, күпсанлы очрашулар үткәрдегез, соңгы дәвердә башкорт шагыйрьләренең байтак шигырьләрен урысчага тәрҗемә итеп чыгардыгыз. Туган республика белән элемтәнең көчәюенә нәрсә йогынты ясады?

— Әйе, һәр нәрсәнең нинди дә булса этәргече була. 2006 ел ахырында әтинең 100 еллыгы якынлашып килгәндә аның турында республикабыз матбугатында мәкалә чыгарасым килгән иде. Үзем Мәскәүдән бигүк чыгып йөрмим, Уфада таныш-белешләрем юк. Мәскәүдә яшәгән Башкортстанның халык язучысы Әхияр Хәкимов белән якыннан аралаша идек, ул үзе эшләгән “Литературная газета”да минем тәрҗемәләремне дә бастырган иде. Әхияр Хәсән улы белән киңәшләшкән идем, ул мине үзенең райондашы, галимә, шагыйрә, педагог, тәрҗемәче Рәсимә Ураксина белән таныштырды. Рәсимә Миңнебулат кызы ул чакта Мәскәүдә булачак башкорт артистларына сөйләм теле буенча дәресләр бирә иде.

Дусларым арту белән бергә тәрҗемә итү офыкларым да киңәйде. Тимер Йосыпов, Равил Бикбаев, Рәсимә Ураксина, Тамара Юлдашева шигырьләрен урысчага тәрҗемә итеп, “Ватандаш”, “Бельские просторы” журналларында, башка басмаларда, шул исәптән антологиядә бастырдым. Әле менә Башкортстан Язучылар берлегендә үткән бер әдәби кичәдә тәрҗемә принциплары турында чыгыш ясадым. Каләмдәшем Рәсимә Миңнебулат кызы республикабызның истәлекле, тарихи урыннарын күрсәтеп йөрде.

Туган республикамнан рух күтәренкелеге һәм яхшы тәэссоратлар белән  кайтып китәм.

Фәрит ФАТКУЛЛИН.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»