17.06.2011 - Замандаш

Йөрәгендә кеше язмышы

Күренекле әдип, галим Суфиян Поварисовка халык язучы исемен бирү турында “Кызыл таң” гәзитенең тәкъдимен бик күп гәзит укучылар күтәреп алды. Редакция почтасына килүче күпсанлы хатлар шул хакта сөйли. Әлеге тәкъдимне хуплап, бу хатларны “Суфиян Поварисовка — халык язучысы исеме” дигән рубрикада урнаштыра башлыйбыз һәм сез дә “Кызыл таң” гәзитенең әлеге акциясенә ихлас кушылырсыз, дигән теләктә калабыз.

Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов 1924 елның 29 августында Илеш районының Тыпый авылында туган. Бу районда  мин берничә ел укытучы булып  эшләдем. Районда ачык йөзле, киң күңелле, эшсөяр кешеләр яши. Балада ата-ана каны дәвам иткәндәй, Суфиян  аганың йөрәгендә райондашларындагы иң асыл сыйфатлар  илаһилаштырылган. Язучы буларак, райондашлары хакында “Бәхет турында легенда” (башкортча да, урысча да нәшер ителде), “Авыл язмышы  кем кулында” дигән китаплар басып чыгарды. Аларда йөзләгән хезмәт батырларының  образы чагылдырыла. Прозага  ныклап үткән гасырның 60нчы елларында  кереп китте ул. “Кызыл таң”да эшләгәндә  төрмәгә утыртылырга  тиешле бер яшь  кызны  тәрбиягә алып, коткарып кала, эшкә урнаштырып, яхшы  кешеләр атлый торган  каты юлга  бастыра. Нәтиҗәдә  “Яратам сине, тормыш!” исемле повесть  языла. Аннан соң унга якын повесть, хикәяләр, тугыз роман да дөнья күрә, әсәрләрендә ул үзенең чын мәгънәсендә  халык язучысы икәнлеген исбат итте.

Бөек язучы, Хезмәт Батыры, сүз сәнгате  остасы, академик, төрки телле халыклар арасында алтын багана булып балкыган, академик Коган әйткәнчә, бөтен дөнья  әдәбиятына күкрәк киереп  кереп китәрлек мөмкинлеге булган, татар, башкорт халкына аеруча күп изгелекләр кылган, репрессиянең коточкыч фаҗигасенә эләккән якташыбыз Галимҗан  Ибраһимов турында әсәр язарга бер генә каләм остасы да җөрьәт итмәде. Ә менә  әдәбиятыбызның аксакалы, Бөек Ватан сугышы каһарманы Суфиян  агабыз куркып тормады, аның турында тотты да трилогия-эпопея иҗат итте: “Пәйгамбәр таңы”, “Күкнең җиденче катында”, “Оҗмахка бер адым” романнары. Бөек Ватан сугышы турында янә бер  трилогия (“Язмыш корбаннары”, “Ут эчендәге мәхәббәт”, “Канлы бәхет” романнары) нәшер итүе Суфиян  Шәмсетдин улының бөек талант иясе булуын раслый. Ул егермеләп сәхнә әсәре авторы да. Аек карашлы тәнкыйтьче. Ялкынлы публицист. Күренекле галим. Остазыбызны кеше  язмышы нык борчый. Мин аның барлык  әсәрләрен зур кызыксыну белән укып барам. Суфиян Поварисов өчен начар кеше юк. “Начар”  дигәнен дә яхшы итә. Сугышта да “Башкорт полкы”ндагы 1нче расчет минометы командиры була. Расчетка төрмәдән чыккан Майоров белән Әхәтов килеп эләгә. Баш бирмиләр. “Тюремщиклар” төзәлә торган заттан түгел, янәсе. Төзәтә Суфиян ага. Үзенең  акылы, җегәрлеге, кешелеклелек сыйфатлары, хәрби техника осталыгы (сугышта  аны “минометчы снайпер”  дип йөртәләр) белән  төзәтә. Курскийның утлы дугасыннан  башлап Украина, Польша, Румыния, Венгрия, Чехословакия, Германия җирләрен фашизм коллыгыннан азат итү  көрәшендә  катнаша ул. Берничә мәртәбә яралана, контузия ала, ләкин  фронтны  ташлап китми. Батырлыклары өчен Югары башкомандующий Сталинның үзеннән 21 рәхмәт хаты ала. Төрле-төрле орден, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләрен халыкчан, бай, образлы тел белән яза Суфиян ага. Һәр әсәрендә авторның үз образы барлыгы да сизелә. Заман заңы, замандашыбызның эстетик зәвыгы,  заман  сулышы  типик хәл-вакыйга, типик характерлар, типик  синтезлаулар  ярдәмендә чагылдырыла. Яшәү хакындагы философик  фикерләүләр тормыш чынбарлыгы белән  гамәлләшә. Остазыбызның үз стиле бар. Әсәрләренең  белемле каләм остасы тарафыннан иҗат ителүе күзгә  бәрелә.

Кыскасы, Галимҗан Ибраһимов турында трилогия иҗат иткән  әдип, һичшиксез, “халык язучысы”  исеменә лаек, дип саныйм.

Зилия Раимгуҗина,

философия фәннәре докторы, профессор.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»