18.11.2010 - Замандаш

Галим, язучы һәм чын кеше

Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында төрки дөньяда киң билгеле галим һәм әдип Зиннур Ураксин истәлегенә багышланган симпозиум үтте. Анда академикның хезмәттәшләре, дәүләт эшлеклеләре катнашты.

Зиннур Газиз улы Ураксин — Башкортстан Фәннәр академиясе һәм Халыкара Төрки академияләр академигы, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул Ырынбур өлкәсенең Аллабирде авылында  1937 елда дөньяга килә. Кечкенәдән күпне белергә омтылган малай Башкортстанга килеп, Морак педагогия училищесына укырга керә. “Ул елларда республиканың көньяк районнары өчен укытучылар әзерләгән бердәнбер уку йорты буларак, училище, төпле белем бирү белән бергә, бездә фәнгә, иҗатка омтылыш та тәрбияли алды”, ди бу хакта аның сабакташы академик Марат Зәйнуллин. Ул “галим булырга мөмкин, әмма кеше булу авыр”, дигән фикернең Ураксинга тулысынча тәңгәл килүе, аның үскән саен гади булып кала белүе турында дулкынланып сөйләде. Чыннан да, академикларның икесе дә — туган телгә, Туган илгә хезмәт итүнең күркәм үрнәкләре.

Филология фәннәре докторы Кәрим Ишбаев Зиннур Ураксинның мирасы, атап әйткәндә, аның башкорт лексикографиясе үсешенә керткән өлеше турында сүз тотты. Унбишкә якын сүзлек төзегән галим хезмәттәшләре нәшриятка әзерләгән сүзлекләрне дә тикшереп, аларга кыйммәтле киңәшләр бирергә өлгерә иде, дип искә алды ул. Ә филология фәннәре докторы Ишмөхәммәт Галәветдинов Зиннур Ураксинның яхшы оештыручы булуын сызык өстенә алды.

— Фәннәр академиясенә нигез салучы, Тарих, тел һәм әдәбият институтында лаборанттан директор вазыйфасына кадәр юл узган Зиннур Газиз улы үзе янына талантлы яшьләрне туплый белде. Вакытыннан алда кандидатлык, 40 яшендә докторлык диссертацияләре яклаган кеше буларак, аның тәҗрибәсе безнең өчен тормыш әсбабы булды, — дип билгеләде Ишмөхәммәт Гыйльметдин улы.

Зиннур Ураксин әдәбиятта яңа жанр — уймак хикәяләргә нигез салган әдип. Симпозиумда аның әдәби мирасы хакында әдәбиятта киң билгеле галим Әхмәт Сөләйманов телмәр тотты. Ул әлеге иҗатка хас күләм җыйнаклыгы, фикер тыгызлыгы, фольклор башлангычы турында сөйләде.

Чарада Башкортстан Хөкүмәте исеменнән Премьер-министр урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллинаның котлау хаты укып ишеттерелде. Җыелучылар алдына Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев, күренекле шәхеснең укучылары, коллегалары, туганнары чыгыш ясады.

Симпозиумны Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Фирдәвес Хисаметдинова алып барды.

Резида ВӘЛИТОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»