06.05.2011 - Замандаш

Яуланасы үрләр алда әле

Шушы көннәрдә 50 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләүче, “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводының генеральный директоры, шәһәр Советы депутаты Раил Камил улы Фәхретдинов — Октябрьскийда билгеле шәхес. Булдыклы малтабар, даны Башкортстан һәм Русия киңлекләрендә таралу алган зур предприятие җитәкчесе булу белән бергә, бар булмышы белән туган төбәгенә хезмәт итүче, игелекле гамәлләре белән олы ихтирам яулаган мөхтәрәм зат та бит әле ул.

Аның белән тәүге очрашу 2000 еллар башында булды. Раил Камил улының ул чактагы вазыйфасы — директорның финанс мәсьәләләре буенча урынбасары. Бу — “Альтернатива”ның Октябрьский геофизик аппаратуралар заводында ныклап урнашып, биредә тупланган матди-техник куәтләрне пластмассадан хуҗалык-көнкүреш товарлары чыгаруга юнәлеш алган чор. Ләкин искергән җиһазлар һәм технологияләр белән заманча продукция җитештерү мөмкин түгел. Шул ук вакытта 1998 елгы икътисади кризис барыбер үзен сиздерә — финанс мөмкинлекләре чамалы, хезмәт хакы түләү түгел, чимал сатып алырга акча җиткереп булмый. Әмма техник коралланышны тамырдан яңартмый торып, сатып алучыларны кызыктырырдай продукция дә чыгарырмын димә. Ә булган акчаны кая юнәлтергә соң? Финанс өчен җаваплы Фәхретдиновтан исә, әлеге үзенчәлекләрне исәпкә алу белән бергә, предприятиенең үсеш перспективаларын да тоемлау таләп ителә. Әйтергә кирәк, ул чакта финанс буенча урынбасар сайлаган юл бердәнбер дөресе булып чыкты. Предприятие алган табышның зур өлешен, шулай ук кредит ресурсларын җитештерү куәтләренә салу мөһимлегенә җитәкчелекне инандыра алды урынбасар. Нәтиҗәдә заводка Русиянең төрдәш предприятиеләреннән генә түгел, чит илләрдән дә заманча җиһазлар кайтарылып, цехларда пластмассадан савыт-саба, көнкүреш кирәк-яраклары җитештерү буенча дистәләрчә яңа линия ачылды.

Һөнәр сайлагандагы кебек, бизнеска да һәркем аерым һәм үзенчәлекле юллар белән килә. Туймазы районының Яңа Бишенде авылында туып-үскән Раил урта белем алгач, әтисе кебек нефтьче булырга карар итә. Бу юнәлештә тәүге үзаллы адым да ясый  — Октябрьский шәһәренең 30нчы һөнәрчелек училищесында сәнәгать һәм нефть корылмалары электр монтеры белгечлеге ала. Гел алга омтылган яшь егет өчен алдагы баскыч, әлбәттә, нефть институты булырга тиеш кебек тә. Әмма уй-ниятләргә тормыш үзгәрешләр кертүчән. Нефтьче булып китмәсә дә, электрчы һөнәренә гомере буе тугры кала ул. 1983 елда Уфа индустриаль-педагогия техникумын тәмамлый, төп белгечлеге — электромеханик. Алга китеп шуны әйтик, бу юнәлештә белемен камилләштерүне дәвам итеп, 1990 елда читтән торып Свердловск инженер-педагогия институтын нәкъ менә электр челтәрләре белгечлеге буенча тәмамлый. Гомумән, совет чоры уку йортлары киң даирә белгечләре әзерләве белән билгеле. Уфа индустриаль-педагогия техникумында, мәсәлән, тимер юлчылар әзерләү бүлеге дә булган. Менә шуңа да төп һөнәренә өстәп, Раил Фәхретдиновка производствога өйрәтү мастеры, башлангыч хәрби әзерлек укытучысы сыйфатында эшләү хокукы да бирелә. Әйтергә кирәк, уку йорты биргән мөмкинлекләрне тулысы белән файдалана ул. Уфадан юллама буенча Чиләбегә җибәрелгәч, биредәге 2нче тимер юлчылар һөнәрчелек училищесында җиде ел дәвамында производствога өйрәтү мастеры булып эшли, хәрби әзерлек дәресләре укыта. Бу өлкәдә бай тәҗрибә туплый. Шуңа да башлангыч һөнәри белемгә карашы уңай, аны хезмәт баскычлары буенча үрләргә омтылган һәркем өчен зарур, дип саный. Әйткәндәй, “Альтернатива”да урта звено һәм цех җитәкчеләренә карата бүген нәкъ шундый таләпләр куела — алар производствоны иң түбәнге дәрәҗәдән үк яхшы белергә тиеш. Генеральный директор фикеренчә, түбәннән күтәрелгән белгечләр генә әзерлекле менеджерлар булып җитешә.

 Раил Камил улы Фәхретдиновның Башкортстаннан читтә үткән тормыш юлындагы барлык хәл-вакыйгаларны тәфсилләп язуның кирәге юктыр. Язмышындагы кискен борылыш исә 1990 елда була. Белүебезчә, базар икътисадына юл ачылган чор бу. Октябрьскийда кооператив оештырып, шунда булдыклы туган-тумачаларын җәлеп иткән абыйсы Айрат Камаев Раилне дә туган тарафларга кайтырга күндерә. Хәер, зурдан кубып, “бизнес” дисәң, хәтере калыр. Тәүге мәлдә пластмассадан шешә бөкеләре, банка капкачлары эшләүче бер станоктан тора бөтен бизнес. Әмма шушы бәләкәй генә кооперативтан вакыт үтү белән еллык продукция күләме буенча шәһәрнең иң куәтле сәнәгать предприятиесе “ОЗНА”га тиң “Альтернатива” җәмгыяте үсеп чыкты.

Туганнарны берләштергән кооперативта Раил Фәхретдинов хезмәт эшчәнлеген пластмасса коючы булып башлый, аннары инде вазыйфа баскычлары буенча үсеп, директор урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Тәҗрибә туплап, малтабарлык серләренә төшенгәч, үз эшен ачып, мөстәкыйльлеккә ирешү — һәркем өчен табигый халәт. Уй-ниятләрен тормышка ашыру максатында Раил Фәхретдинов 2003 елда “Техинвестпродукт” кече предприятиесен оештыра, аннары инде шәхси малтабар буларак, үзен “Евроокна” фирмасында сынап карый. Бу урында шуны да билгелисе килә — Раил Фәхретдиновның шәхси бизнесы шактый уңышлы барды, эшчәнлек даирәсенең сизелерлек киңәюе дә шул хакта сөйли. Әмма ни аяныч, 2006 елда  “Альтернатива” директоры Айрат Камаевның гомере фаҗигале өзелде. Туганнары һәм предприятиене оештыручылар җитәкче вазыйфасын Раил Фәхретдиновка ышанып тапшырды. Әйтергә кирәк, Камаевның үлеменнән соң бәгъзе берәүләр “Альтернатива”ның да озак яшәмәячәген юраган иде. Әмма яңа җитәкче тәүге мәлләрдә үк үзен Камаев салган традицияләргә тугры булуын күрсәтте. Нәтиҗәдә предприятие тотрыклы эшли, хезмәт хакы биредә югары. Элек булдырылган икътисади бәйләнешләр хәтта ярыйсы ук киңәйде. Продукциягә сорау зур, шуңа да җитештерү күләмнәре елдан-ел үсә.

Яшәүчәнлеген анык эшләр белән исбат итеп, малтабарлык хәзерге вакытта социаль катлам буларак тулысынча формалашып өлгерде. Ә бит икътисадта малтабарлыкка юнәлеш алынган чордан башлап җәмгыятьтә аңа карата мөнәсәбәт бер төрле генә түгел иде. Халык алыпсатарларны элек тә өнәмәде, чөнки алар малны күп көч салмый гына тапты. Ә менә үз эшен ачып, продукция җитештерү өлкәсен сайлаучыларга, ягъни матди байлык тудыручыларга ихтирам белән карады, чөнки алар үз кесәсен генә түгел, товар рәвешен алган әнә шул матди байлыкны кулланучыларны да кайгырта. Әлеге фикерне Раил Фәхретдиновка карата да һич икеләнми  әйтергә мөмкин. Әлеге вакытта предприятиедә 2 меңгә якын кеше эшли, “Альтернатива” тамгасы белән 800дән артыграк товар чыгарыла. Ассортиментны төрләндерүгә дә зур игътибар бирелә. Һәр елны җитештерү линияләре 50-60 товар төре белән тулылана. Продукциянең сыйфаты биредә һәрчак беренче урында тора, гомумән, республика, Русия күләмендә үткәрелүче “Иң яхшы товар” конкурсларында “Альтернатива”ның мактаулы урыннар яулавы соңгы елларда гадәти хәлгә әйләнде.

Заман сулышын тоеп эшләүче җитәкче тырышлыгы белән “Альтернатива”  Русия киңлекләреннән дөнья базарына да юнәлеш алды. Предприятие продукциясе үрнәкләре Парижда, Лейпцигта оештырылган халыкара күргәзмәләрдә даими катнашып килә. Әлеге чаралар, әлбәттә, предприятиенең пластмасса эшләнмәләре базарында абруен күтәрә, аның товарына карата ышанычны ныгыта.

Һәр яңалыкны предприятие мәнфәгатьләрендә файдаланырга омтылучы җитәкче буларак, Раил Фәхретдиновка алдынгы технологияләр юллап илне дә байтак гизәргә туры килә. Хәер, моны вазыйфа бурычлары да йөкли аңа. Ул — “Хуҗалык-көнкүреш әйберләре, савыт-саба җитештерүчеләрнең Русия ассоциациясе”нең вице-президенты булып тора. Гомумән, республика һәм Русия дәрәҗәсендә малтабарларның күп кенә җәмәгать оешмаларында да актив эшчәнлек алып бара ул. Әлбәттә, тырышлыгы һәм хезмәте лаеклы бәһаләнгән, һөнәри эшчәнлеге өчен байтак мактаулы исемнәр һәм билгеләр бирелгән. Әмма, тоташ алганда, ул яулыйсы үрләр алда әле.

Раил белән дуслыгыбыз күптәннән килә, һәрхәлдә, аның игелекле гамәлләрен даими тоеп торам. Матур тормышына, үрнәкле гаиләсенә, тәртипле һәм итагатьле балаларына сокланам. Алдагы көннәрдә дә якыннарыңны куандырып яшәргә, күтәренке рухта калырга, тормыш ваклыкларыннан өстен торырга язсын.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»