04.05.2011 - Замандаш

Яшәү бәхете өләшүче

Уфадагы 33нче поликлиниканың хирургия бүлеге мөдире, БРның атказанган табибы, РФ сәламәтлек саклау отличнигы Роберт Сәлим улы ӘХМӘТОВ белән табиб һөнәренең абруе турында сөйләшеп утырабыз. Эш көне ахырында соңлап килеп ишекне ачып, “фәлән табиб кирәк иде бит әле” дип мөрәҗәгать итүчеләр бетмәде. Роберт Сәлим улы андыйларның да һәрберсен игътибарлап тыңлап, аларга кирәкле табибларның иртәгәсе көнне кабул итү вакытларын аңлатып, ә өлкәнрәкләргә бу хакта язып кулларына ук тоттырып җибәрүе ихтирам уятты. Баштагы мәлдә әңгәмәбезнең шушы рәвешле берничә тапкыр өзелеп алуы минем файдага да булган икәнен соңрак кына аңладым. Чөнки бу миңа табибны оста һөнәр иясе буларак кына түгел, аның кешелеклелек сыйфатларын да ачык күрергә ярдәм итте. Шул мәлне тагын бер белгечкә аның алыштыргысыз киңәше кирәк булып чыкты. Роберт Сәлим улы әңгәмәбезне бүлеп, яшь коллегасына ярдәмгә ашыкты.

— Сез бит хирург, ә үзегез әле генә хезмәттәшегезгә һәм авыруларга башка юнәлешләр буенча киңәшләр биреп чыгардыгыз. Бу каян килә? — дип кызыксынам. Роберт Сәлим улы шаян гына елмаеп куйды да күп нәрсәләрнең серләрен әңгәмә барышында ачып бирде.

Бу уңайдан мин аның иң тәүдә тормышның төбеннән күтәрелгән табиб булуын, аның характерында чагылыш тапкан бик күп сыйфатларның шуннан килүен аңладым. Чыгышы белән ул Дәүләкән районының Яскаен дигән бәләкәй генә бер авылдан. Күрше Чуенчы авылына күчкәннән соң үсмер чагы һәм мәктәп еллары илгә бик күп олы шәхесләр биргән шушы авыл белән бәйле була.

Абыйсы Альберт белән алар бик иртә әтисез калалар. Шуңа әнисенең төп ярдәмчеләре буларак бөтен йорт эшләрен алар башкара. Абыйсы хәрби училищега укырга киткәч инде болар барысы да үсмернең иңенә төшә. Тырышның тире кипмәс, диләр. Әнисе икенчегә кияүгә чыгып, өлкәннәр эштә булганда бала карау, идән юу, сөт аерту кебек эшләрне дә башкарырга туры килә аңа. Һәрбер эшне күңел биреп башкарган ятим баланы кызганыпмы, Ходай Тәгалә башка сәләтләрне дә аңа мулдан биргән, күрәсең. Шулай бервакыт танышларының баласы авырып китеп, аны күрше әбигә китерәләр. Шунда Роберт та кергән була, ул да үзенчә ярдәмләшә. Аның куллары шифасы сабыйга бик килешә. Соңрак баланы дәваларга гел аңа китерә торган булалар. Медицинага тартылуы да шуннан башлангандыр әле. Әмма мәктәпне тәмамлагач та Роберт башта үзен эшче һөнәрендә сынап карамакчы була. Ул Салават шәһәре заводларының берсендә слесарь булып эшли башлый. Шуннан армия сафларына алына. Ерак Көнчыгышта чик буенда хезмәт итә.

— Кытайлар белән чик аша сөйләшә идек, — дип искә ала солдат елларын Роберт Сәлим улы. Әмма солдатлар арасында шаянлыгы белән аерылып торган бу егеткә дә туган якны сагыну хисе ят булмый. Шундый вакытта Хәсән күле буйларын “Күл буена килсәң иде”, “Уфа юкәләре” кебек җырлар яңгырата. Солдатлар өчен “Катюша” белән “Рушник турында” украин җырын да башкара.

— Күлдән поселокка су ташучы Ваня бабай мине тыңлап гаҗәпләнә торган булды. Үзең шундый оста итеп украин җырларын башкарасың, ә үзең урысча бик начар сөйләшәсең, — ди ул егеткә. Солдат моны авылда радиодан яңгыраган һәрбер җырны ничек бар, шулай сеңдереп баруы белән аңлатып бирә. 

Урысча бик начар белсә дә, өлгер һәм уңган солдатны заставаның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куялар әле. Ә хезмәттәге уңышларын исәпкә алып, “Дәүләт чиген саклауда күрсәткән хезмәтләре өчен” билгесе белән бүләклиләр. Ул шушы еллар эчендә чикне бозган 21 кешене тота. Аннары ул биредә тагын бер тапкыр медицина белән йөзгә-йөз очраша. Бу хәл солдатларның аягыннан төшмәгән кирза итектән башлана. Солдатлар арасында аякта гөмбәчек чире тарала. Алар шуны дәвалап җәфа чигәләр. Роберт өчен бу бик мөһим чор була, ул дәвалау курсларына языла. Ә хезмәттән кайткач, туп-туры медицина институтына укырга керә. Аны курс старостасы итеп куялар. Өченче курста укыганда ук гаилә корып, кызлары дөньяга килә. Роберт гаиләне тәэмин итү максатында укудан соң “ашыгыч ярдәм” машинасында фельдшер, соңрак табиб буларак эшли башлый. Институтны тәмамлаганда ук ул шактый гына тәҗрибә туплап өлгергән була инде.

— Без укыганда тар белгечлеккә аерып укыту юк иде әле. Шуңа без гинеколог та, психолог та була алдык. “Ашыгыч ярдәм”дә эшләп йөргәндә шулай бер адрес буенча чакыртып алдылар. Пациентыбыз — тугызынчы сыйныфта укучы кызның эче нык авырта икән. Минем белән барган фельдшер апа “сукыр эчәк” ди. Мин карадым да башка диагноз куйдым. Әлбәттә, ул диагноз кызның әнисен чыгырыннан чыгарды, шуңа ул бөтен ачуын миңа яудырды. Чөнки, беренчедән, кыз авырга калган, икенчедән, көмәне тайпылышлы булган.  Шулай ике ут арасында торып калдым. Дөрес, эш урынында хупладылар.

Укуны тәмамлагач, Роберт Әхмәтовны Кушнаренко район дәваханәсенә эшкә җибәрәләр. Анда ул гинеколог та, хирург-патологоанатом да булып эшли. Бигрәк тә патологоанатом эшенә күнегүе авыр булды, дип искә ала Роберт Сәлим улы. Кушнаренко тирәсендә юл-транспорт һәлакәтләрендә каза күрүчеләр күп була. Аларны көне-сәгате белән район дәваханәсенә илтәләр. Мин бу эштән баш тартып та карадым, кеше җитмәгәч, җибәрмәделәр. Эшли торгач, күнегеп киткәнмен. Көне буе эш өстендә булгач, мине югалта башлаганнар. Шунда баш табибның, “сине башта җибәреп булмый иде, хәзер чыгарып булмый,” дип шаяртуына, “анатомияне өйрәнәм”, дип җавап бирдем, ди ул. Биредә эшләгән чорда ул тагын бер кызыклы хәлгә юлыга. Кушнаренкода аңа “сөннәтче бабай” өчен дә эшләргә туры килә. Моның өчен аны ике тапкыр райкомга чакыртып шелтәләп алалар.

Эшкә бирелгән яшь белгечне җәмәгать эшләренә дә җәлеп итәләр. Аны медицина хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Бу эштә дә ул үзен сынатмый. Чаңгы сатып ала да медикларны төрле чараларга чыгара. Медицина хезмәткәрләренең башлангычына укытучылар да кушыла. Морг директоры бөтен халыкны чаңгыга бастырды, дип шаяртучылар күп була. Профсоюз аны яхшы эше өчен иң беренче оештырылган төркем белән Болгариягә ялга җибәрә.

Аннары ике ел Уфаның 6нчы клиник дәваханәсе каршында йөрәк хирургиясе бүлекчәсендә ординатура үтә. Билгеле булуынча, ул елларда биредә профессор Наил Гатауллин җитәкчелегендә йөрәккә операцияләр ясала башлый. Анда Фәрит Мөхәммәтрәхимов, Ростислав Козленко, Юрий Ионис, Владислав Бузаев кебек танылган кардиохирурглар эшли. 1977 елда Мәскәүгә барып канны ясалма әйләндерүче аппаратта эшләргә өйрәнеп кайткан Роберт Әхмәтов та тиздән аларның сафын тулыландыра. Көненә алтышар-җидешәр операция ясала, кеше гомере өчен уникешәр сәгать көрәшергә туры килә. Бүлеккә тәүлек эчендә хирург ярдәменә мохтаҗлык кичерүче 60лап кеше мөрәҗәгать итә.

Алты елдан соң Роберт Сәлим улының хезмәт юлы башка юнәлештә үсешә башлый. Аны 15нче дәваханәгә баш табиб итеп тәгаенлиләр. Бу вазыйфаны ул 23 ел лаеклы башкара. Бу еллар эчендә ул агач эшкәртүчеләр, азык-төлек тармагы һәм “Башкирэнерго” кешеләрен медицина ягыннан хезмәтләндерүне югары дәрәҗәдә оештырып җибәрә. Шушы ук елларда Сипайлово бистәсендә халыкның артуын күреп, Әхмәтов балалар һәм өлкәннәр өчен поликлиникалар төзү турында хәстәрлек күрә башлый. Шушы рәвешле аның башлангычы белән яңа бистәдә 43нче һәм балалар өчен поликлиникаларга нигез салына. Ә 1990 елда халык Роберт Сәлим улына үзенең ышанычын белдереп, Башкортстан АССРның халык депутаты итеп сайлап куя. Бу республика өчен иң авыр елларга туры килә. Депутат мандаты аңа медицина юнәлешендәге эшчәнлегеннән тыш мөрәҗәгать итүчеләрнең транспорт, төзелеш, фатир белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә, башка өлкәләргә кагылышлыларын бердәй ерып чыгарга ярдәм итә. Роберт Сәлим улы кайда гына эшләсә дә, аның артыннан гел яхшы эшләре һәм яхшы сүз ияреп йөри. Ә аның намуслы хезмәтен атказанган табиб һәм сәламәтлек саклау отличнигы исемнәре бизи.

Бүген, җитмеш яшьнең үренә менгән көнне ул һаман сафта. Тәҗрибәле хирургның ярдәменә мохтаҗлык кичерүчеләр кимеми. Шеш чыкса да, буыннар сызласа да, иң тәүдә хирургка күренергә киләләр. Ул аларның һәрберсенә кирәкле дәвасын да, җылы сүзен дә таба белә. Шуңа башкарган эше белән хезмәттәшләре арасында олы абруй казанган шәхес ул.

Роберт Сәлим улының җаны-тәне белән яраткан эшенә бирелеп эшләвендә, әлбәттә, ныклы ышанычы, шулай ук табибә һәм сөекле җәмәгате Клара Галимҗан кызының һәм балалары — кызы Альбина белән улы Илшатның йогынтысы зур. Бүген аның тормышын кечкенә оныгы да бизи. Ә туган йортта аны һәрчак әнисе Фатыйма апа көтеп ала. Мондый бәхет һәркемгә тәтеми. Тик гомере буе кешеләргә яшәү бәхете өләшеп яшәүче табибның моңа хакы бар.

Рәзилә НИЗАМОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»