04.09.2014 - Замандаш

Оясында ни күрсә...

Күренекле журналист Елена Калюжная — үз һөнәренең остасы.

“Урындагы үзидарә мәсьәләләрен яктыртуда иң яхшы журналист” исеменә лаек булган каләм ияләре арасында “Стерлитамакский рабочий” гәзите хәбәрчесе Елена Калюжная да бар. Шушы көннәрдә без аның белән әңгәмә кордык, ни өчен бу һөнәрне сайлавы, осталык серләре турында сораштык.

— Кеч­ке­нәдән китап укырга яратуым мине Башкортстан дәү­­ләт универ­ситетының филология факультетына алып килде,— дип сүз башлады ул. — Китап яратучыга моннан да кулай белгечлек була алмыйдыр. Студент елларында “Кафедра” дигән университет гәзите белән хезмәттәшлек итә башладым. Һөнәр сайлау да авыр булмады. Мәктәпкә барырга курыктым, чөнки педпрактика вакытында бишенче сыйныфта укучы бер бала миңа:
“Сезнең укытучы буласыгыз киләмени? Сезнең бернәрсә дә килеп чыкмаячак”, — диде.

— Ни өчен?
“Сез усал түгел, без сезнең башыгызга менеп утырчакбыз”, — ди...
Журналист һөнәрен сайларга туры килде. Бераз гына тәҗрибәм дә бар иде.

— Елена Васильевна, нинди генә һөнәр сайласак та башта җитәкләп йөртүче, маяк булырдай кешеләр була. Сезнең остазларыгыз кем?
— Менә дигән журналист кечкенәдән миңа остаз да, тормышта юл күрсәтүче маяк та булды. Шаһит Ходайбирдин исе­мендәге республика премиясе лауреаты Татьяна Морозова — минем әнием. Мондый гаиләдә үсеп, иҗат кешесе булмаска мөмкин түгел. Иң беренче язмаларымны мин нәкъ менә әниемнән укыта идем, аннан беренче тәнкыйтьне ишеттем һәм аның төзәтүләре белән килештем. Ә аннан башка мин “Русский репортер” дигән федераль гәзиткә кыйбла тоттым. Аеруча Дмитрий Соколов-Митрич һәм Григорий Тарасович — минем кумирларым. Намуслы һәм ихласлыгы өчен “Дождь” телеканалын хөрмәт итәм.

— “Стерлитамакский рабочий” гәзитендә кайчаннан бирле, нинди юнәлешләрдә эшлисез?
— Бу гәзиткә мин 2002 елда университетны тәмамлау белән килдем. Миңа шундук яшьләр темасын бирделәр. Биш елдан соң хезмәтемне, Башкортстан Республикасында киңкүләм мәгълүмат чараларында яшьләр сәясәтен тормышка ашыруны иң яхшы яктырту бәйгесе җиңүчесе буларак, авторлык гранты белән билгеләделәр.

— Ә менә өр-яңа җиңүегез — “Урындагы үзидарә мәсьә­ләләрен яктыртуда иң яхшы жур­налист” исеменә ничек ирештегез?
— Конкурска мин шактый материал тәкъдим иттем. Аерым алганда, шәһәр округы хакимияте башлыгы урынбасарлары белән үткәрелгән матбугат конферен­цияләре материаллары, шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Изотов белән әңгәмә, шәһәр бренды, Стәрлетамакның иске өлешендә җәяүлеләр зонасы булдыру хакындагы һәм башка мәкаләләрем исәпкә алынды.

— Бүген нинди мәсьәләләрне яктырту буенча эшлисез?
— Бүген урындагы үзидарә мәсьәлә­ләреннән тыш мин үз мәкаләләремдә торак-коммуналь хуҗалык, шәһәрне төзек­ләндерү, экология проблемаларын яктыртам. Бу темалар — хатын-кыз темалары түгел дә кебек, ләкин алар — туйдырмый торган, тормыш өчен кирәкле темалар.

— Эшегездә нинди кыенлыклар килеп чыга?
— Еш кына торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә законнар үз­гәрү аркасында аңла­шылмау­чылыклар килеп чыга. Моннан тыш, кайчак редакциягә зарланып килүчеләрне инандыру да бик авыр. Ә бит һәр кешедә гражданлык аңы да, активлык та, кайбер мәсьәләләрне үзаллы хәл итү мөмкинлеге дә булырга тиеш. Түбәңнән су ага икән, шундук гәзит редакция­сенә йөгермә, башта торак-файдалану идарә­сенә мөрә­җәг­ать итеп кара. Файда булмаса, Идарәче компаниягә шалтырат, хакимиятнең торак-коммуналь хуҗалык бүлегенә мөрәҗәгать ит. Һәм дәгъваларың нигезле булсын, чиновниклар белән ныклап сөйләшү өчен законнарны укы.

— Күренүенчә, Сез — үз һөнәрегезгә бирелгән журналист. Журналистның бүгенге җәмгыятьтәге урыны, аның тормыштагы роле белән килешә аласызмы?
— Мине: “Безнең җәмгыять журналистны тиешенчә бәһалиме? “ дигән сорау түгел, “Безнең җәм­гыять журналистка ышанамы?” дигән сорау ныграк борчый.

— Сезнең киләчәккә ният­ләрегез, зәңгәр хыялларыгыз?
— Мин сәяхәт итү турында хыялланам. Төрле кызыклы урыннарда булып, алар турында башкаларга да сөйләргә, һәм шулардан, шушы эштән канәгатьлек, ләззәт алырга телим.

Әңгәмәдәш — Ләйсән ӘМИРОВА 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»