02.09.2014 - Замандаш

Тарих дигән хаклык сагында

Бүген күренекле галим, тарих фәннәре докторы, күп еллар Башкортстан дәүләт университетының тарих кафедрасы мөдире булып эшләгән профессор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре Риф Әюпов 75 яшьлек юбилеен билгели. 

1939 елның 2 сентябре. Кушнаренко районының Каратәкә авылында бер теремек малай дөньяга килә. Аннан элекке көнне генә немец фашистлары Польшага бәреп керә. Шулай итеп бәләкәй Рифнең туган көне тарихтагы иң дәһшәтле сугыш башлану белән бер вакытка туры килә. Миллионнарча кешенең җанын кыйган, ач-ялангач калдырган бу канкоешның бөтен ачысын Риф Салих улы туганнан алып үз җилкәсендә татый. Ә соңыннан аның язмышы икенче төрле борылыш ала: ул сугышка дөрес бәя биргән елъязмачы булып китә. Үзеңне, иҗади куә-теңне сугыш чоры тарихын тикшерүгә багышлау һәм әлеге бурычны уңышлы үтәү — бу бик кыю адым, һәм ул елларда мондый хыялның тормышка аша алачагына беркем дә ышанмый.
Туган авылы мәктәбендә укыганнан соң Риф Кушнаренко һәм Бәләбәй педучилищеларында белем ала. Аннары район мәктәпләрендә эшли, авыл халкы арасында актив җәмәгать эшләре алып бара. Совет Армиясе сафларында хәрби бурычын үтәп кайта.
1962 елда ул, ниһаять, балачак хыялын тормышка ашыру теләге белән Башкортстан дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. Биредә ул белем генә түгел, иҗтима-гый-сәяси эшнең бай тәҗрибәсен дә туплый. Шуңа да вуз тәмамлаганнан соң аның ВЛКСМ өлкә комитетының пропаганда бүлеге мөдире итеп тәгаенләнүе табигый.
Ләкин тикшеренү эшенә тартылу аны янә югары уку йортына алып килә — 1969 елда Риф Салих улы Башкортстан дәүләт педагогия институтында фәнни-педагогик эшчәнлеген башлый. Өч елдан университетның тарих кафедрасы аспиранты булып китә. Тагын да өч елдан “Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстан партия оешмаларының совет һәм хуҗалык органнарына идарә итүе” темасына вакытыннан алда диссертация яклап, университет кафедрасында калдырыла, ассистент, өлкән укытучы, доцент булып эшли. Университетның юридик факультетында, Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә кафедра мөдире булганда да аңа югары һөнәри һәм оештыру сәләте хас була. Шушы вакытта ул үзенең төп хезмәтен — “Башкортстан АССРы Бөек Ватан сугышы елларында” темасына докторлык диссертациясен яклап, профессор дәрәҗәсе ала.
Профессор Әюпов — Бөек Ватан сугышы тарихы буенча танылган белгеч. Аның докторлык диссертациясе, күпсанлы мәкаләләре, монография-ләре, китаплары ил кичергән иң авыр чорны өйрәнүгә зур өлеш кертте. Хезмәтләре Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта, Самарада һәм башка шәһәрләрдә басылган. Барлыгы 200дән артык фәнни хезмәте нәшер ителгән.
Риф Салих улы 1984 елдан соңгы чорга кадәр БДУдагы тарих кафе-драсының алыштыргысыз мөдире булды. Аны бүген Русиянең бик күп төбәкләренә сибелгән студентлары тик яхшы сүзләр белән искә ала.
Риф Салих улының тагын бер күркәм ягын искә алмый булмый: ул гомер буе “Кызыл таң”ның актив авторы булды, тарих темасына багышланган саллы мәкаләләре бүген дә басылып килә. Дөреслекне эзләү, табу һәм халыкка җиткерүне тормыш девизы итеп алган галимгә ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа табышлар, кызыклы очрашулар теләп калабыз.


Резеда ФАЗЫЛОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»