Галим атлы мөгаллим

Кешенең бер урында бу кадәр озак эшләве хакында сүз чыкканда, гадәттә, шаяртып, бәндә дә ул чаклы яшәми, дип куялар. Әлеге шаяртуның җитди ягы да бар, әлбәттә. Бармакка бармак сукмый гына 40 елдан артык яшәү өчен дә шактый тырышырга кирәк, ә инде дүрт дистә елдан артык гомереңне студентлар укытуга, яшь буынны тәрбияләүгә багышлау — бу үзе үк зур батырлык.
Теге, киң билгеле мәзәк буш урында тумагандыр бит инде. Бер яшь техникум укытучысыннан сорыйлар икән:
— Ну, ничек, техникумда эшләп буламы, бик авыр түгелме?
— Эшләп була ла ул, шул студентлары да булмаса! – ди икән теге, озак уйлап тормыйча.
Техникум ул — шул ук мәктәп, бары тик күпкә җаваплырак. Чөнки бу уку йорты адәм баласын үзаллы очышка җибәрүче ракетаның соңгы баскычы. Мәктәп биреп бетерә алмаганны да шушында бирергә кирәк. Бу җәһәттән 120 елдан артык тарихлы Аксен авыл хуҗалыгы техникумына бервакытта да тел тидерерлек булмый. Юкка гына аны тәмамлаганнар “Безнең тормыш академиясе!” дип зурлап искә алмыйдыр.
Менә шушы, халык телендә күптән олы ихтирам белән “академия” дип йөртелгән уку йортына эшкә Галим Кужәхмәтов моннан 43 ел элек килә. Галим Нургали улының табигый тыйнаклыгы, югары тәрбиялелеге, ихласлыгы, аралашучанлыгы, кечелеклелеге, төпле белеме тәүге көннәрдән үк аңа карата ихтирам уятты. Без, аның өлкәнрәк коллегалары, Галимнең бу уңай яклары кайдан килүен тиз чамаладык. Иң мөһиме — аңардагы бу күркәм холык-фигыльнең, эрудициянең ясалма түгеллегенә, аның табигате белән шундый булуына инандык.
Галим Мәләвез районының Эткөчек авылында җиде кыз, алты малай үскән күпбалалы авыл эшчәннәре гаиләсендә тәрбияләнә. Урта белемне алыр өчен дүрт мәктәптә укырга туры килә тырыш авыл малаена. Басурман, Йомагуҗа һәм Нөгеш авылларына җәяү йөреп, велосипедта, чаңгыда үтеп, гыйлем эсти ул. Аның каравы, физик яктан ныклы, яхшы спортчы булып буй җиткерә. Егет, үзенең исемен аклаптырмы, һәрвакыт белемгә омтыла. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын уңышлы тәмамлау белән генә хушсынмыйча, Мәскәүнең Тимирязев исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы академиясен кызыл дипломга тәмамлый.
Галим Нургали улы белән озак еллар бергә, иңгә-иң терәп эшләгәнгә, аны бик яхшы белгәнгә, нык инанып шуны әйтә алам: Кужәхмәтов — диссертацияләр якламаган галим. Ул, чын-чынлап, үз исемен аклаган кеше. Иң мөһиме — алтын кебек бөртекләп җыйган гыйлемен ул бөртегенә чаклы балаларга, яраткан укучыларына бирергә тырыша. Яраткан, диюем матур сүз өчен генә түгел. Галим Нургали улы — укучылары өчен җанын кызганмаган мөгаллим, эштә ул беркайчан да ару-талуны, шәхси тормышны белми, тулысынча, халык әйтмешли, җаны-тәне белән эшкә бирелгән кеше. Шуңа аның үзен дә якын күрәләр, укучылары ярата, без, аның хезмәттәшләре, ихлас ихтирам итәбез.
Галимдә чын командирлар сыйфаты бар. Ул күп еллар техникумның уку-укыту бүлеген җитәкләде. Аның җитәкчелек алымы бер булды: “Эшләгез!” түгел, “Минем кебек эшләгез!” Ул һәр очракта әмер биреп, читтән күзәтмәде, ә үзе беренче тотынып, кем әйтмешли, бүрәнәнең юан башына ябышып, үрнәк күрсәтте. Шулай итеп эшне җиңел оештыра алды, коллегалары арасында чын хөрмәт казанды.
Барлык күңелен эшкә биргән кешедән, ни генә дисәң дә, гаиләгә азрак кала. Бу яклап Галимнең арка терәрдәй кешеләре — җәмәгате Әсма Әхмәт кызы, улы Ринат һәм кызлары Галия белән Гүзәл булды.
Кызганычка каршы, чын ир-егетне бу тормышта кайгы-хәсрәтләр дә сынап тора. Галимебезнең дә сөекле хатыны бик иртә мәрхүмә булды. Хезмәттәшебез бу искиткеч зур кайгыны чын ирләрчә күтәрде, күпләр үрнәк алырлык нык булды. Бәлки шуңадыр да, Ходай Тәгалә аңа алдагы тормышында ышанычлы терәк булырдай гүзәл затны биргәндер. Исеме дә килгән бит әле — Галим дус инде ун елдан артык Миякә районының Баязит авылы сылуы, үзе кебек үк бик иртә тол калган Гүзәлия Рәшит кызы белән тату гомер кичерә, инде икесе өчен дә уртак балаларга, оныкларга ныклы терәк булып кала.
40 елдан артык эш дәверендә Галим Нургали улы меңнәрчә укучыга төпле белем, яхшы тәрбия бирде. Ул аларны техникум тәмамлаганнан соң да онытмый, хәстәрләп тора, киңәшләрен бирә. Ә бит укучының уңышы — укытучының төп бүләге, куанычы, аның иң югары мактаулы исеме. Бу яклап Кужәхмәтов бәхетле, аның горурлык белән телгә алырлык укучылары бихисап. Күпләре район, республика күләмендә танылган зур җитәкчеләр бүген. Данлыклы Аксен техникумын хәзер аның яраткан укучыларының берсе Ришат Әбделвәлиев җитәкләвен телгә алу да җитә. Ришат Рифмил улы үзенең укытучыларының, шул исәптән, Галим Нургали улының да, хыялын тормышка ашырды: диссертациясен уңышлы яклап, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ия булды, докторлык диссертациясе өчен дә шактый бай материал туплады.
Галим Кужәхмәтов үзе, бу тормышта яхшы кешеләрдән уңдым, ди. Техникумдагы остазлары Рим Әбсәләмов, Әхтәм Исәкәев, Рима Арсланова, Константин Лавров, Алексей Головкин, Равил Гыйләҗетдинов һәм башкаларны олы рәхмәт белән телгә ала. Тормыштагы авыр минутларда таянган якын кешеләренә, Клара һәм Мөслимә апаларына, Миңнегали абыйсына, күршесе Әлимгол Рәхмәтуллинга, сабакташы Флюз Хәбибуллинга һәм барлык хезмәттәшләренә ифрат рәхмәтле ул.
Мәгариф һәм педагогика, гомумән, буыннар бәйләнеше белән һәрвакыт көчле булды. Кайчандыр яшь укытучы Галим Кужәхмәтов ветераннардан үрнәк алган, ярдәм күргән. Бүген ул — үзе техникумның иң абруйлы ветераннарының берсе. Иманым камил, яшьләр безнең хөрмәтле Галим Нургали улына нинди очракта да ышанып таяна ала.
Рәшит Галиев,
Башкортстан Республикасының
атказанган укытучысы.
Әлшәй районы.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”