16.08.2014 - Замандаш

Гомер итү – басу аша чыгу түгел

Әлшәй районы үзәге Раевкада яшәүче Динә һәм Зөфәр Хәмзиннар законлы никахларының алтын юбилеен билгели.

Халык әйтемендә тирән бер мәгънә ята: “Гомер итү — басу аша чыгу түгел”. Әлшәй районының Трунтаиш авылында Икенче Бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан туган Зөфәргә шул чорның бөтен авырлыгын бишектән төшү белән татырга туры килә. Сугыш чоры балаларыннан “Иң авыры нәрсә булды?” дип сорагыз, һичшиксез, барысы бертавыштан “Ачлык!” диячәк. Миңа 1938 елда туган бик күп хөрмәтле абзыйлар белән аралашырга туры килде. Без тормышка аяк басканда аларның, халык әйтмешли, иярдә чагы иде әле. Рәхмәт, ярдәмнәрен күп күрдем – алар барысы да диярлек кечелеклелеге, башкалар язмышына игътибарлылыгы белән аерыла. Былтыр күбесенең 75 яшьлек күркәм юбилеен билгеләргә, шатлыкларын уртаклашырга насыйп булды. Утыз сигезенчеләр белән аралашканда, ирексездән, тагын бер уртаклык игътибарны җәлеп итә – аларның күпчелеге я агроном, я иген үстерүче авыл механизаторы һөнәрен сайлаган. Бу, әлбәттә, очраклы хәл түгел. Сугыш һәм аннан соң булган ачлык аларда иген үстерүдән дә мөһимрәк эш булмавына инану тудырган.  

Агроном һөнәрен сайлаган Зөфәр Хәмзин иген үстереп кенә калмый, күп еллар игенчелекне, шул мөһим эш белән мәшгуль хуҗалыкларны оештыручы кеше була. Туган колхозында агроном, партком секретаре, хуҗалык рәисе, районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, КПСС райко­мының бюро әгъзасы, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары – менә Зөфәр Габбас улы үткән хезмәт баскычлары. Зөфәр Хәмзин турында сүз чыккач, күрәсең, шушы дәрәҗәле вазыйфаларын, күп кенә кешеләрнең язмышын хәл иткән чакларын истә тотып, бер олырак яшьтәге танышым:
— Заманында бөтен районны дер селкеткән абзый иде инде ул! Шәхсән минем язмышымда ул бары тик уңай ягы, ярдәмчеллеге белән истә калды — эшсез йөргәндә эшкә алды, төшкән күңелне күтәрә, дәрт бирә белде, — дип, зур җитәкчегә карата ихтирам сүзләрен әйтте.
Зөфәр Габбас улы турында, ул йомшак җитәкче булды, дип әйтергә берсенең дә теле бармастыр. Бүген, күрүебезчә, әлшәйлеләр өчен йөз кызарырлык түгел. Районның авыл хуҗалыгын Хәмзин җитәкләгән чорда да Әлшәй республикада соңгылардан булмады. Республиканың күчмә Кызыл байраклары, Почет грамоталары шуны раслый. Зөфәр Габбас улына “Баш­кортстанның атказанган авыл хуҗа­лыгы хезмәткәре” исеме, респуб­ликаның югары бүләге — Почет грамотасы да юкка бирелмәгән, билгеле.
Сүзне халыкның киң билгеле әйтемен искә алып башлаган идек. Сигезенче дистәнең икенче яртысын ваклаган Зөфәр Габбас улы узган гомерен барлаганда әлеге әйтемнең өстә яткан туры мәгънәсен дә, тирәнен дә үзенә кабул итә ала. Агроном буларак та, авыл хуҗалыгын оештыручы җитәкче буларак та аңа басуларны аз иңләргә туры килми. Тормышта төрле чаклар, төрле хәлләр булуы да аңа яхшы таныш.
— Тормыш ул кешегә бер алдын, бер артын күрсәтә. Нинди хәлдә дә күңел төшенкелегенә бирелмәскә, үзеңнең җир йөзендәге иң көчле зат – кеше булуың турында онытмаска, көрәшергә кирәк. Шул чакта гына тормыш сазлыкларын имин үтеп була, — ди Зөфәр Габбас улы, бу хакта сүз чыккач.
Әйе, тормыш көрәш ул. Ә көрәштә җиңәр өчен ышанычлы тыл кирәк. Зөфәр Хәмзин бу яклап үзен бик бәхетле саный — ярты гасыр иңгә-иң терәп яшәгән сөекле хатыны Динәсе бар. Гаиләгә вакыты бик аз калган зур җитәкче балаларны тәрбияләүдә дә аңа ныклап таяна — Динә Ислам кызы һөнәре буенча педагог. Кызлары Эльвира һәм Дилараны, уллары Заянны югары белемле итеп, зур тормыш юлына чыгара Хәмзиннар. Бүген инде алар дөньяга килгән дүрт оныкларына куанып, аларга ярдәмләшергә омтылып яшиләр.
...Гомер итү — басу аша чыгу түгел. Хәмзиннар кичкән басулар буш калмаган, димәк, гомерләр заяга узмаган.


Булат Шәрипов,
журналист.
Әлшәй районы


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»