16.08.2014 - Замандаш

Зояның гомере заяга үтмәгән

…Алсу битле, кап-кара чәчле, балкып торган зәңгәр күзле теремек кыз сугыштан бер аяксыз кайтып, тракторда җир сөрүче әтисе янына басуга көн дә ашарга илтергә бара. Тиз генә кайтып китәргә дә ашыкмый ул. Басу башына туктап, тракторын карарга җыенган әтисенә кирәкле ачкычларны биреп тору үзе зур шатлык бит! Әтисенең башыннан сыйпап рәхмәт әйтүе, күзләрендә горурлык чаткылары чалынып, йөзе яктырып китүе кызны тагы да ныграк үстереп җибәрә.

Без барыбыз да балачак иленнән. Язмышны билгеләүче, шулай ук уңышка илтүче сыйфатлар да нәкъ шушы чорда салына. Җирне ярату хисе, “Киләчәктә мин җир белән бәй-ле һөнәр сайлаячакмын” дигән уй да шул вакытта бөреләнеп, Зояның күңеленә кереп утыргандыр.
Зоя Яковлева (ир фамилиясе Сабирова) 1954 елның 15 августында Бакалы районының бай табигатьле Яңа Маты авылында алты балалы гаиләдә икенче булып туа. Ата-анасы-ның тырыш хезмәтен күреп, җир кадерен аңлап үскән кыз, урта мәктәпне тәмамлагач, Аксен авыл хуҗалыгы техникумында укып, агроном белгечлеге буенча диплом ала. Хезмәт юлын Бакалы җиләк-җимеш совхозында агроном булып башлаган кыз, үз һөнәре серләренә башлап шушында төшенә.
1980 елда булачак тормыш иптәше Кәшбелгыйлемне очратып, язмыш җиле аны үзенең туган көне — 15 августта Илеш районы Иштирәк авылына килен итеп төшерә. Зоя тырыш хезмәте һәм кешеләргә яхшы мөнәсәбәте белән беренче көннәрдән үк авылдашларының ихтирамын яулап, Иштирәкне үзенең икенче туган җире итеп кабул итте.
Моннан бер ел элек кенә эштән туктап, 33 ел дәвамында “Мир” кооперативында (элекке Киров исемендәге колхоз) көчен салып, эш оештыруда янып йөргән Зоя Ильиничнаның хез-мәт юлына карап сокланырлык. Башта агроном булып колхоз-ның җиләк-җимеш бакчасында тәҗрибә туплау, соңыннан су-ган игү эшен оештыру: аны чәчеп утау, уңышын җыю — шушы җаваплы хезмәтләрнең төп өлеше җитез хәрәкәтле, уңган хатын иңнәренә төшә. Арытаба 12 ел дәвамында Иш-тирәктә звено башлыгы вазыйфасын ул ирләрчә чыдамлык һәм оешканлык белән башкара.
— Авылда механизаторлар саны 40ка җитә иде. Бигрәк тә аталы-уллы: Камил Фәтхетди-нов, улы Радик, Тимершәех Вәлиуллин, улы Азамат, Са-битҗан Заһиров, улы Фикус, Шәрифҗан Исламов уллары Илдус белән Илфакның хез-мәте күпләргә үрнәк булды. Алар көче белән бригаданың 2700 гектар җиреннән мул аш-лык җыеп ала идек. Шоферлардан Зөфәр Гәрәйшин, Алмаз Хәбиев, Илгиз Галиуллин, Ил-фир Ямалов ашлыкны басудан кайтару өчен вакыт белән исәпләшми эшләделәр. Көнне-төнгә ялгап эшләгән Фоат За-һидуллин, Флүр Ямалетдинов, Фәнил Галләмов, Зәфир Мәҗи-тов, Рәсүл Хәмидуллин кебек механизаторларның һәр эшкә җаваплы караулары алга куелган бурычларны үз вакытында үтәп, ашлык өчен көрәштә югары үрләрне яуларга булышлык итте.
Ул елларда мул уңышлы игеннәр белән беррәттән бәрәң-ге, суган, чөгендер басулары да күкрәп утырды. Өй рәтеннән бүлеп бирелгән чөгендер, суганны җәй үткәнче 3-4 кат эш-кәртүгә җәлеп ителгән халык эшкә дәррәү күтәрелә, соңын-нан уңыштан канәгать булып кала. Гомумән, басу сабантуй мәйданын хәтерләтә. Шуның өчен эш авыр булса да, бик кү-ңелле иде, — дип иген кырла-рының гөрләп торган чагын искә ала Зоя ханым.
Бергә эшләгән чордашлары максатка омтылучан, тынгысыз җанлы хатын турында зур ихтирам белән телгә алып: “Зоя Ильинична оста оештыручы булды. Техника вакытында ремонтланды, шунлыктан кыр эш-ләре кыска вакытта җиренә җиткереп башкарылды. Безнең звено елның-елында колхоз, ра-йон күләмендә алдынгы урыннарны биләп, еш кына Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде”, — диләр.
Эшне оештыра белүе, иң мөһиме, теләге һәм ныклы характеры белән булдыклы хатын хуҗалык җитәкчеләренең дә ышанычын аклый. Шуны истә тотып, аны авылда ындыр табагы мөдире итеп куялар. Бу вазыйфаны 15 ел буена тырышып башкара Зоя Яковлева.
— Сезонга 25-30 мең тонна ашлык тазарта идек. ЗАВ агрегаты иске генә булса да, уңыш җыю чорында ике смена эш-ләдек. Машинистлар Руслан Кашапов, Фикус Заһиров, көн саен ферма малларына 15-20 центнер фураж тарттырган Зөһрә Сираева, Гөлназ Сафиуллина, ашлыкны җилгәреп элеваторга озату, келәтләргә салуда даими катнашкан Әлфинә Насыртдинова, Мәгъсүм Миркасыймовны олы рәхмәт хисләре белән телгә аласым килә, — ди авыл уңга-ны.
Хәер, гомер юллары шома гына булмады аның. Яшьтән үк механизаторлыкка укып, хуҗа-лыкта тырышып эшләгән, 18 елга якын тормыш авырлыкларын бергә күтәргән ире Кәш-белгыйлем иртә вафат булгач та, авырлыкларга баш имәде көчле ихтыярлы хатын: йорт-курасын яңартты, күп итеп мал, кош-корт асрады, бакча үстер-де. Улы Айдар белән кызы Айсылуны Башкортстан дәүләт аграр университетында укытуга күп көч салып, олы тормыш юлына чыгарды. Әлеге вакытта эшкуарлык белән шөгыльләнеп, төп йортта яшәүче Айдар, яңа йорт тергезеп, тормыш иптәше Альбина һәм ике балалары белән башка чыгарга җыена. Айсылу исә белгечлеге буенча Уфада ветеринария станция-сендә эшли.
Эш дәверендә район хаки-миятенең, авыл Советының бик күп Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, халык арасында зур абруй казанган Зоя Яковлева 18 ел буена авыл Советы депутаты булды. Бүген 60 яшен тутырган көннәрдә дә туктап калырга җыенмый Зоя ханым. Авылда нинди генә бәйрәм чаралары, конкурс, өмәләр үтсә дә, аларда актив башлап йөрүче, катнашучы ул.
Бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, гомернең кодрәтле үре-нә җитеп, дөнья матурлыгын бар тулылыгында тоя алу чорына аяк баскан бу ханымнан ничек үрнәк алмыйсың да, ничек сокланмыйсың!


Зәлифә КАШАПОВА,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.
Илеш районы


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»