09.08.2014 - Замандаш

Кызыл таң”лы бал бабай

Әлшәйдә умартачылар остазы һәм гәзитебезнең тугры дусты буларак танылган Фәнил абый Галиев шушы көннәрдә 80 яшен билгели.

Хәер, гомере сәүдә өлкәсендә шактый зур җитәкче вазыйфалар биләп, тынгысыз һәм җаваплы хезмәттә узган Фәнил Сахаб улының бүген дә түр башында җәелеп төшеп, юбилейлар үткәреп, котлаулар кабул итеп утырырга форсаты юк. Бу көннәрдә аның уттай эш вакыты. Фәнил абый — Әлшәйдә танылган умартачыларның берсе. 

1934 елның 7 августында күрше Миякә районының Миякәтамак авылында күп­балалы фронтовик гаиләсендә туып-үскән Фәнил — чын-чынлап тормышның төбеннән күтәрелгән егет. Тугыз яшеннән чабата үрергә өйрәнә. Тормыш үзе остаз булгангамы, табигатьтән килгән бер сәләтме, бу эшне ул яраткан шагыйре Һади Такташның Мокамаеннан ким башкармый. Шөкер, Мокамай язмышын яттан белгәнгәме, тормышында туры юлдан тайпылмыйча, күпләргә үрнәк булып, дусларны сөендереп, дошманнарны көендереп, бик матур яши.
Әлшәйнең Миякәтамакка терәлеп торган Никифар авылы сылуы Әлфия белән гаилә корып, өч кыз үстерәләр. Бүген инде уртанчы кызлары, Раевка үзәк дәваханәсендә хирургия шәфкать туташы булып күп еллар уңышлы эшләүче Наиләнең картинәй булуын күреп, оныкларын сөеп куаналар. Әлфия Миңнулла кызы, ире кебек үк, озак еллар сәүдә өлкәсендә эшли — танылган товар белгече була. Галиевлар икесе дә хезмәт ветераны, сәүдә отличнигы исеменә лаек. Бүген инде икесе дә үрнәкле картинәй-картәтәй.
Ике күрше район дуслыгын ныгытып яшәүче Галиевлар һәрчак бихисап туганнары, дуслары белән көчле булды. Умартачылыкка ныклап пен­сиягә чыккач тотынган Фәнил Сахаб улы, күп еллар җитәкче булып, яшьләрне эшкә өйрәт­кән гадәте буенчамы, умарталар дөньясына да үз артыннан бик күпләрне әйдәде.
— Безнең кадерле дустыбызга, умарта эшенә гашыйк иткән остазыбызга, сезнең тугры гәзит укучыгызга 80 яшь тула бит әле. Шуңа аны үзе бик яраткан, безне дә һәр саны белән таныштырып барган “Кызыл таң”да котлыйсы иде. Фәнил Сахаб улы кебек изге күңелле, тынгысыз җанлы кешеләр күбрәк булсын һәм алар җир йөзендә мөмкин кадәр озаграк яшәсен! — дигән теләкләр белән миңа күптәнге танышларым, кайчандыр районның әйдәүче белгечләре, бүген “яшь пенсионерлар” – зоотехник Фәнис Галимов белән инженер Ринат Хә­бибуллин мөрәҗәгать итте.
— 80 яшь ул юбилеймыни?! Менә, Аллаһы боерса, туксанга җиткәч, карарбыз! —дип, егетләрчә мут елмаеп куя Фәнил абый, юбилее турында сүз кузгаткач.
Әлшәй районының иң матур табигать кочагында, экологик саф төбәктә урнашкан Михайловка авылын үзенең дуслары, өйрәнчекләре белән тутырып, үзенчәлекле бер умартачылар иленә әйлән­дергән Фәнил абый Галиевка 90ы да, 100е дә менә алмаслык үр түгел, бирсен Ходай!


Рәүф ХӘКИМОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Әлшәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»