06.08.2014 - Замандаш

Үткән гомер – аккан су

Рәфит Габдрахман улын күпләр яхшы сүз белән, ныклы характерына, уңганлыгына ишарә ясап, гел мактап телгә алалар. Әтисе Габдрахман Харис улы авылда абруйлы кеше була. Сәйтәк авылының гади колхозчысы. Авылның өлкәннәре аны сагынып искә ала, армия хезмәтенә җаны-тәне белән бирелгәнлеген сөйлиләр иде. Әтисен Рәфит бөтенләй хәтер­ләми. 1937 елда хәрби киемдәге, җитди карашлы егет фотосы Рәфитнең күңел дәфтәрендә тирән урын алган. Армиядә отделение.

Рәфит туган җирнең җылы-сын бик иртә татый. 12 яшьтән әнисенә көлтә ташыша, коелган башакны да чүпли. Ул елларда икмәкне туйганчы ашап карау хыял гына булып кала. Мич төбендә көлдә пешкән арыш икмәген ләззәтләнеп чәйнисе килгән мизгелләр аз булмый. Замана михнәтләре алар гаи-ләсен дә урап узмый. Әтисе Габдрахманны Фин сугышына алып китәләр. Аннан күкрәк тулы бүләкләр белән кайтып төшә. Тормыш көйләнер, тыныч көннәр башланыр кебек булса да, “сугыш” дигән каһәрле сүз килә-чәккә булган барлык уй-планнарны юкка чыгара.
Яшүсмер тормыш арбасына ныклап җигелә. Кыл өзәрлек тә хәле калмагач, агач сәкегә кайтып ауганда күргән төшләрен бүгенгедәй хәтерли Рәфит. Әтисен өзелеп сагынгангадыр, хәрби киемдәге җайдак ялан буйлап чаптырып килә дә:
— Улым, әнкәңне, туган җир-не, авылыбызны калдырып чыгып китмә. Бәхетне читтән эзлә-сәң дә, туган илдән кадерлесе юк бит! — дип әйтә һәм тәмле төш иң матур урынында өзелә.
Укытучылар Рәфиткә укуын дәвам итәргә киңәш бирәләр: “Харисов син бит яхшы хәтерле, башлы малай бит”, — дип егетне мәктәпкә кыстыйлар.
— Миңа урта белемне солдаттан кайткач кына алырга насыйп булды, — ди ветеран бүген, елмаеп.
Яхшы хезмәт итә Рәфит Харисов. Хәрби уку, әзерлек отличнигын КПСС әгъзалыгына кандидат итеп алалар. Ә армия сафларында үткән өч ел егетнең тормыш кыйбласын билгели. Ул Сәйтәккә кайтып төшү белән “Правда” колхозы рәисе Хәмзә Хәмәтнуров егетне колачын җәеп каршы ала.
— Ну, егет, нинди планнар белән кайттың Ангара, Байкал буйларыннан? — ди.
Алга китеп шуны әйтәм, 75 яшь биеклегеннән Рәфит Габдрахман улы бергә эшләгән җитәкчеләрен сагынып, мактап телгә ала.
Р. Харисов Аскын һөнәрче-лек училищесында укып тракторчы була. Туган колхозы басуларында ике ел хезмәт салганнан соң Хезмәт даны кенә-гәсенә кертелә. ВЛКСМ үзәк комитетының “Яшь хезмәт алдынгысы” билгесе белән бүләк-ләнә.
Абруй хезмәттә яулана. Намуслы, кешелекле, мәрхәмәтле булганы өчен ярата авыл халкы аны. Аңа тырышлык, сүзендә тору сыйфатлары хас. Кичләрен урта мәктәптә укый. Бөре шәһә-рендә шоферлар курсын тәмам-лый, авылга кайтып, “ЗИС-5” һәм ГАЗ-51 машиналарында эшли. Шул елларда районның өлкән автоинспекторы Хафиз Аскаров Рәфит турында “Юллар чакыра аны” дигән очерк язып бастыра. В. И. Ленинның юбилей меда-ленә лаек була. Үз кешегә әйләнә ул авылда. Печәнен, ашлыгын китерә, ашлама ташый, колхозга төзелеш материаллары һәм катнашазык кайтара. 1973 елның җәендә яшь коммунист, уңган шоферны партия район комитетына чакырып алалар.
— Хезмәт юлыгызны күптән күзәтәбез. Безнең уставка ярашлы иң җаваплы, авыр участокларда — коммунистлар. Сәйтәк зур авыл ул. Анда сәүдә эше бераз аксый. Бюро әгъзалары синең кандидатурага тукталды. Сельпоны аякка бастырырга кирәк. Рәис вазыйфасына тәкъ-дим итәбез сине. Авырлыклар белән сине ялгыз калдырмабыз, — ди ул вакыттагы район комитетының беренче секретаре Гафурҗан Фәтхуллин.
Әкренләп бердәм коллектив туплана. Жиң сызганып эшкә тотына. Кырык терәүле кибет биналары урынына яңалары калка. Р. Харисов рәислек иткән 1973-80 елларда Сәйтәк авылында сәүдә йорты, Усман, Имән, Тучыбай, Күзәй, Бүләк, Иске Дүртекәй авылларында яңа кибетләр ишекләрен ача. Бөре районара базасында, Уфа, Яңавыл төбәк-ләрендә таныш-белешләр күбәя. Авылларда товарларның ассортименты арта. Халыкның ышанычын яулый Харисов командасы.
Ниһаять, ике ел үтүгә, Сәйтәк сельпосы зыянга эшләүдән туктап, күтәрелеш юлына чыга. Планнар елның-елында арттырып үтәлә. Райпотребсоюз рәисе Нурихан Садретдинов белән бергә кулга-кул тотынышып эшлиләр. Сәйтәклеләр ярышта гел алдынгылар рәтендә була. Рәфит бу өлкәдә үзенең бурычын үтәп, кире колхозга кайта, яраткан һөнәрен дәвам итә.
Аңа өр-яңа ЗИЛ-4502 машинасын тапшыралар. Урып-жыюда иң өлгер водитель Рәфит Харисов була. Ә көзен Благовар районына басулардан шикәр чөгендерен заводларга ташырга машиналар колоннасы җибәре-лә. Бригадир итеп Рәфит Харисов тәгаенләнә. Балтач егетләре бик тырышып эшлиләр. Ул вакытта КПССның Благовар райкомы беренче секретаре Рифкать Гардановның Балтач райкомына язган хатына күз салыйк: “Хөрмәтле Гафурҗан Фәтхинур улы! Тамыразыклар уңышын җыйнап дәүләткә тапшыруда сезнең егетләрегез искиткеч тырышып эшләде. Көйсез һава шартларында алар ярышта алдынгылыкны кулларыннан ычкындырмадылар. Иң күркәм сыйфатлар аларның көндәлек хез-мәтендә чагылды. Сезнең районнан килгән шоферлар намуслы, акыллы, булдыклы, үрнәкле, киң күңелле булуларын раслады. Харисов бригадасы сокланырлык итеп эшләде. Район халкы исеменнән аларга рәхмәт бел-дерәм.
Коммунистик сәлам белән Р. Гарданов”.
Төгәл һәм дөрес әйтелгән. Тырыш хезмәт алдынгыларына Башкортстан Министрлар Советы карары белән “Авыл хуҗа-лыгы уңышын автомобильләрдә ташучы отличнигы” дигән мактаулы исем бирелә. Тырыш хез-мәте белән бу елны да район-ның Хезмәт даны кенәгәсенә кертелә. СССР Югары Советы Президиумы указына ярашлы ул III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнә.
Р. Харисов 37нче партия өлкә конференциясе эшендә катнаша. Аның белән якыннан аралашкач аның гади авыл кешесе булуына ышанасың. Гадилектә — бөеклек. Хөрмәтне сатып алып та, сорап та, дәгъвалап та булмый. Бары тик тырыш хезмәт кенә кешене абруйлы итә. Ул бүген дә иманына тугры. 75 яшен тутырган көннәрдә дә Рәфит ага алга карап корган планнарын тормышка ашырырга ашыга.


Ханис Хаҗимов.
Балтач районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»