05.08.2014 - Замандаш

Дилбегә ышанычлы кулларда

Җитәкче вазыйфага сайланган яисә тәгаенләнгән һәр кеше оста җитәкчелек итәргә, шул оешманың эшен кискен яхшыртырга тели. Ләкин күпләр өчен мондый максат буш хыял булып кына кала. Чөнки эшне яхшы оештыра белү сәләте һәркемгә дә бирелмәгән.
Бу җәһәттән Чакмагыш районы халкы бәхетле булды дияргә кирәк. Соңгы ярты гасырдан артык вакытта район белән бик талантлы, булдыклы җитәкчеләр идарә итте. 1957 елның октябрендә КПССның Чакмагыш райкомы беренче секретаре итеп Барый Абдрахманов сайлана. Белорет районында туып-үскән, яшьлегендә район комсомол оешмасын җитәкләгән, Бөек Ватан сугышының утлы давылларын үтеп, орден-медальләр алган башкорт халкының талантлы улы оештыру эшенә гаять оста була. Аның җитәкчелегендә район эшчәннәре зур уңышлар яулый. Шул дәвердән алып Чакмагыш республикада һәрчак алдынгылар рәтендә бара.

Аңардан соңгы җитәкчеләр дә һәркайсы көчле шәхес иде. 1965-1971 елларда районны Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләйманов җитәкләде. Район мәнфәгатен яклап йөргәндә ул Мәскәүгә барып, министрларның бүлмә ише­ген аягы белән тибеп ача икән, дип сөй­лиләр иде.
Аңардан соң гаять акыллы, тыйнак Фәрит Дәүләтшин беренче секретарь итеп сайлана (1971-1985). Дүртөйледән килгән Наил Хөс-нияров Чакмагышның үсешенә яңа сулыш өрде (1985-1991). Дамир Мостафин, икътисадта иң авыр елларда эшләп, район оешмаларын, колхозларны таратмау, бөлгенлеккә төшермәү өчен зур көч салды (1991-2003).
2003 елның июлендә район хакимияте башлыгы итеп Риф Йосыпов сайланды. Һәр җитәкче эш башлаганда аның турында төрле фикерләр әйтелә, булдыра алырмы, дигән сораулар куела. Шәхсән мин аның бу вазыйфага сайлануын хуплап каршы алдым. Чакмагыш районының яхшы хезмәт традицияләрен дә-вам итәрлек, үстерерлек ир-егет дип бәялә-дем.
Болай дип әйтергә нигез дә бар иде. Мин аның үзен генә түгел, тамырларын да яхшы беләм. Мин туып-үскән Югары Аташ авылын­да әнисе ягыннан картәнисе Фатыйма әбиләр безгә күрше булып яшәде. Әбекәй заманында “Кызыл партизан” колхозының иң оста көлтә бәйләүчесе булган. Фатыйма әби белән хәләл җефете Сибәгать аганың кызы Әнвәрия сугыш чорында һәм аннан соң комбайнчы булып эшли. Аның биографиясен без ”Батыр кызлар” дигән китабыбызга керттек. Аның энесе Сабит 1950 елларда Имәнлекул МТСының алдынгы комбайнчысы иде. Малай чагымда миңа аның ”Коммунар” комбайнында салам төшерүче булып йөрергә туры килде.
Фатыйма әби белән Сибәгать аганың кызлары Хәтимә, Бөре педагогия училищесын тәмамлап, 1938 елда укытучылык эшен башлый. Сыерышбаш авылы егете, Бөек Ватан сугышыннан кайткан Сәгъдәтуллага кияүгә чыга һәм шул авылда төпләнеп кала. Биш балага гомер бүләк итә.
Риф дүрт кыздан соң көтеп алынган малай була. Әти-әниләре аны үзләренең ныклы терә­ге, ышанычы булсын дип, барлык шартларын тудырып, хезмәттә тәрбияләп үстерергә тырыша. 1981 елда ул Чакмагыштагы 2нче урта мәктәпне тәмамлый. Сыйныфташларының байтагы шул елда ук институтларда имтихан тота. Ә менә Риф тормыш баскычы буйлап иң түбәннән күтәрелергә уйлый: Чакмагыш һө­нәр­челек училищесында механизатор белгеч­леге ала, аннары туган колхозы ба­су­ла­рында иген үстерүдә катнаша. Туфрак, ашлык исен иснәп, дөньяга карашын киңәйтә башлый. Аннан гына Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә.
1987 елда укуын уңышлы тәмамлап, Киров исемендәге колхозга эшкә кайта. Бер ел баш энергетик вазыйфасын үти. Аннары баш инженер итеп куела. 1992 елда Киров исемен-дәге колхоз рәисе итеп сайлана. Бу хуҗалык күп еллар буена барлык тармакларда да республикада алдынгы булды. Илленче еллардан алып анда Сәүбән Галләмов, Разетдин Гыйлемханов, Мөхәммәт Мостафин, Фәрит Ногманов кебек бик булдыклы кешеләр җи-тәкче булды.
Яшь рәис алар һәм районның башка алдынгы колхоз җитәкчеләре тәҗрибәсен өйрә-неп, матур гына эшләп китте. 1997 елда ху­­­җа­лык “Алга” дигән исем белән йөртелә башлады. Бу елларда колхоз район күләмен-дә алда барды: басуларда мул уңыш үсте-рел­де, терлекләрдән күпләп продукция алын­­ды, икътисади мәсьәләләр акрынлап уңай хәл ителде, халыкның тормыш-көнкүре­шен, рухи халәтен яхшырту җәһәтеннән күп чаралар күрелде.
Хуҗалыкны фәнни нигездә алып бару өчен арытаба белемне арттыру кирәк иде. Шуңа ул 1996 елда читтән торып Ырынбур дәүләт аграр университетының аспирантурасын тәмамлый. 1997 елда диссертация яклагач, аңа “авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты” дигән гыйльми дәрәҗә бирелә. 2004 елда “авыл хуҗалыгы фәннәре докторы” дәрәҗә-сенә ия була. Хезмәттәге зур уңышларын билгеләп, 2001 елда аңа “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә.
2003 елда белемле һәм өметле яшь кадр­ны Чакмагыш районы хакимияте башлыгы итеп сайлыйлар.
Район җитәкчесе вазыйфасын үтәү кем-гәдер җиңел генә кебек тоеладыр. Имеш, аның тормыш шартлары барлык яктан да тәэмин ителгән. Әмма аңа көн саен йөзләгән сорауга җавап табарга, бик күп проблемаларны хәл итәргә туры килә. Иң кыены шул: барлык мәсьәләләрне, сорау-үтенечләрне хәл итү мөмкин түгел. Район бит аерым дәүләт түгел, ул республиканың бер өлеше генә.
Туксанынчы еллар башында, базар икътисадына күчкән чордан соң, хакимият колхозлар, предприятиеләр, оешмаларның эчке эш­­ләре, икътисади хәле белән ныклап шө­гыль­ләнергә тиеш түгел, дигән фикерләр яшә­де. Күп районнарда колхозлар таралып бетте. Күп меңнәрчә гектар җирдә ашлык чәчелми, фермалар сүтелде, эш булмагач, авыллар таралуга, бетүгә барды. Колхозлар булмагач, кышларын кайбер авыл урамнарын кардан тазартырга тракторы да юк иде.
Бу яклап Чакмагыш заманның кырыс җил­ләренә бирешергә теләмәде. Колхозларны таратмаска дигән максат куелды. Икътисад ягыннан таралу чигенә җиткән, муеннан бурычка баткан “Маяк”, “Коммунизм”, “Правда”, К. Маркс, Ильич исемендәге колхозларны куәтле “Базы” хуҗалыгы үз канаты астына ал­ды. “Знамя”, Хуҗин исемендәге колхозларны “Башкортстан” МТСының Чакмагыш бүлекчә­сенә бирделәр. “Сәвәде” колхозын “Чәрмәсән” кошчылык фабрикасы шефлык алды. Бәхти­зин исемендәге колхозны таратып бетермәү өчен инвестор таптылар.
Чакмагыш районында чәчелми калган басулар юк. Алай гына да түгел, безнекеләр Кушнаренко, Шаран районнарының беркадәр җирләрендә ашлык үстерә. Колхозларның яшәве эш урыннарын саклап калуга китерде, халык санының кискен кимүенә юл куелмады, социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен шартлар табылды.
Район башлыгы социализм чорындагы ке-бек, колхоз рәисләренә күрсәтмә биреп, телефон аша шалтыратып утырмый. Хуҗалыкны алып баруда иң проблемалы мәсьәләләрне хәл итү буенча киңәшләрен бирә. Эшләр бармаганда, катылык күрсәтеп, тиешле чарасын күрә.
Бүгенге авыл хуҗалыгы икътисадында сөт җитештерү иң отышлы тармак булып тора. Район республика буенча бу өлкәдә беренче урында бара. Башкортстанда гамәлгә кертел-гән “500 ферма” программасына безнекеләр беренче булып кушылды. “Базы”, Ленин исе-мендәге һәм башка кайбер хуҗалыкларда сөтчелек фермалары өр-яңадан төзелде, заманча механизмнар урнаштырылды. Әлеге көндә бу эш Яңа Коты, Көсәкәй, Каръяуды, Рапат, Калмашбаш авылларындагы фермаларда бара.
Игенчелек тармагын күтәрү — чакмагыш-лыларның элек-электән килгән уңай эшлә-ренең берсе. Риф Сәгъдәтулла улы җитәкчелек иткән чорда да район басуларында елның-елында мул уңыш үстерелә. Бер гектар җиргә ашлама кертү күрсәткече буенча да район республикада беренче урында бара. Үткән ел йомгаклары буенча да республикада һәр гектарда иң югары уңышны безнекеләр үстерде. Соңгы елларда ашлык җитеш-терүнең үзкыйммәтен киметү юллары эзләнә. Язын бер агрегат белән җир йомшарту, чәчү, тыгызлау эшләрен берьюлы башкару ысулы киң файдаланыла. Болай иткәндә тиз эшләнә, ягулык-майлау материалларына, хезмәт хакына чыгымнар да кими.
Төзелеш, төзекләндәрү — хакимият баш-лыгының иң зур игътибар бирә торган өлкәсе. Элекке елларда төзекләндерү буенча һәр җәйне бер авыл Советында семинар үткә-релеп, аларның уңай эшләре мактала, җи-тешсезлекләре тәнкыйтьләнә иде. Соңгы чорда бу тәртип үзгәрде. Хәзер инде семинар ике атна саен уза. Җитәкчеләр, хакимият башлыклары икешәр-өчәр авыл Советында булалар. Күргәннәре турында фикер алышалар, арытаба ниләр эшләргә кирәклеген әйтәләр. Шул рәвешле, районның барлык авылларында да диярлек семинар-тикшерү, тәҗрибә уртаклашу үтә. Һәм мондый чараны үткәрү өчен барлык авылларда да зур төзекләндерү эшләре алып барыла.
Урамнарны, йортларны, җәмәгать биналарын матурлау буенча соңгы елларда зур эшләр башкарылды. Юмаш — Кашкар, Яңа Коты — Имәнлекул авыллары арасында асфальт түшәлеп бетте. Быел Чакмагыш — Аблай юлына асфальт салына башлады. Каты көнкүреш калдыклары полигоны тәртип-кә китерелде, аның юлы асфальтланды.
Район үзәге Чакмагыш көннән-көн матурлана. Авылның көнчыгыш, көньяк, көнбатыш якларында яңа бистәләр төзелде. Урамнарга ком-таш, асфальт түшәлә. Йортларны бер-сен­нән-берсе матур итеп төзиләр. Соңгы чор­да гына сафка баскан мәһабәт Мәдәният са­рае, икенче урта мәктәпнең яңа корпусы, быел гына төзелеп беткән заманча ясле-бакча бинасы район үзәген тагын да күркәм-лән­дерде.
Хакимият башлыгы өчен сугыш темасы иң изгесе булып тора. Әнисе ягыннан картәтисе Сибәгатулла Бөек Ватан сугышы вакытында хезмәт армиясендә булып, сәламәтлеген какшатып кайта. Сугыштан соң озак та үтми, дөнья куя. Әтисе Сәгъдәтулла 1941 елның ноябреннән 1946 елның июненә кадәр хәрби хезмәттә була. Брянск, Воронеж, 2нче Укра-ина фронтлары составында немец фашистларына каршы сугышларда катнаша. Ике мәртәбә яраланып, госпитальләрдә дәвалана. Батырлыклары өчен медальләр белән бүләк-ләнә. Сугыштан соң “Ватан сугышы” ордены, янә дистәгә якын медаль бирелә. Әтисе ягыннан алар нәселеннән биш Йосыпов җиңү яулап кайта, ә өчесе ил азатлыгы өчен башын сала.
Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан район үзәгендәге Җиңү паркында яңа монумент куелды, пушка урнаштырылды, шунда ук Советлар Союзы Геройлары Вахит Галимов, Габдрахман Латыйпов, Василий Николаев, Дан орденнарының тулы кавалеры Шәйхе-лислам Салиховның бюстлары куелды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан күп эш планлаштырыла. Авыллардагы һәйкәл-обелисклар яңартыла. Чакмагыш районыннан Бөек Ватан сугышына 10 мең чамасы кеше киткән. Шуларның 6 мең тирәсе һәлак була, хәбәрсез югала, яралардан үлә, 4 меңе Җиңү яулап кайта. Аларның исемлеген респуб-ликаның “Хәтер” китапларында табып була. Әмма ул исемлекләрдә батыр якташлар турында берәр җөмлә генә язылган. Бүгенге һәм килер буыннар сугышта катнашкан барлык як­ташларның тормыш, сугыш юлларын бе-лергә тиеш. Шуны уйлап, без Чакмагышның хәрби энциклопедиясен төзергә кирәк, дигән тәкъ­дим белән чыктык. Район хакимияте, Риф Сәгъ­дәтулла улы безнең тәкъдимне хуплады. Энциклопедиянең ике томы язылып бетте инде. Аны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бастырып чыгару планлаштырыла.
Чакмагышның Туган якны өйрәнү һәм та­рих музее элек район үзәгендәге “Рассвет” ки­нотеатрының икенче катында урнашкан иде. Ул инде бүгенге таләпләргә җавап бирми, шуңа кинотеатр бинасын тулысынча музейга бирергә карар ителде. Әлеге вакытта анда үзгәртеп кору, төзекләндерү-бизәү эшләре бара. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан зурайтылган музей бинасын төзеп бетерү бурычы куелды.
...Районның атаклы укытучысы Хәтимә апа үзенең төпчеген — йөрәк парәсен зур кеше итеп күрергә тели. Аның аң-белем, эстетик, физик яктан үсеше өчен дә хәстәрлек күрә. Малай мәктәп яшеннән үк үзешчән сәнгатьтә катнаша — шигырь сөйли, җырлый, баянда уйнарга өйрәнә. Институттан соң эшкә кайткач, колхозның сәхнә данын арттыру өчен зур көч сала, берничә тапкыр үзешчән сәнгать смотрларының лауреаты була.
Үзенең сәхнә яратуы районның мәдәни үсешенә дә уңай йогынты ясады. Районда мәдәният учаклары гөрләп тора. Үзешчән сәнгать осталарының район смотрлары, төрле конкурслар, күренекле сәхнә йолдызларының, билгеле шәхесләрнең юбилейлары, иҗат ки­чә­ләре элеккечә үк киң колач белән үткәрелә. Болар барысы да халыкның тормыш-көнкү­ре­шен яхшыртуда, әйбәт әхлак мөнәсәбәтләре булдыруда уңай роль уйный.
Быел Чакмагыш талантлары һәм районнан чыккан сәхнә осталары Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Кызыл таң” гәзите оештырган кичәдә бик уңышлы чыгыш ясады. Район башлыгының якташ шагыйрь Рим Идиятуллин шигырен яттан укуы аеруча җылы кабул ителде.
Сәхнә Рифкә тугры гомер юлдашын табу­да да ярдәм итте. Үзебезнең районның Яңа Каръяуды авылы кызы Зилә Латыйпова, юга­ры белем алып, Сыерышбаш мәктәбенә укытырга килгән иде. Риф сәхнәләрдә җырлады, Зилә матур итеп биеде. Ике талант иясе язмышларын бергә кушып, гаилә кордылар. Бер­сеннән-берсе гүзәл ике кыз үстерделәр. Әти-әниләре кебек, алар да яшьтән үк сәхнә белән дус булды.
Чакмагышның спорт данын үстерү буенча да күп эшләнә. Район хоккейчылары, элекке еллардагыча, республика күләмендә призлы урыннар яулый. Биш еллап инде район үзә­гендә күренекле тренер Ранис Баянов җитәк­челегендә велоспорт клубы эшләп килә. Анда шөгыльләнгән егетләр һәм кызлар арасыннан хәтта Русия, дөнья чемпионнары үсеп чыкты.
Район юлларында велосипедка утырган район башлыгын үзен дә еш кына күреп була. Эшләре бик күп булса да, ул тиз генә 40-50 чакрым араны урап кайтырга вакыт таба.
Барлык бу эшләр белән уңышлы җитәк-челек итү өчен хакимият башлыгы үз янына көчле команда туплый алды. Кайбер җитәк-челәр кебек, хакимияткә килү белән кадрлар­ны пыр туздырып алыштыру юлына бас­мады. Акыл белән, киңәшләшү, ярдәм итү ысулы белән эш итте. Бүген колхозлар белән Вадим Соколов, Илфир Зарипов, Азат Сөләйманов, Фәрәгать Ваһапов, Зәбир Гыйлемханов, Ру­шан Гайсин, Ранис Хәмәтдинов кебек зур тәҗ­рибәле, абруйлы кадрлар җитәкчелек итә. Аларның барысы да Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Ә Рәсүл Фәйрузов — атказанган укытучы. Юл төзү-ремонт идарәсе начальнигы Риф Мусин, кирпеч заводы директоры Альберт Хәлиуллин, районның баш табибы Салават Гыйззәтуллин да атказанган исемнәргә лаек булды. Чакмагыш МТСы директоры Алмаз Йосыпов Кушнаренко районы хакимияте башлыгы итеп үрләтелде. Аның урынына Имәнлекул ремонт предприятиесенә җитәкчелек иткән Рамил Ташбулатов тәгаенләнде.
Республика башлыгы җитәкчеләргә халык белән элемтәне ныгытырга, аның сорау-үте­неч­ләренә игътибарлы булырга чакыра. Баш­ка җирләрдәге кебек, Чакмагыш халкының да район җитәкчесенә мөрәҗәгатьләре, үтенеч-сораулары бик күп. Ул еш кына махсус сәгать­ләрдә халык белән туры элемтәгә чыга. Халык ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен хакимият­нең, урындагы җитәкчеләрнең көчен берләш­тереп, конкрет эш оештыра.
Миңа 1975-2002 елларда районның “Иген­че” гәзите мөхәррире булып эшләү бәхете тиде. Риф колхоз рәисе булып эшләгән еллар­да еш очрашырга туры килде. Ул чагында гә­зит­ләрдә тәнкыйть күп иде. Киров исе­мендәге, “Алга” колхозларындагы эш барышында туган кимчелекләр турында язып чыгарга да туры килде. Андый чакларда да рәис күтәрелеп бәрелмәде. Килеп туган хәлләрне тирән анализлап, редакциягә җавап язуны оештыра иде. Колхозда туган ыгы-зыгылар вакытында да рәисне яклап мәкалә язганым хәтердә.
Менә шундый уңган да, булдыклы да, бай хезмәт традицияле районның җитәкчесе бу-лып, унбер елдан артык авылдашым Хәтимә апаның улы Риф эшли. Район дилбегәсе бүген ышанычлы кулларда. Моның белән чиксез горурланам. Аның эшендә уңышлар телик.


Хәйдәр Басыйров,
Башкортстанның
атказанган мәдәният хезмәткәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»