02.08.2014 - Замандаш

Италиядә көтеп калалар, АКШта үз итәләр

Район озак еллар дәвамында умарталар саны буенча Башкортстанда беренче урында тора. 2011 елда Умартачылар җәмгыяте оештырылган. Җитәкчесе – илленче ел умартачылык белән шөгыльләнүче Фәнил Галәметдинов. Шуннан соң тармак эше тагын да җанланган. Район хакимияте оешмага, умартачыларга күпкырлы ярдәм күрсәтә. Әйтик, ел саен район хакимияте башлангычы белән умартачыларның җыелышлары, тармакның иң алдынгы технологияләре, бал продукциясе күргәзмәләре оештырыла. Иң яхшы умартачыларга бүләкләр тапшырыла. Умартачылар җитештергән продукцияне отышлы сату максатында район җитәкчелеге Ләмәзе авылы биләмәсендә кооператив оештырган. Район музеенда тармакның тарихын, бүгенге үсешен үз эченә алган музей эшләве дә игътибарга лаек.

Бүген районда 600 умартачы унсигез мең баш умарта тота. Алар былтыр 360 тонна бал җитештергән. Күп көч һәм вакыт таләп итүче эшкә тотынучылар аерым дәүләт булып яшәми. Фәнил Исламетдин улы бал кортлары ишле асралган авыллар буенча сәяхәткә алып чыкты. Хәзерге заманда умарта тоту отышлымы? Башкорт кортларына нинди куркыныч яный? Файдалы һәм татлы ризык җитештерүчеләрне нинди мәсьәләләр борчый? Сәяхәт барышында шушы сорауларга да җавап эзләде.

 

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»