03.04.2014 - Замандаш

Шигъри чишмәле Зөлфия

Миякә районының Миякәтамак авылы кызы Зөлфия Сафина турында, ул шигърияткә тәпи атлый башлау белән килә, дияргә була. Әмма беренче шигырь китабы дөнья күргәнче, аңа үзенең сүзләренә язылган җырлар дискын кулга алырга насыйп була. Әлбәттә, бу очраклы түгел. Зөлфиянең шигырьләре үзләре үк җырлап, көй сорап тора. Алар чылтырап аккан чишмә кебек табигый да, татлы да.

— Зөлфиянең шигырь дәфтәрен кулга алу белән күңелдә үзеннән-үзе җыр туа, — ди Башкортстанның атказанган артисты, күренекле җырчы Вәкил Мурзин.

Ул инде аның ундүрт текстын файдаланып, бик матур җырлар иҗат итәргә өлгергән. Аларны Вәкилнең үзеннән тыш башкорт-татар сәхнәсенең чагу йолдызлары Гөлдәния Хәй­руллина һәм Азамат Гафаров үз репертуарына керткән. Әйткәндәй, “Яшьлек дәвам итсен” исемле  аудиодискка кергән Зөлфиянең җиде җырын алар башкара.

Гомерен әнисе кебек педагогикага багышлаган, балаларга бик яратып татар теле һәм әдәбияты укыткан Зөлфия Ирек кызы “Мин шигырь язам, шигырьләремне бастырыгыз!” дип, редакция юлын таптый торган кеше түгел. Әгәр аның иҗатын яратучы якташлары булмаса, алар бу җәһәттән активлык күрсәтмәсә, бәлки әле Зөлфиянең язганнары аның күңел дәфтәреннән ары китмәс тә иде. Шөкер, якташларым дип җан атучы Вәкил Мурзин Зөлфия сүзләренә язылган җырларны аерым диск итеп чыгарган, ә икенче бер  Миякә егете — Флүр Солтанов Зөл­фиянең беренче шигырь китабын бастыруга ирешкән. Быел Стәрлетамак шәһәр типографиясендә дөнья күргән кечкенә бу китапка искиткеч матур исем куелган — “Шигъри чишмә”. Чишмә кебек чылтырап, җырлап торган шигырьләр тупланган китапны башкача ничек атыйсың?

Зөлфия Ирек кызы Миякә районының Миякәтамак авылында туып-үскән. Әтисе — шофер, әнисе, Миңнезыя Мөхәм­мәдъяр кызы, 40 елдан артык башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Билгеле, кыз бала әнисе һөнәрен үз итә – Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлый һәм 1995 елда туган авылына кайтып әни­сенең эшен дәвам итә. Татарстанның Баулы районы егете Рөстәм белән гаилә корганнан соң, 2009 елда алар Уфага күчеп килә. Рөстәм — нефтьче, вахта ысулы белән Себердә эшли. 2011 елда Зөлфия башкаланың киң билгеле Татар гимназиясенә урнаша — читтән торып Башкорт дәүләт педагогия универси­тетының татар филологиясе факультетын тәмамларга өлгергән яшь белгечне эшкә алалар. Үзе 3-4 яшеннән такмаклар чыгарган, хәреф танымастан элек шигырь яза башлаган Зөлфия Ирек кызы балаларны да гел әдәби иҗатка әйди. Аларның шигырь-хикәяләрен гәзит-журналларда бастыру юлын таба. Әйткәндәй, ул эшли башлаганнан соң “Әллүки” журналын алдырган гимназиячеләр саны йөздән артып китә. Гимназия укучыларының иҗаты журналда даими яктыртылып килә.

Зөлфия Ирек кызы укыткан балалар төрле конкурсларда, олимпиадаларда актив катнаша. Ә үзенең 9нчы сыйныфта укучы кызы Гөлүзә яңарак татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында беренче урын яулады.

Быел Зөлфия Ирек кызы БДУ каршындагы аспирантурага керергә җыена — аз өйрәнелгән шагыйрь Әхсән Баян иҗатын үзенең фәнни эзләнү юнәлеше итеп сайлаган.

“Туктаусыз үз өстендә эшләгән тынгысыз җанлы кеше генә тормыштан мәгънә таба һәм үзенең хезмәт, иҗат җимешләрен татуга ирешә” — дип яза Зөлфиянең беренче шигырь китабына кереш сүздә Миякәнең танылган партия һәм хуҗалык эшлеклесе, үзе дүрт китап авторы Флүр Солтанов. Зөлфия турында тагын да төгәлрәк итеп әйтеп тә булмыйдыр. Шунысы бәхәссез – ул күтәреләчәк үрләр алда әле.

Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»