18.09.2013 - Замандаш

Урман кызы

Горур башларын күккә төбәп торучы чыршылары, бөтен дөньяны оҗмах исенә чумдырган баллы юкәләре, зифа каеннары, каен җиләкле аланнары,  кызыл чаршау кебек кура җиләклекләре белән дан тотучы Гәрәбаш урманнары — Тәтешле якларының горурлыгы.  Монда урман кешеләре — урман кызлары һәм егетләре яши. Гомерен Тәтешле урман хуҗалыгына багышлаган урманчы Җәүхәт абый  гаиләсе дә урман өчен яралган, диярсең. 

Хатыны Зәмфирә апа утаган посадкалар ничә гектар булыр иде дә, аның белән бергәләп урман буасыннан чыгарып киптергән, эш иткән мунчалалар,  акланнарда салган печән кибәннәре күпме булыр иде — Ходай үзе генә белә.  Гаиләдә үскән өч бала да язмышын урман белән бәйләгән әти-әнинең ышанычлы ярдәмчесе була. Урман эше аларның канына сеңгән, җелегенә төшкән, ләкин биздермәгән. Юкса, кызлары Гөлһәм дә,  Илфания дә, урман хуҗалыгы буенча белем алып, гомерләрен шушы авыр, җаваплы, шул ук вакытта кирәкле һәм абруйлы хезмәт белән бәйләмәс иде.

Кызганыч, уңган, булган, киң күңел­ле Җәүхәт абый гына  61 яшендә үк бакыйлыкка күчте. Ул утырткан чыршы-наратлар хәзер гектар-гектар кара урман булып күкрәп, фидакарь урман­чының рухына дога укый сыман.

Гомер тиз үтә.  Кечкенәдән  урман эшендә чыныккан кызлар — бүген үзләре абруйлы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре.   Урман хуҗалыгы белгече Илфания бүгенгәчә Калтасы урман хуҗалыгында эшли.

Гөлһәм  Җәүхәт кызы Уфада урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, аннан үз белгечлеге буенча  Башкортстан аграр университетында югары белем алып, инде өч дистә елдан артык Тәтешле урман хуҗалыгында фидакарь хезмәт сала, Тәтешле урман хуҗалыгының,  Башкортстан һәм Русия Урман хуҗалыгы министр­лыкларының Мактау грамоталарына лаек.

Язмыш Гөлһәмне Кодаш авылы еге­те,  Свердловск өлкәсендәге Таллица урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткан  Илдар Нуриев белән очраштыра. 1983 елда гаилә корып алар Әрибаш авылында яши башлый. Ул һәм кыз үстерәләр. Зур хезмәт юлы узып, Хәзер Илдар  Нурлыгаян улы —  Тәтешле урман хуҗа­лыгы унитар предприятиесе директоры урынбасары, Гөлһәм  Җәүхәт кызы — зур тәҗрибәле урман хуҗа­лыгы мастеры. “Урман эшенең агы-карасы юк. Документ эшләрен алып бару белән бергә, объектларга чыгып ревизиясен дә ясыйсың, питомнигына да барасың — кыскасы, урманда йөрмичә, җаның белән урманда яшәмичә, анда алып барылган эшләр белән идарә итеп булмый”, — ди мастер. 

Тәтешле урман хуҗалыгында аның турында  тырыш, үз эшенең остасы, кешелекле, яхшы белгеч, диләр.

Мин — урман кызы. Әти утырткан урманнарда онытылып йөрисем килә. Әнием туган нигезебездә үзе генә яши. Аны хөрмәтләү, хәер-фатыйхасын алып калу да — безнең бурыч. Күп итеп урман хәзинәләрен җыярга, шуларны эшкәртергә яратам. Сый-хөрмәт әзерләп, балаларын көтеп тору — хатын-кызның иң зур бәхете, — ди Гөлһәм ханым.

 Ләйсән КӘШФИЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»