14.09.2013 - Замандаш

Аның язмышы – кино

Башкортстанның күренекле киномеханигы, СССР кинематографиясе отличнигы, Русия-нең почетлы кинематографы, Башкортстан Республикасы-ның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Габдрахма-новның биографиясе белән танышканда, ирексездән, киң билгеле бер мәзәк искә төшә. Бер ир: “Минем хатынны бөтен телевидение дикторлары таный!” ди икән. Баксаң, моның хатыны телевизордан аерыла алмый, андагы һәр тапшыруны, һәр яңалык чыгарылышын калдырмыйча карый икән. Шуңа ире, шаяртып, үзенчә мактанып куя, имеш.

Бу мәзәкне шартлы рәвеш-тә чынга алсаң, Ринат абый турында иң җитди төс белән “Аны илебезнең бөтен артистлары таный!” дияргә булыр иде, чөнки ул төгәл ярты гасыр кино күрсәтә. Кино яратучы кеше бер фильмны, гадәттә, ике-өч тапкыр карый, ә менә Ринат Габдрахмановка, кагый-дә буларак, һәр киноны йөз-ләгән тапкыр карарга туры килә.

 — Чуенчыдан тыш, тагын дүрт авылны хезмәтләндер-дем. Ярты тоннага җитүче аппаратураны сөйрәп, авылдан-авылга йөрдем. Ут кергәнче, электр тогы бирүче бензин двигателен дә үзем белән йөртер-гә туры килде. Эшемне шул-кадәр яраттым ки, илле елдан артык вакыт эчендә бер генә сеансны да өзмәдем. Халык-ның, аеруча бала-чаганың, үземне сөенеп каршылавы, көтеп алуы көч-дәрт өстәп тора иде, — дип барлый киномеханик язмышын Ринат Хәниф улы.

 Аның  рекордка торырлык фидакарь эшчәнлеге дә тиешле бәһасен ала, әлбәттә. Ринат Габдрахмановка бу тармакта мөмкин булган барлык мактаулы исемнәр бирелә. Аның фотосурәте берничә тапкыр СССР күргәзмәләр үзәгенә, Дәүләкән районының, тармак-ның Мактау тактасына эленә. Аңа СССР һәм Русия Кинематография комитетларының дистәләгән Мактау грамотасы бирелә. Республика һәм район дәрәҗәсендәгеләренең исәбе-хисабы юк, дияргә була. Һәрхәлдә, аңардагы илледән артык Мактау кагәзен мин үзем карап чыгарга да өлгермәдем.

 Өстәвенә, Ринат Габдрахманов гомер буена диярлек җәмәгать башлангычындагы эшләр башкара. Урындагы халык дружинасының алыштыргысыз командиры була, район киночелтәренең профсоюз һәм партия оешмаларын җитәкли. Мәктәптә кино түгәрәге алып бара. Дөресен әйткәндә, Ринат Габдрахманов катнашмаган, аның кул көче, күңел җылысы кермәгән берәр чара калды микән ул елларда!

 — Бәлки, бу олы яшьтәге кешенең үткәннәрне юксынуыдыр, әмма ул чорда эшләү дә, яшәү дә күпкә күңеллерәк иде, халык та ничектер активрак булды кебек. Бүген сүлпәнлек күзгә бәрелеп тора, халык үз-үзенә бикләнгән. Авылда социаль объектлардан кибетләр генә чәчкә ата. Дәваханә, элекке бәби тудыру йорты, аптека, теш дәвалау кабинеты, ашха-нә, көнкүреш хезмәтләре күр-сәтү йорты ябылды, мәдәният йорты аяныч хәлдә. Кайчандыр меңнән артык укучысы булган данлыклы Чуенчы мәктәбендә тирә-як авыллардан җыелган балалар белән бергә дә йөздән чак артык укучы торып калды. Гөрләп торган авылларыбыз шулай сүнәр, юкка чыгар микәнни дигән шомлы уйлар күңелне тырный, — дип уфтанып куя Ринат абый үткән елларны искә алып.

 Мәктәп язмышы өчен борчылуы очраклы түгел Ринат Хәниф улының. Аның әтисе — Чуенчы мәктәбенең беренче директоры, Дәүләкәннең легендар шәхесе, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрак орденнары кавалеры Хәниф Габдрахманов. Аның укучылары арасында дистәләгән галим, ил күләмендә танылган кеше-ләр, зур җитәкчеләр бар. Бу җәһәттән академик Наил Гатауллин, профессорлар Лена, Фәнил, Фәһим Сәяховлар, БАССРның элекке сәламәтлек саклау министры Галим Камалов, профессор Рәис Жданов һәм башка бик күпләрнең исемен телгә алу да җитә.

Гел “бишле”гә укыган, го-мумән, һәр эштә алда барырга күнеккән Ринат Хәниф улы үзе дә, һичшиксез, шул ук галимнәр исемлегендә була алыр иде. Әмма ул бала чактан кинога гашыйк була, авылга килгән киномеханикларга яр-дәм итешеп, алардан бер адым калмыйча әлеге һөнәрне үзләш-терә һәм, остазларын бик күпкә уздырып, илдә бик аз кешегә бирелгән “Шеф-киномеханик” исеменә лаек була.

— Әгәр район киночелтәре ябылмаса, мин киноны бүген дә күрсәтер идем әле!  —  ди ул.

Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Дәүләкән районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»